Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Искиткеч үрнәк бирүчеләргә охшарга тырышам

Искиткеч үрнәк бирүчеләргә охшарга тырышам

«Миңа ничә яшь икәнен беләсеңме?» — дип сорадым мин. «Әлбәттә, беләм»,— диде миңа Исак Марей. Ул миңа Паттерсоннан Колорадога (Нью-Йорк штаты, АКШ) шалтырата иде. Ни өчен ул миңа шалтыратты соң? Сезгә моның турында сөйлисем килә.

МИН 1936 елның 10 декабрендә Уичито (Канзас штаты, АКШ) шәһәрендә тудым. Дүрт бала арасыннан мин иң олысы идем. Әти-әнием, Уильям һәм Джин, Йәһвәгә хезмәт иттеләр. Әти җыелышның хезмәтчесе иде. Ул вакытта үз өстенә җитәкчелекне алган абый-кардәшләрне шулай атый иделәр. Әни хакыйкатьне үз әнисе Эмма Уагнердан белгән. Эмма бик күп кешеләр белән Изге Язмаларны өйрәнгән, алар арасында Гертруда Стил да бар иде. Гертруда күп еллар Пуэрто-Рикода миссионер булып хезмәт иткән *. Балачактан ук минем янымда миңа искиткеч үрнәк бирүчеләр булды.

МИН ҮРНӘК АЛЫРГА ТЕЛӘГӘН КЕШЕЛӘР

Әти урамда басмаларны тәкъдим итә

Бер шимбә, кич белән — миңа ул чакта биш яшьләр тирәсе иде — без әти белән урамда «Күзәтү манарасы» һәм «Юаныч» (хәзерге «Уяныгыз!») басмаларын тарата идек. Икенче бөтендөнья сугышының кызган вакыты иде. Кинәт кенә кайдандыр исерек ир-ат килеп чыкты (ул табиб иде) һәм әтине сүгенү сүзләре белән түбәнсетә башлады. Ул әтине мәсихче нейтралитетын саклаганы һәм сугышка бармаганы өчен куркак һәм хыянәтче дип атады. «Син, мескен куркак! Әйдә, сук миңа!» — дип, ул әтигә бик якын килеп кычкыра башлады. Үзем куркып калсам да, әтиемә сокланып карап тордым. Бер нәрсә дә булмагандай ул җыелган халыкка басмалар таратуын дәвам итте. Безнең янга солдат килгәч, бу ир кеше: «Тотыгыз бу куркакны!» — дип акыра башлады. Солдат, аның исерек булганын күргәч, аңа болай диде: «Бар өеңә кайтып йокла!» Алар киттеләр. Бу очракны искә төшергәндә, Йәһвәнең әтигә кыюлык биргәнен аңлыйм. Уичитода әтинең ике чәчтарашханәсе бар иде, һәм шул исерек табиб аның клиенты иде.

Әти-әнием белән Уичитога конгресска барабыз (1940 нчы еллар)

Миңа сигез яшь тулгач, әти-әнием, өебезне һәм чәчтарашханәләрне сатып, тәгәрмәчле йорт алдылар һәм вәгазьчеләр саны әз булган урыннарда хезмәт итәр өчен Колорадога күченделәр. Без Гранд-Джанкшен шәһәреннән ерак булмаган җирдә урнаштык. Әти-әнием пионер булып хезмәт итте һәм фермада тулы булмаган көн эшләде. Йәһвә аларның ашкынып хезмәт итүләрен фатихалады, нәтиҗәдә, бу җирдә җыелыш барлыкка килде. 1948 елның 20 июнендә әти мине һәм тагын берничә кешене, шул исәптән Билли Николз һәм аның хатынын, суга чумдырды. Күпмедер вакыт үткәч, алар күчеп йөрүче күзәтчеләр булып хезмәт итә башладылар. Аларның уллары һәм килене соңрак шундый ук билгеләнү алды.

Без бар көчләрен Патшалык хакына биргән абый һәм апа-кардәшләр белән бергә еш вакыт үткәрә идек, һәм рухи темаларга сөйләштек. Аеруча миңа тормышыма тәэсир иткән Стил гаиләсе — Дон һәм Эрлин, Дейв һәм Джулия, Сай һәм Марта ошый иде. Аларның үрнәкләре, Патшалык эшләрен беренче урынга куйсаң гына, тормыш мәгънәле һәм бәхетле булачагын күрсәтте.

