20 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Догаларыбызның сыйфатын яхшыртыйк
«Аңа күңелләрегезне бушатыгыз» (ЗӘБ. 62:8).
45 ҖЫР Күңелемдәге уйларым
БУ МӘКАЛӘДӘ a
1. Йәһвә үз хезмәтчеләрен нәрсә эшләргә дәртләндерә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
БЕЗГӘ юаныч һәм җитәкчелек кирәк булганда, кемгә мөрәҗәгать итеп була? Җавап билгеле: без Йәһвә Аллаһыга дога кыла алабыз. Йәһвә безнең үзенә еш, хәтта «өзлексез дога кылуыбызны» тели (1 Тис. 5:17). Без, бер дә кыенсынмыйча дога кылып, Йәһвәдән тормышыбызның һәр өлкәсендә җитәкчелек сорый алабыз (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Күпме генә дога кылсак та, юмарт Йәһвә Аллаһы безне һәрвакыт тыңларга әзер.
2. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?
2 Дога кылу мөмкинлеге — чын бүләк. Шулай да тормыш мәшәкатьләре аркасында безгә, дога кылыр өчен, вакыт табу авыр булырга мөмкин. Без догаларыбызның сыйфатын да яхшыртырга телибездер. Бәхеткә каршы, Изге Язмаларда моңа кагылышлы бик яхшы җитәкчелек бар. Бу мәкаләдә без Гайсәнең, дога кылыр өчен, ничек вакыт тапканын карап китәрбез. Өстәвенә, без догаларыбызны нинди биш яктан яхшыртып булганын белербез.
ГАЙСӘ ДОГА КЫЛЫР ӨЧЕН ВАКЫТ БҮЛЕП КУЙГАН
3. Гайсә дога турында нәрсә белгән?
3 Гайсә Йәһвәнең догаларны кадерләгәнен бик яхшы белгән. Күктә булганда, Гайсә Йәһвәнең үз хезмәтчеләренең догаларына җавап биргәнен күргән. Мәсәлән, Йәһвә Һаннаның, Давытның, Ильясның һәм башка күп кенә хезмәтчеләренең догаларына җавап биргәндә, Гайсә үз Атасы янында булган (1 Иш. 1:10, 11, 20; 1 Пат. 19:4—6; Зәб. 32:5). Шуңа күрә Гайсәнең үз шәкертләрен еш һәм тулы ышаныч белән дога кылырга өйрәткәне безне бер дә гаҗәпләндерми! (Мат. 7:7—11)
4. Дога турында әйткәндә, Гайсәдән нәрсәгә өйрәнеп була?
4 Гайсә дога кылуда безгә искиткеч үрнәк күрсәткән. Җирдә хезмәт иткәндә, Гайсә үз Атасына еш дога кылган. Моның өчен Гайсәгә вакыт бүлеп куярга кирәк булган, чөнки аның буш вакыты булмаган диярлек һәм еш кына аның тирәли күп кеше булган (Марк 6:31, 45, 46). Берүзе дога кылыр өчен, ул кайвакыт иртән иртүк торган (Марк 1:35). Ким дигәндә, бер очракта, мөһим карар кабул итәр алдыннан, Гайсә төне буе дога кылып чыккан (Лүк 6:12, 13). Үлеме алдындагы төнне Гайсә кат-кат дога кылган, чөнки аны хезмәтенең иң катлаулы өлеше көткән (Мат. 26:39, 42, 44).
5. Без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз?
5 Гайсәнең үрнәгеннән күренгәнчә, вакытыбыз бик тыгыз булса да, дога кылыр өчен вакыт бүлеп кую үтә мөһим. Мәсәлән, без моның өчен иртәрәк тора я соңрак ята алабыз. Шулай эшләсәк, без Йәһвәгә аның бу бүләген кадерләгәнебезне күрсәтербез. Лин исемле апа-кардәш дога кылу хөрмәте турында болай дип сөйли: «Йәһвәгә теләсә кайсы вакытта дога кыла алганымны белгәч, мин аны якын дус итеп күрдем һәм бу мине догаларымның сыйфатын яхшыртырга дәртләндерде». Һичшиксез, без дә охшаш хисләр кичергәнбездер. Ә хәзер, әйдәгез, догаларны нинди биш яктан яхшыртып булганы турында уйланыйк.
