12 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Мәхәббәт дөньяның нәфрәтенә түзәргә ярдәм итә
«Боларның барысын, сез бер-берегезне яратсын өчен, әмер итеп бирәм. Дөнья сезне нәфрәт итә икән, шуны исегездә тотыгыз: сездән элек ул мине нәфрәт итте» (ЯХЪЯ 15:17, 18).
129 ҖЫР Без нык булып торырбыз
БУ МӘКАЛӘДӘ *
1. Маттай 24:9 буенча, ни өчен дөнья нәфрәте безне гаҗәпләндерергә тиеш түгел?
БЕЗНЕҢ башкаларны яратырга һәм ярату сизәргә ихтыяҗыбыз бар. Андый ихтыяҗны безгә Йәһвә салган. Шуңа күрә, берәрсе безне нәфрәт итсә, бу безгә авырту китерә һәм безне хәтта куркытырга мөмкин. Мәсәлән, Европада яшәүче Джорджина * исемле апа-кардәш болай ди: «Хакыйкать юлына баскач, әнием мине нәфрәт итте. Мин үземне кирәкмәгән, начар кеше итеп хис иттем. Ул вакытта миңа нибары 14 яшь кенә иде». Данил исемле абый-кардәш болай дип язган: «Мин Йәһвә Шаһите булганга, мине солдатлар кыйнады, миннән мыскыллап көлде һәм миңа янады. Моның аркасында мин бик курыктым һәм үземне кимсетелгән итеп хис иттем». Андый мөнәсәбәт безне рәнҗетсә дә, безне гаҗәпкә салмый, чөнки Гайсә безне моның турында алдан кисәткән булган. (Маттай 24:9 укы.)
2, 3. Ни өчен дөнья Гайсәнең шәкертләрен нәфрәт итә?
2 Ни өчен бу дөнья Гайсәнең шәкертләрен нәфрәт итә? Чөнки, Гайсә кебек, без бу «дөньяныкы түгел» (Яхъя 15:17—19). Хөкүмәтне хөрмәт итсәк тә, без аңа илаһка карагандай карамыйбыз һәм дәүләт символлары алдында баш имибез. Без җан-тән белән бирелеп Йәһвәгә генә хезмәт итәбез. Шайтан һәм аның токымы Аллаһының хакимлеген шик астына куйса да, без Аллаһының кешелек белән идарә итәргә хокукы барлыгын таныйбыз (Ярат. 3:1—5, 15). Без Патшалыкның үз дошманнарын юк итәчәген һәм кешеләрнең бар проблемаларын хәл итәчәген вәгазьлибез (Дан. 2:44; Ачыл. 19:19—21). Юаш кешеләр өчен бу яхшы хәбәр, ә явызлар өчен — начар (Зәб. 37:10, 11).
3 Безне шулай ук Аллаһының югары әхлакый нормалары буенча яшәвебез аркасында да нәфрәт итәләр. Бу нормалар дөньяның түбән нормаларыннан бик нык аерылып тора. Мәсәлән, Сәдүм белән Гамурада киң таралган эшләр бүген инде гөнаһ дип саналмый, һәм кешеләр аларны хуплый (Яһүд 7). Әхлакый сорауларга карашыбыз Изге Язмаларга нигезләнгән булганга, күпләр бездән көлә һәм безне фанатиклар дип саный (1 Пет. 4:3, 4).
4. Кешеләр безне нәфрәт иткәндә, нинди сыйфатлар безне ныгытыр?
4 Кешеләр безне нәфрәт иткәндә һәм мыскыллап көлгәндә, безгә нәрсә ярдәм итәр? Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә ышану. Иманның зур калканы «Явызның бар утлы укларын сүндерә» ала (Эфес. 6:16). Әмма иман гына җитәрлек түгел. Безгә мәхәббәт тә кирәк. Ни өчен бу сыйфат бик мөһим? Чөнки мәхәббәт «ярсымый», ул «барысына сабыр итә» һәм «һәрчак нык кала» (1 Көр. 13:4—7, 13). Хәзер, әйдәгез, Йәһвәгә, кардәшләребезгә һәм хәтта дошманнарыбызга карата ярату дөньяның нәфрәтенә түземле булып калырга ничек булышканын белик.