ЯҢАДАН ЮЛГА

19 яшьләремдә, гаиләбезнең дусты Бад Хейсти, миңа үзе белән бергә Кушма Штатларның көньягына күченергә тәкъдим ясады. Район күзәтчесе Йәһвә Шаһитләренең күп кенә саны актив булмаган җиргә — Растонга (Луизиана штаты) күченергә сорады. Безгә һәр атна күпме генә кеше килмәсен, очрашуларны үткәрергә кирәк иде. Без очрашуларны үткәрү өчен уңайлы бина таптык һәм аны тәртипкә китердек. Берникадәр вакыт бу очрашуларда без икәү генә булдык. Без программаның өлешләре белән чиратлашып чыгыш ясый идек: беребез сәхнәдә, икенчебез сорауларга җавап бирә иде. Ә демонстрация күрсәтү өчен икебез дә сәхнәгә менә идек һәм буш зал алдында чыгыш ясый идек. Берникадәр вакыттан соң безгә олы яшьтәге апа-кардәш кушылды. Соңрак очрашуларга Изге Язмаларны өйрәнүчеләр, шулай ук актив булмаган абый һәм апа-кардәшләр дә йөри башлады. Тиздән җыелыш ныгыды һәм гөрләп үсә башлады.

Бервакыт Бад белән вәгазьләгәндә безгә Мәсих Чиркәве хезмәтчесе очрады. Ул миңа бик үк таныш булмаган Изге Язмаларның шигырьләре турында сөйләде. Бу сәйләшү мине үз иманымны җитди рәвештә тикшереп чыгарга этәрде. Бер атна дәвамында төнгә чаклы мин бу кеше күтәргән сорауларга җавап эзләдем. Бу миңа хакыйкатьтә ныгырга ярдәм итте һәм минем шундый кешене тагын бер очратасым килде.

Шуннан соң район күзәтчесе мине Эль-Дорадога (Арканзас штаты) андагы җыелышка ярдәм итәр өчен күченергә сорады. Миңа еш кына Колорадо штатына, хәрби комиссариат чакырганга, барырга туры килә иде. Шундый бер барып кайтуымда минем белән башка пионерлар да барды. Техаста без авариягә очрадык, һәм минем машинам тимер өеменә әйләнде. Без бер абый-кардәшкә шалтыраттык һәм ул безне башта үз өенә, ә соңрак җыелыш очрашуына алып барды. Очрашуда безнең һәлакәткә очравыбыз турында белдерү ясадылар. Безгә зур ярату да, акчалата ярдәм дә күрсәттеләр. Моннан тыш, бу абый-кардәш минем машинамны 25 долларга сатып алды.

Без гаиләбезнең якын дусты Эверидж Маккартни пионер булып хезмәт иткән Уичитога барып җиттек. Аның ике игезәк улы Фрэнк һәм Франсис бар иде. Мин алар белән дуслаштым һәм алар әле дә минем якын дусларым булып кала. Алар миңа үзләренең иске машиналарын 25 долларга саттылар. Ә бит мин нәкъ шул хәтле генә үземнең машинам өчен алган идем. Шул чакта мин беренче мәртәбә, Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куйсам гына, Йәһвә миңа бар кирәклесен бирәчәк икәнен ачык күрдем. Маккартниларда кунакта булганда, алар мине таң калырлык бер апа-кардәш, Бетел Крэйн белән таныштырдылар. Аның әнисе Рут Веллингтонда (Канзас штаты) ашкынып вәгазьләгән. Ул хәтта 90 яшендә дә пионер булып хезмәт итүен туктатмаган. 1958 елда, бер ел да булмыйча, без Бетел белән өйләнештек һәм Эль-Дорадода бергә пионер булып хезмәт итә башладык.