ДОГАЛАРНЫ БАЕТУЧЫ БИШ ЯК
6. Ачылыш 4:10, 11 буенча, Йәһвә нәрсә кабул итәргә лаек?
6 Йәһвәне данлагыз. Курку-хөрмәт уятучы күренештә рәсүл Яхъя күктә Йәһвәгә гыйбадәт кылучы 24 өлкәнне күргән. Алар Аллаһының «дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы» булганын таныган. (Ачылыш 4:10, 11 укы.) Тугры фәрештәләрнең дә Йәһвәне данлар өчен сәбәпләре күп. Алар аның белән бергә күктә яши һәм аны бик яхшы белә. Фәрештәләр Йәһвәнең сыйфатларын һәм ничек эш иткәнен күреп аны данлый (Әюп 38:4—7).
7. Нәрсә өчен без Йәһвәне данлый алабыз?
7 Без дә Йәһвәне догаларда данларга телибез. Мәсәлән, без догада Йәһвәне ни өчен яратканыбыз һәм хөрмәт иткәнебез турында сөйли алабыз. Изге Язмаларны укыганда һәм өйрәнгәндә, Йәһвәнең үзегезгә ошаган сыйфатларына игътибар итегез (Әюп 37:23; Рим. 11:33). Аннары Йәһвәгә бу сыйфатларның үзегезгә ничек тәэсир иткәне турында сөйләгез. Сез шулай ук Йәһвәне үзегезгә һәм рухи гаиләгезгә ярдәм иткәне өчен данлый аласыз. Әйе, Йәһвә һәрвакыт безне кайгырта һәм яклый (1 Иш. 1:27; 2:1, 2).
8. Йәһвәгә рәхмәтле булыр өчен, кайбер сәбәпләрне китерегез? (1 Тисалуникәлеләргә 5:18)
8 Йәһвәгә рәхмәтләр әйтегез. Безнең Йәһвәгә рәхмәтле булыр өчен сәбәпләребез бик күп. (1 Тисалуникәлеләргә 5:18 укы.) Без Йәһвәгә, үзебездә булган бар яхшы нәрсәләр өчен, рәхмәтләр әйтә алабыз, чөнки һәртөрле яхшы бүләк Аллаһыдан килә (Ягък. 1:17). Мәсәлән, без матур планетабыз һәм искиткеч итеп барлыкка китерелгән башка нәрсәләр өчен рәхмәтләр әйтә алабыз. Шулай ук без тормышыбыз, гаиләбез, дусларыбыз һәм өметебез өчен бик рәхмәтле. Ә үзе белән якын дуслар булырга мөмкинлек биргәне өчен, без Йәһвәгә чиксез рәхмәтле!
9. Ни өчен безгә рәхмәт хисен үстерергә кирәк?
9 Безгә Йәһвәнең бүләкләре турында уйланырга кирәк. Бүгенге көндә рәхмәтсез кешеләр бик күп. Алар күбрәк ия булырга теләгән нәрсәләр турында уйлый, ә булганы өчен рәхмәтләр әйтү аларның уйларына да килми. Андый карашны без дә йоктырсак, догаларыбыз үтенечләрдән генә торачак. Алай булмасын өчен, Йәһвәнең безнең хакка башкарган бар эшләре өчен, алга таба да рәхмәт хисен үстерергә һәм белдерергә кирәк (Лүк 6:45).