ЙӘҺВӘГӘ КАРАТА ЯРАТУ
5. Атасын ярату Гайсәне нәрсә эшләргә дәртләндергән?
5 Җирдәге тормышының соңгы кичендә Гайсә үз рәсүлләренә болай дигән: «Дөнья Атаны яратканымны белсен өчен, мин нәкъ Ата әмере буенча эш итәм» (Яхъя 14:31). Йәһвәгә карата ярату Гайсәне киләчәктәге сынауларга әзерләгән. Йәһвәгә карата ярату безгә дә булышыр.
6. Римлыларга 5:3—5 буенча, Йәһвәнең хезмәтчеләре дөнья нәфрәтенә нинди караш саклый?
6 Йәһвәгә карата ярату аның хезмәтчеләренә һәр заманда да ярдәм иткән. Андый ярату ярдәмендә алар эзәрлекләүләрдә нык булып кала алган. Мәсәлән, Югары киңәшмә рәсүлләргә вәгазьләмәскә кушкач, ярату аларны «кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга» дәртләндергән (Рәс. 5:29; 1 Яхъя 5:3). Бүген дә андый какшамас мәхәббәт кардәшләребезгә, кодрәтле һәм мәрхәмәтсез хөкүмәтләрнең эзәрлекләүләренә карамастан, тугры булып калырга булыша. Дөнья нәфрәтенә очраганда, без боекмыйбыз, ә, киресенчә, шатлык кичерәбез. (Рәс. 5:41; Римлыларга 5:3—5 укы.)
7. Туганнарның каршы килүләренә мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш?
7 Туганнар ягыннан нәфрәткә очрау — иң авыр сынауларның берседер. Без хакыйкать белән кызыксына башлагач, туганнарыбыз без акылдан шашкан яисә алданган дип уйларга мөмкин. (Марк 3:21 белән чагыштыр.) Алар хәтта безгә мәрхәмәтсез була ала. Моның барысы да безне шаккатырырга тиеш түгел. Гайсә бит болай дигән: «Кеше өчен өйдәгеләре дошман булыр» (Мат. 10:36). Туганнарыбызның тәртипләренә карамастан, без аларны дошман итеп күрмибез. Йәһвәгә яратуыбыз үскән саен, кешеләргә дә яратуыбыз үсә (Мат. 22:37—39). Шул ук вакыт без, кешеләрнең күңелләрен табар өчен, Изге Язмалардагы принципларны һәм кануннарны бозмабыз һәм компромисска бармабыз.
8, 9. Каршылыкларга карамастан, Джорджинага Йәһвәгә тугры булып калырга нәрсә ярдәм иткән?
8 Мәкалә башында искә алынган Джорджина, әнисе аңа каршылык күрсәтсә дә, Йәһвәгә тугры булып кала алган. Ул болай дип сөйли: «Без әнием белән Изге Язмаларны бергәләп өйрәнә башладык. Ярты елдан соң очрашуларга йөрергә теләгемне белдергәч, әниемнең карашы кискен
үзгәрде. Мин әниемнең мөртәтләр белән аралаша башлаганын белдем. Минем белән сөйләшкәндә, ул аларның сүзләрен кабатлый иде. Ул мине кимсетте, буды, чәчләремнән өстерәп йөрде һәм әдәбиятымны чыгарып ташлады. Миңа 15 яшь тулгач, мин суга чумдырылу үттем. Әнием, миңа Йәһвәгә хезмәт итәргә комачауларга теләп, мине авыр холыклы яшүсмерләр интернатына бирде. Андагы кайбер кызлар наркотиклар куллана иде һәм закон боза иде. Сине яратыр һәм кайгыртыр дип көткән иң якын кешең сине нәфрәт иткәндә, бу бик авыр».9 Джорджина моның барысын ничек җиңеп чыккан? Ул болай дип сөйли: «Әнием миңа каршылык күрсәтә башлаган көнне мин Изге Язмаларның соңгы бүлеген укып чыктым. Мин хакыйкатьне тапканыма һәм Йәһвә минем белән булганына бер дә шикләнми идем. Мин еш дога кыла идем һәм Йәһвәнең мине ишеткәненә бер дә шикләнми идем. Интернатта яшәгәндә, бер апа-кардәш, Изге Язмаларны өйрәнер өчен, мине үзенә чакыра иде. Кардәшләр миңа зур ярдәм күрсәтте. Алар минем гаиләм булып китте. Безнең дошманнарыбыз, алар кем генә булмасын, Йәһвә алардан көчлерәк».