ЯҢА БОРЫЛЫШ

Балачактан белгән искиткеч үрнәкләр турында уйланганнан соң, без Йәһвә оешмасы нинди генә чакыру бирмәсен, барысына да ризалашырга булдык. Безне Уолнат-Риджга (Арканзас штаты) махсус пионерлар итеп билгеләделәр. Ә 1962 елда яңа борылыш булды: безне Гилад мәктәбенең 37 нче классына чакырдылар. Дон Стил безнең классташ булачак икәнен белгәч, без бик нык сөендек! Мәктәпне тәмамлаганнан соң безне Найробига (Кения) билгеләделәр. Нью-Йорктан киткәндә чак кына күз яшьләрен тотып калдык, әмма Найробида аэропортта абый-кардәшләр безне каршы алганда күз яшьләре инде шатлыктан ага язды.

Найробида Мэри һәм Крис Канайа белән вәгазьлибез

Без Кениягә берсүзсез гашыйк булдык, ә анда вәгазьләү — онытылмаслык вәгазь! Безнең беренче өйрәнүчеләребез Крис һәм Мэри Канайа булды. Рухи уңышларга да алар беренчеләрдән булып иреште. Алар хәзерге вакытка хәтле Кениядә тулы вакытлы хезмәт итәләр. Киләсе елга безне Уганданың башкаласы Кампалага чакырдылар. Шулай бу илдә без беренче миссионерлар булып киттек. Бу вакытлар искиткеч иде: күп кешеләр Изге Язмалар белән бик җанланып кызыксынды һәм озакламый безнең апа һәм абый-кардәшләр булып китте. Ләкин өч ел ярым үткәч без Кушма Штатларга кайттык. Безнең балабыз туарга тиеш иде. Африкадан киткәндә еламыйча түзеп булмый иде. Кайчандыр Нью-Йорктан киткәнгә караганда моннан китәргә икеләтә авыррак булды. Без чын күңелдән мондагы яшәүчеләрне яраттык һәм монда кире кайтырга өметебезне өзмәдек.

ӘТИ-ӘНИ БУЛЫП КИТӘБЕЗ

Без Колорадоның көнбатышында минем әти-әнием янына урнаштык. Озакламый безнең беренче кызыбыз — Кимберли туды, ә тагын ел ярымнан соң — Стефани. Без бу яңа ролебезгә — яңа билгеләнүгә кебек — бик җитди карадык. Без балаларыбызда хакыйкатькә карата ярату үстерергә тырыштык. Дусларыбызның һәм якыннарыбызның үрнәген истә тоттык. Әмма без бар нәрсәгә аек караш белән карарга тырыштык, һәм яхшы үрнәк балаларыбызга тәэсир итә ала икәнен аңлый идек, ләкин киләчәктә аларның Йәһвәгә хезмәт итәчәкләренә бернинди дә ышаныч юк иде. Минем энем һәм сеңелем хакыйкатьне калдырдылар. Ләкин аларның берәр кайчан хакыйкатькә — Аллаһының оешмасына кайтачакларына, һәм безнең тугры абый һәм апа-кардәшләрнең үрнәгенә охшарга тырышачакларына мин өметләнеп калам.

Балаларны тәрбияләү безгә зур шатлык китерә иде, һәм без барысын да икәү эшләргә тырыштык. Аспен — танылган тау чаңгысы курорты, шуңа күрә без кайвакыт бар гаиләбез белән шуар өчен чаңгы белән шөгыльләнергә булдык. Тауга фуникулер ярдәмендә менгәндә, без кызларыбызга нәрсә булса да сөйли идек. Без алар белән походларга да чыга идек. Без бергә учак янына җыелып, эчкерсез әңгәмәләр алып барырга бик ярата идек! Яшүсмер була торып, алар мондый сораулар бирә иде: мин үскәч, нәрсә эшләячәкмен? Нинди кешегә мин кияүгә чыгарга теләр идем? Без аларны кыйммәтле рухи хакыйкатьләр акылларына һәм йөрәкләренә үтеп керерлек итеп өйрәтергә тырыштык. Без аларны тулы вакытлы хезмәтне максат итеп куярга һәм шундый ук максатлы ир сайларга дәртләндердек. Кияүгә иртә чыкмасалар акыллырак булачак дип өйрәттек. Без хәтта девиз уйлап чыгардык: «23 тулган булса да, сабырлык белән көт».