10. Рәхмәтле булу бер апа-кардәшкә чыдам булып калырга ничек булышкан? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
10 Рәхмәтле булу безгә авыр чакларны кичереп чыгарга булыша ала. Кюнг-Сук исемле апа-кардәшнең мисалын карап китик. Аның турында «Күзәтү манарасы» 2015 ел, 15 гыйнвар санында язылган иде. Аңарда көчәя барган үпкә рагы табылган булган. Ул болай дип әйткән: «Бу хәл мине аяктан екты. Мин үземне барысын югалткан кебек хис иттем. Миңа бик куркыныч булып китте». Апа-кардәшебезгә нәрсә булышкан? Ул һәр кичне йокларга ятар алдыннан өй түбәсенә менеп, көн эчендә булган биш нәрсә өчен рәхмәтләрен әйткән һәм кычкырып дога кылган. Дога кылганнан соң ул тынычлык сизгән, һәм бу аны Йәһвәгә үз яратуын белдерергә дәртләндергән. Кюнг-Сук кардәшебез шуны аңлаган: Йәһвә үз тугры хезмәтчеләрен сынаулар вакытында ныгытып тора һәм тормыштагы фатихалар сынауларга караганда күпкә күбрәк. Безнең дә, хәтта сынауларның иң кызу чагында да, Йәһвәгә рәхмәтләр әйтер өчен, сәбәпләребез бик күп. Догада Йәһвәгә рәхмәтләр әйтү безгә чыдам булып калырга һәм шатлыгыбызны югалтмаска булышыр.
11. Ни өчен, Гайсә күккә күтәрелгәч, аның шәкертләренә кыюлык кирәк булган?
11 Йәһвәдән, вәгазь эшендә катнашыр өчен, кыюлык сорагыз. Күккә күтәрелер алдыннан Гайсә үз шәкертләренә алар «Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самариядә һәм җир читенә кадәр» вәгазьләячәк дип исләренә төшергән (Рәс. 1:8; Лүк 24:46—48). Тиздән яһүди дин җитәкчеләре Петер белән Яхъяны Югары киңәшмә алдына китергән һәм аларга бүтән вәгазьләмәскә боерган, һәм хәтта аларга янаган (Рәс. 4:18, 21). Петер белән Яхъя нәрсә эшләр?
12. Рәсүлләр 4:29, 31 дән күренгәнчә, шәкертләр нәрсә эшләгән?
12 Яһүди дин җитәкчеләренең янауларына җавап итеп, Петер белән Яхъя болай дигән: «Үзегез уйлап карагыз, Аллаһы каршында аны түгел, ә сезне тыңлау дөрес булырмы? Ә инде безнең турында әйткәндә, күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында сөйләми булдыра алмыйбыз» (Рәс. 4:19, 20). Петер белән Яхъя азат ителгәч, алар, шәкертләр белән бергәләп, Аллаһының ихтыярын үтәү турында: «Үз хезмәтчеләреңә синең сүзеңне зур кыюлык белән сөйләргә көч бир»,— дип дога кылган. Йәһвә аларның эчкерсез догаларына җавап биргән. (Рәсүлләр 4:29, 31 укы.)
13. Без Джин Хёк исемле абый-кардәштән нәрсәгә өйрәнә алабыз?
13 Без Гайсәнең шәкертләреннән үрнәк алып, хәтта эшчәнлегебез тыелган булса да, ашкынып вәгазьли алабыз. Джин Хёк исемле абый-кардәшнең мисалын карап китик. Аны, нейтралитет саклаганы өчен, төрмәгә ябып куйганнар. Төрмәдә ул бер кешелек камерада утырган тоткыннарга ризык өләшергә тиеш булган. Әмма аңа шул кешеләр белән чит темаларга, шул исәптән Изге Язмалар турында, сөйләшергә ярамаган. Безнең кардәшебез, Йәһвәгә дога кылып, мөмкинлек туса, шул тоткыннарга хакыйкатьне сөйләр өчен, кыюлык бирсен дип сораган (Рәс. 5:29). Ул болай ди: «Йәһвә минем догаларыма җавап итеп, кыюлык белән зирәклек бирде, һәм мин шул кешеләрнең камера ишекләре төбендә күп кенә биш минутлык өйрәнүләр үткәрдем. Ә кичләрен аларга хатлар яза идем дә, икенче көнне тапшыра идем». Бер дә шикләнмәгез, Йәһвә безгә дә хезмәтебезне башкарырга ярдәм итәчәк. Әйдәгез, Джин Хёк кебек Йәһвәдән кыюлык һәм зирәклек сорыйк.