10. Безгә нәрсәдә шикләнмәскә кирәк?
10 Рәсүл Паул: «Һичбер нәрсә дә безне Аллаһының Хуҗабыз Мәсих Гайсә аша күрсәткән мәхәббәтеннән аера алмаячак»,— дип әйткән булган (Рим. 8:38, 39). Безгә кайвакыт бик авыр булса да, Йәһвә бездән ерак түгел, һәм ул безгә ярдәм итәргә тели. Джорджина мисалыннан күренгәнчә, Йәһвә безне үзенең рухи гаиләсе ярдәмендә кайгырта.
КАРДӘШЛӘРГӘ КАРАТА ЯРАТУ
11. Яхъя 15:12, 13 тә сурәтләнгән мәхәббәт Гайсәнең шәкертләренә ничек ярдәм иткән? Мисал китерегез.
11 Җирдәге тормышының соңгы кичендә Гайсә шәкертләренә бер-береңне ярату никадәр мөһим икәнлеген күрсәткән. (Яхъя 15:12, 13 укы.) Фидакарь мәхәббәт аларга бердәмлек сакларга һәм дөньяның нәфрәтен җиңәргә булышырга тиеш булган. Тисалуникәдә яшәгән кардәшләрнең мисалларына игътибар итик. Баштан ук бу җыелыш эзәрлекләүләргә дучар булган. Андагы кардәшләр иман, мәхәббәт һәм чыдамлылык күрсәтүдә әле дә үрнәк булып кала (1 Тис. 1:3, 6, 7). Паул аларны мәхәббәт күрсәтергә — моны хәтта «зуррак тырышлыклар куеп эшләргә» дәртләндергән (1 Тис. 4:9, 10). Мәхәббәт сыйфаты аларны боекканнарны юатырга һәм хәлсезләргә ярдәм кулы сузарга дәртләндерергә тиеш булган (1 Тис. 5:14). Бу кардәшләр Паулның киңәше буенча эш иткән. Бу безгә кайдан билгеле? Бер елдан соң Паул шул ук җыелышка юллаган хатында болай дигән: «Барыгызның бер-берегезгә карата мәхәббәте көчәя бара» (2 Тис. 1:3—5). Бу мәхәббәт аларга сынауларны һәм авырлыкларны кичереп чыгарга ярдәм иткән.
12. Бер илдә кардәшләр сугыш вакытында бер-берсенә ничек мәхәббәт күрсәткән?
12 Бу мәкаләдә инде искә алынган Данилның һәм аның хатынының мисалына игътибар итик. Аларның шәһәрендә сугыш башланган, әмма алар җыелыш очрашуларын калдырмаган. Алар шулай ук вәгазьләгән һәм, мөмкин булганча, кардәшләр белән ризыкларын уртаклашкан. Бер көнне аларның йортларына коралланган солдатлар килгән. Данил болай дип исенә төшерә: «Алар иманыңнан ваз кич дип таләп иттеләр. Баш тарткач, алар мине кыйнады һәм атып үтерәбез дип янады, ләкин алар башыма атмады, ә өскәрәк атты. Киткәндә, алар без кире килербез һәм хатыныңны көчләрбез дип янады. Җыелыштагылар моның турында белгәч, безне шунда ук поездга утыртып, башка шәһәргә җибәрде. Кардәшләрнең никадәр ярату күрсәткәннәрен мин беркайчан да онытмаячакмын. Яңа урында кардәшләр безне ризык белән тәэмин итте һәм эш белән яшәү урынын табарга ярдәм итте. Соңрак без хәтта үзебез дә сугыш урыныннан качкан кардәшләрне үзебездә кабул итә алдык». Әйе, мәхәббәт, безне нәфрәт итсәләр дә, безгә Йәһвәгә тугры булып калырга булыша.