Әти-әниләребездән үрнәк алып, без бөтен гаиләбез белән җыелыш очрашуларына йөрер өчен һәм регуляр вәгазьләр өчен бар көчебезне куярга тырыштык. Безнең өйдә тулы вакытлы хезмәттә катнашучы абый һәм апа-кардәшләр туктала иде. Без балаларыбызга миссионер булып хезмәт иткән искиткеч вакытларны сөйли идек. Африкага бергәләшеп барып кайтсак, ничек әйбәт булыр иде дип әйтә идек. Бу фикер аларга бик ошаган иде!

Гаилә белән өйрәнү үткәргәндә мәктәптә була алган очракларны сәхнәләштерә идек. Кызлар Йәһвә Шаһитләре булып, төрле сорауларга җавап бирергә тиеш иде. Андый әзерләнүләр бик күңелле булды, ә балаларыбыз үз-үзләренә ышанычлырак булып китте. Үсә төшкәч, гаилә өйрәнүенә бергә җыелганда, кайчак зарларын белдерделәр. Бервакыт алар белән нәрсә эшләргә белмәдем һәм гаилә өйрәнүе булмаячак, бүлмәләрегезгә кереп китегез дидем. Кызларым аптырап калды һәм шундук елый башлады. Алар өйрәнергә телибез дип әйтте. Шул минутта без йөрәкләрендә рухи нәрсәләр өчен рәхмәт рухын үстерә алганыбызны аңладык. Алар өйрәнүне яратып алды, һәм без аларны һәрвакыт үз уйлары һәм хисләре белән ачык бүлешергә дәртләндереп тордык. Әлбәттә, алар Изге Язмаларда әйтелгән кайбер нәрсәләр белән килешми иде, андый чакларда безгә бик авыр булып китә иде. Әмма шулай гына без аларның йөрәкләрендә нәрсә бар икәнен белә алдык. Без түземлек белән фикер йөртергә тырыштык, һәм, нәтиҗәдә, алар Йәһвә карашы белән ризалаша иделәр.

ЯҢАДАН ҮЗГӘРЕШЛӘР

Балалар тәрбияләү проекты без уйлаганнан да тизрәк үз азагына якынлашты. Аллаһы оешмасы биргән киңәшләрне кулланып, без бар көчебездән Йәһвәгә карата ярату үстерергә тырыштык. Без, кызларыбыз мәктәпне тәмамлап, пионер хезмәтен башлаганга һәм үзләрен тәэмин итәр өчен һөнәр алганга бик бәхетле идек. Алар башка ике апа-кардәш белән вәгазьчеләр җитмәгән җирдә хезмәт итәр өчен Кливлендка (Теннесси штаты) күченделәр. Без аларны бик сагынсак та, алар үз тормышларын тулы вакытлы хезмәткә багышлаганга бик шатландык. Без хатыным Бетел белән яңадан пионерлар булып хезмәт итә башладык, һәм безнең алда яңа мөмкинлекләр ачылды. Мине район күзәтчесенең урынбасары итеп билгеләделәр, мин конгресслар оештыруда да катнаштым.

Тенессига күченер алдыннан, кызларыбыз Лондонга бардылар һәм андагы филиалда экскурсиядә булдылар. 19 яшьлек Стефани анда яшь бәйтелче Пол Нортон белән танышкан. Соңрак, тагын бер тапкыр Лондонга баргач, Кимберли Пол белән бергә эшләүче Брайан Ллуэллин белән танышкан. Пол белән Стефани кызыбызга 23 яшь тулгач кына өйләнештеләр. Икенче елны Брайан белән Кимберли туй уздырды. Аңа инде 25 иде. Кызларыбыз теге девизга тугры калды: «23 тулган булса да, сабырлык белән көт». Безгә аларның ирләре бик ошады.

