Аллаһының хөкемнәре. Йәһвә һәрвакыт алдан кисәтәме?
МЕТЕОРОЛОГ, метеорадарын күзәткәндә, күп кеше яши торган өлкәгә куркыныч давыл якынлашып килгәнен күреп ала. Кешеләрнең иминлеге турында кайгыртканга, ул моның турында тоткарланмыйча кисәтә башлый.
Йәһвә дә кешеләрне һәлакәт китерүче «давыл» турында кисәтә. Бу «давыл» һава торышы прогнозында яңгырый алган бар давыллардан да куркынычрак. Йәһвә кешеләрне моның турында ничек кисәтә? Аллаһы кешеләргә үз кисәтүенә колак салыр өчен җитәрлек вакыт бирәме? Әйдәгез, Йәһвәнең элек кешеләрне ничек кисәткәнен исебезгә төшерик.
ЭЛЕК АЛЛАҺЫ КЕШЕЛӘРНЕ НИЧЕК КИСӘТКӘН?
Борынгы вакытта тәкъва булмаган кешеләр өчен Йәһвәнең хөкем көне «давыл» шикелле булган (Гыйб. сүз. 10:25; Ирм. 30:23). Аллаһы кешеләргә үз нияте турында алдан хәбәр иткән һәм, исән калыр өчен, аларга нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаткан (2 Пат. 17:12—15; Ник. 9:29, 30). Кешеләргә үзгәрешләр ясарга һәм моны тоткарланмыйча эшләргә ярдәм итәр өчен, Аллаһы еш кына хөкем хәбәрен игълан итүдә үзенең җирдәге хезмәтчеләрен кулланган (Амус 3:7).
Аларның берсе Нух булган. Ул күп еллар дәвамында әхлаксыз һәм мәрхәмәтсез кешеләрне куркусыз кисәткән, аларга тиздән Туфан киләчәге турында сөйләгән (Ярат. 6:9—13, 17). Котылып калыр өчен, нинди адымнар ясарга кирәклеген ашкынып сөйләгәнгә, Нух, күп еллар үткәч тә, «тәкъвалыкны вәгазьләүче» буларак билгеле булган (2 Пет. 2:5).
Туфанга кадәр яшәгән кешеләр, Нухның тырышлыкларына карамастан, Аллаһы хәбәрен кабул итмәгән. Алар имансыз булган. Нәтиҗәдә, «Туфан килеп, барысын да юк иткән» (Мат. 24:39; Евр. 11:7). Бу кешеләр Аллаһы безне кисәтмәде дип әйтә алмаган.
Кайвакыт Йәһвә хөкем көне менә-менә башланыр дигәндә кисәткән. Хәтта андый очракларда да Йәһвә җитәрлек вакыт биргән. Мәсәлән, мисырлыларга ун җәза бирер алдыннан, Йәһвә аларга Муса аша кисәтү хәбәре җиткергән. Мисырлыларга җиденче җәза — һәлакәтле боз яңгыры җибәрер алдыннан, Муса белән Һарун фиргавен белән аның хезмәтчеләренә нәрсә булачагы турында игълан иткән. Боз яңгыры инде иртәгә башланырга тиеш булса, кешеләр сыену урынына качарга өлгерә алыр идеме соң? Изге Язмаларда болай диелә: «Фиргавеннең Йәһвә сүзеннән курыккан хезмәтчеләре шунда ук үз хезмәтчеләрен һәм малларын ышык урынга җыйдылар, ә Йәһвә сүзенә колак салмаганнары үз хезмәтчеләрен һәм малларын кырда калдырдылар» (Чыг. 9:18—21). Әйе, Йәһвәнең кисәтүе формаль гына булмаган, һәм кешеләрнең котылыр өчен вакыты җитәрлек булган.
Фиргавен һәм аның хезмәтчеләре унынчы җәза алдыннан да кисәтү алган. Әмма алар, ахмакларча эш итеп, кисәтүгә колак салмаган (Чыг. 4:22, 23). Нәтиҗәдә, беренче угыллары үлгән. Нинди аяныч ахыр булган бу! (Чыг. 11:4—10; 12:29) Аларның котылыр өчен вакытлары булганмы? Әйе! Муса исраиллеләргә дә унынчы җәза турында алдан әйткән һәм нинди чаралар күрергә кирәклеген җентекләп аңлаткан (Чыг. 12:21—28). Бу күрсәтмәләр буенча күпме кеше эш иткән? Кайбер исәпләүләр буенча, өч миллион кеше, шул исәптән «шактый күп башка халык кешеләре дә», коткарылган булган һәм Мисырдан чыккан (Чыг. 12:38).
Бу мисаллардан күренгәнчә, Йәһвә кешеләрне кисәтеп кенә калмый, ә бу кисәтү буенча эш итәр өчен вакыт та бирә (Кан. 32:4). Ни өчен Аллаһы шулай эш итә? Рәсүл Петер болай дип язган: «[Аллаһы] беркемнең дә һәлак ителүен теләми, ә барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Пет. 3:9). Йәһвә кешеләрне кайгырта. Ул аларның тәүбә итүләрен һәм үзгәрүләрен тели (Ишаг. 48:17, 18; Рим. 2:4).
АЛЛАҺЫ БҮГЕН НИЧЕК КИСӘТӘ?
Бүген дә бөтен җирдә бик мөһим кисәтү хәбәре таратыла, һәм бөтен кешеләр аңа колак салырга тиеш. Гайсә, җирдә яшәгәндә, бу дөнья төзелеше «бөек афәттә» юк ителәчәк дип әйткән (Мат. 24:21). Ул киләчәктәге хөкем көненә кагылышлы пәйгамбәрлек әйткән һәм, бу вакыт якынлашканда, нинди вакыйгалар булачагын сурәтләп биргән. Без бүген Гайсә сурәтләгән вакыйгаларны күрәбез (Мат. 24:3—12; Лүк 21:10—13).
Гайсә пәйгамбәрлек иткәнчә, Йәһвә үзенә кешеләрне җәлеп итә һәм үзенә хезмәт итәргә чакыра. Ул тыңлаучан кешеләрнең инде бүген үз тормышларын яхшы якка үзгәртүләрен, ә киләчәктә мәңге фатихалар алуларын тели (2 Пет. 3:13). Йәһвә кешеләргә үз вәгъдәләренә иман үстерергә булыша. Ул аларга тормыш коткаручы хәбәр белән танышырга юл ача. Гайсә, «бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер» дип әйткән (Мат. 24:14). Аллаһы үз хезмәтчеләренә яхшы хәбәрне якынча 240 илдә һәм территориядә вәгазьләргә ярдәм итә. Йәһвә мөмкин кадәр күбрәк кешенең аның гадел хөкем «давылыннан» котылуын тели (Саф. 1:14, 15; 2:2, 3).
Шулай итеп, Йәһвә кешеләрне һәрвакыт алдан кисәтә һәм бу кисәтү буенча эш итәр өчен вакыт бирә. Кешеләр Аллаһы сүзенә колак салырмы? Бу инде һәрбер кешенең үзеннән тора. Аллаһының хәбәрчеләре буларак, әйдәгез, мөмкин кадәр күбрәк кешегә бу дөньяның ахырын кичереп чыгарга ярдәм итик.