ДОШМАННАРГА КАРАТА ЯРАТУ
13. Изге рух безгә, кешеләрнең нәфрәтләренә карамастан, бирешмәскә ничек ярдәм итә?
13 Гайсә үз шәкертләрен дошманнарны яратырга өйрәткән (Мат. 5:44, 45). Бу бер дә җиңел түгел, әмма Аллаһының изге рухы белән бу мөмкин. Изге рух җимешенә мәхәббәт, түземлек, игелек һәм тотнаклылык керә бит (Гәл. 5:22, 23). Бу сыйфатлар безгә дошманнарның нәфрәтенә карамастан бирешмәскә ярдәм итә. Элек каршы торучы кайбер кешеләр хакыйкатькә карашларын үзгәрткән, чөнки аларга ирләренең, хатыннарының, балаларының һәм танышларының тәртипләре тәэсир иткән. Ә кайберләре хәтта хакыйкатькә килгән. Шуңа күрә, иманыгыз өчен сезне нәфрәт иткән кешеләрне ярату авыр булса, Йәһвәдән изге рух сорагыз (Лүк 11:13). Бер дә шикләнмәгез: Аллаһыга хезмәт итү һәрвакыт иң яхшы сайлау (Гыйб. сүз. 3:5—7).
14, 15. Римлыларга 12:17—21 дә язылган киңәшләр Ясмингә иренә карата ярату күрсәтергә ничек булышкан?
14 Ясмин исемле кардәшебезнең мисалына игътибар итик. Ул Якын Көнчыгышта яши. Ясмин Йәһвә Шаһите булып киткәч, ире аның башын катырып алдаганнар дип уйлаган һәм аңа хезмәт итәргә комачауларга тырышкан. Ул аңардан мыскыллап көлгән. Шулай ук ул туганнарын Ясминне гаиләсен җимерүдә гаепләргә котырткан. Җитмәсә, ул дин әһелләрен һәм хәтта бер сихерчене хатынын янап куркытырга күндергән. Бер тапкыр ул хәтта, очрашуга килеп, кардәшләрне тирги башлаган. Андый мөнәсәбәт аркасында Ясмин еш елаган.
15 Патшалык Залында кардәшләр Ясминне юаткан һәм ныгыткан. Өлкәннәр аны Римлыларга 12:17—21 дә (укы) язылган киңәшне кулланырга дәртләндергән. «Бу бик авыр иде,— дип әйтә Ясмин.— Ләкин мин Йәһвәдән ярдәм сорадым һәм, Изге Язмаларда язылган киңәшләрне кулланыр өчен, кулымнан килгәннең барысын эшләдем. Шуңа күрә, ирем кухняда чүпне юри идәнгә ташласа, мин барысын да җыештыра идем. Ул миннән мыскыллап көлгәндә, мин тыныч кала идем. Ирем чирләп киткәч, мин аның турында кайгырттым».
16, 17. Ясминнең очрагы сезне нәрсәгә өйрәтә?
16 Ясминнең тырышлыклары яхшы җимешләр китергән. Ул болай ди: «Ирем минем гел дөресен сөйләвемне күреп, миңа күбрәк ышана башлады. Дин турында сорау кузгатылганда, ул мине хөрмәт белән тыңлый иде һәм, гаиләбездә тынычлык булдырыр өчен, аның ягыннан да тырышлыклар таләп ителгәнен таныды. Хәзер ул миңа җыелыш очрашуларына йөрергә рөхсәт итә. Гаилә тормышыбыз яхшы якка үзгәрде, һәм без тыныч-тату яшибез. Мин иремнең дә йөрәге хакыйкатькә ачылыр һәм ул да Йәһвәгә хезмәт итәр дип өметләнәм».