2002 елда Малави филиалында Пол, Стефани, Кимберли һәм Брайан белән

Кызларыбызның сүзе буенча, безнең үрнәк, шулай ук әти-әниләрнең үрнәге Гайсәнең «Патшалыкны беренче урынга куегыз» дигән әмерен акча ягыннан авырлыклар булганда да үтәргә ярдәм иткән (Мат. 6:33). 1998 елда Пол белән Стефанины Гилад мәктәбенең 105 нче классына укырга чакырдылар, һәм аннан соң аларны Африкага Малавига билгеләделәр. Ә Брайан белән Кимберлины Лондондагы Бәйтелгә хезмәт итәргә чакырдылар, соңрак аларны Малавидагы филиалга күчерделәр. Без алар өчен шатланып туя алмый идек, чөнки яшь кешеләр тормышларын багышлый алганның иң яхшысы шул иде!

КӨТЕЛМӘГӘН ЧАКЫРУ

2001 елның гыйнвар аенда мәкалә башында искә алынган телефон сөйләшүе булды. Тәрҗемә итү төркемнәре өчен хезмәт күрсәтү бүлегенең күзәтчесе Марей абый-кардәш курслар үткәрергә җыенганын әйтте, һәм аларның максаты — бөтен дөньядагы тәрҗемәчеләргә инглиз телен яхшырак аңларга ярдәм итү. Ул миңа укытучыларның берсе булыр өчен укырга тәкъдим итте. Ул вакытта миңа 64 яшь иде. Без Бетел белән дога кылдык һәм олы яшьтәге әниләребез белән киңәшләшергә булдык. Алар икесе дә, безнең ярдәмсез калуларына карамастан, бу чакыруны кабул итүебезне теләде. Мин Паттерсонга шалтыратып, бу искиткеч хезмәттә шатлык белән катнашырбыз дидем.

Көтмәгәндә, минем әниемә рак диагнозы куйдылар. Мин аңа апам Линдага аны карарга ярдәм итәр өчен калабыз дип әйттем. «Каласы булма! — дип әйтте әни.— Бармасагыз, миңа начаррак кына булачак». Линда моның белән риза иде. Без аларның безнең өчен шундый корбанга барганнары өчен, шулай ук абый һәм апа-кардәшләрнең ярдәме өчен бик рәхмәтле идек! Икенче көнне Паттерсондагы Күзәтү манарасының Өйрәтү үзәгенә килгәч, Линда әни үлде дип хәбәр итте. Без, әни теләгәнчә, тулысынча яңа эшебезгә чумдык.

Беренче итеп Малавидагы Бәйтелгә баруыбызны белгәч, без бик куандык, чөнки анда үз ирләре белән кызларыбыз хезмәт итә иделәр. Ниһаять, без яңадан берләштек! Малавидан соң без Зимбабвега, аннан Замбиягә бардык. Өч ел ярым без тәрҗемәчеләрне өйрәтү белән шөгыльләндек, соңыннан, яңадан Малавига мәсихче нейтралитеты аркасында эзәрлекләнгән Йәһвә Шаһитләренең тарихларын язу өчен кайтырга сорадылар *.

Оныклар белән хезмәттә

2005 елда яңадан өйгә Басолтка (Колорадо штаты) кайттык. Күзләребез күз яшьләре белән тулган иде. Без пионер хезмәтен дәвам иттек. 2006 елда күршедә генә Брайан һәм Кимберли үзләренең ике кызы — Маккензи һәм Элизабет белән урнаштылар. Пол һәм Стефани әле дә Малавида яши. Пол Филиал комитетында хезмәт итә. Тиздән миңа 80 яшь тула. Күп еллар мин яшьрәк абый-кардәшләр белән эшләдем, һәм элек үземә бирелгән теократик эшләрне аларга тапшыру миңа бик ошый. Без бәхетле яшәдек, балаларыбыз һәм оныкларыбыз бик әйбәт. Болар барысы да якыннарыбызның һәм дусларыбызның искиткеч үрнәкләренә иярергә тырышуыбыз аркасында мөмкин булды.

^ 5 абз. Стил гаиләсенең миссионер булып хезмәт итүе турында «Күзәтү манарасы»ннан (ингл.) укыгыз (1956 ел, 1 май, 269—272 битләр; 1971 ел, 15 март, 186—190 битләр).

^ 30 абз. Мәсәлән, Трофим Нсомбның тәрҗемәи хәлен «Күзәтү манарасы»ның 2015 ел, 15 апрель санының 14—18 битләреннән укып була.