17 Ясминнең очрагы күрсәткәнчә, мәхәббәт «барысына сабыр итә... барысына өметләнә, һәрчак нык кала» (1 Көр. 13:4, 7). Нәфрәт җимергеч көчкә ия һәм күп авырту китерә, ләкин мәхәббәт күпкә көчлерәк. Мәхәббәт йөрәкләрне яулап ала һәм Йәһвәне сөендерә. Кешеләр безне нәфрәт итүдән туктамаса да, без барыбер бәхетле булып кала алабыз. Бу ничек мөмкин?
НӘФРӘТКӘ КАРАМАСТАН БӘХЕТЛЕ
18. Кешеләр безне нәфрәт иткәндә, без ни сәбәпле бәхетле?
18 Гайсә болай дигән: «Башкалар сезне Адәм Улы аркасында нәфрәт иткәндә... сез бәхетле» (Лүк 6:22). Без кешеләрнең үзебезне нәфрәт итүләрен теләмибез, газап чигү безгә шатлык китерми. Алайса, ни өчен Гайсә безне бәхетле дип атаган? Моңа өч сәбәп бар. Беренчедән, Аллаһы үзенә тугры калганнарны хуплый (1 Пет. 4:13, 14). Икенчедән, иманыбыз чыныга һәм ныгый (1 Пет. 1:7). Һәм өченчедән, киләчәктә без бәя биреп бетергесез әҗерне алырбыз (Рим. 2:6, 7).
19. Ни өчен камчыланганнан соң шәкертләр шатланган?
19 Гайсә терелтелгәннән соң күп тә үтмәстән, рәсүлләре аның сүзләренең дөреслегенә инанган. Югары киңәшмә әгъзалары аларны камчылагач һәм вәгазьләмәскә кушкач, алар «Гайсә исеме өчен кимсетелүгә лаек булганнарына» шат булган (Рәс. 5:40—42). Рәсүлләрнең Мәсихкә карата мәхәббәтләре, дошманнардан куркуга караганда, көчлерәк булган. Алар үз мәхәббәтләрен яхшы хәбәрне «өзлексез игълан итеп» раслаган. Бүген дә кардәшләр, авырлыкларга карамастан, вәгазьләүләрен дәвам итә. Алар Йәһвәнең үзләрен калдырмаячагын һәм исеменә күрсәткән мәхәббәтләрен дә онытмаячагын белә (Евр. 6:10).
20. Киләсе мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?
20 Бу дөнья үз ахырына кадәр безне нәфрәт итәчәк (Яхъя 15:19). Әмма безгә куркасы юк. Йәһвә безне ныгытачак һәм саклаячак. Нәкъ моның турында киләсе мәкаләдә сүз барачак та (2 Тис. 3:3). Шуңа күрә, әйдәгез, Йәһвәне, кардәшләребезне һәм хәтта дошманнарыбызны яратудан туктамыйк. Бу киңәш буенча эш итсәк, без бердәм, рухи яктан нык булып калырбыз, Йәһвәне данларбыз һәм мәхәббәтнең нәфрәттән көчлерәк булуын расларбыз.
106 ҖЫР Мәхәббәт сыйфатын үстерәбез
^ 5 абз. Йәһвәгә, кардәшләребезгә һәм хәтта дошманнарыбызга карата ярату дөньяның нәфрәтенә түзәргә безгә ничек ярдәм итә? Ни өчен Гайсә Мәсих, кешеләр безне нәфрәт иткәндә, без бәхетле дип әйткән? Бу сорауларга җавапны без шушы мәкаләдән белербез.
^ 1 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.
^ 58 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: солдатлар Данилга янагач, кардәшләр аңа хатыны белән күченергә ярдәм иткән. Җирле кардәшләр дә аларны җылы кабул иткән.
^ 60 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Ясминнең ире аңа Йәһвәгә хезмәт итәргә комачаулаган, әмма өлкәннәр Ясмингә яхшы киңәш биргән. Ул бу киңәшне кулланган һәм, тормыш иптәше чирләп киткәч, аның турында кайгырткан.