14. Безгә авырлыкларны кичереп чыгарга нәрсә булышыр? (Зәбур 37:3, 5)
14 Йәһвәдән авырлыкларны кичереп чыгарга булышсын дип сорагыз. Күпләр бүген физик я эмоциональ чирләрдән интегә, якыннарын югалта, гаиләдә авырлыклар кичерә, эзәрлекләүләрдән зыян күрә я башка төрле авырлыклар белән көрәшә. Ә пандемияләр белән сугышлар хәлне тагы да авырайта. Андый вакытларда Йәһвәгә йөрәгегезне ачып, аңа барысын да якын дустыгызга сөйләгәндәй сөйләп бирегез. Бер дә шикләнмәгез: Йәһвә сезнең «хакка эш итәр». (Зәбур 37:3, 5 укы.)
15. Дога безгә «бәла-каза кичергәндә, нык калырга» ничек булыша? Мисал китерегез.
15 Өзлексез дога кылу безгә «бәла-каза кичергәндә, нык калырга» булыша (Рим. 12:12). Йәһвә үз хезмәтчеләренең авырлыкларын белә һәм «ярдәм сорап үтенүләрен ишетә» (Зәб. 145:18, 19). 29 яшьлек Кристи исемле пионер апа-кардәш бу сүзләр белән тулысынча риза. Бер дә көтмәгәндә, ул каты авырып киткән. Нәтиҗәдә, аның тирән депрессия башланган. Соңрак аның әнисендә үлемгә китерүче чир табылган. Кристи болай ди: «Мин Йәһвәгә һәр көн миңа бүгенге көнгә көч бирсен дип ялвардым. Мин регуляр рәвештә очрашуларга йөрергә һәм шәхси өйрәнү үткәрергә тырыштым». Ул болай дип өсти: «Дога миңа бу авыр чорларны кичереп чыгарга булышты. Мин Йәһвәнең һәрвакыт якын икәнен белә идем һәм бу мине юатып торды. Сәламәтлек белән бәйле авырлыкларым тиз арада хәл ителмәсә дә, Йәһвә, догаларыма җавап биреп, йөрәгемә тынычлык салды». Беркайчан да онытмыйк: «Аллаһыга бирелеп яшәгән кешеләрне сынаулардан ничек коткарырга... икәнен Йәһвә белә» (2 Пет. 2:9).
16. Ни өчен вәсвәсәләр белән көрәшкәндә, безгә Йәһвәнең ярдәме кирәк?
16 Вәсвәсәләргә каршы торыр өчен, Йәһвәдән ярдәм сорагыз. Камилсез булганга, безгә һәрвакыт начарны эшләү теләге белән көрәшергә туры килә. Шайтан исә безнең болай да җиңел булмаган көрәшебезне тагы да авырайтырга тырыша. Мәсәлән, ул күңел ачулар ярдәмендә акылыбызны нәҗесләргә тели. Андый начар күңел ачулар акылыбызда әхлаксыз уйлар тудыра ала, ә бу уйлар, үз чиратында, шәхесебезне боза һәм хәтта җитди гөнаһка китерергә мөмкин (Марк 7:21—23; Ягък. 1:14, 15).
17. Без «вәсвәсәгә бирелмәскә булыш» дигән үтенеч буенча ничек эш итә алабыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
17 Вәсвәсәләргә каршы торыр өчен, безгә Йәһвәнең ярдәме кирәк. Гайсә үрнәк догасында: «Безгә вәсвәсәгә бирелмәскә булыш һәм Явыздан коткар»,— дип әйткән (Мат. 6:13). Йәһвә безгә булышырга тели, әмма без Йәһвәдән ярдәм сорарга тиеш. Шулай ук догаларыбыз буенча эш итү үтә мөһим. Шайтан дөньясында киң таралган зыянлы идеяләр һәм фикер йөртү рәвеше безгә йокмасын өчен, гамәли адымнар күрик (Зәб. 97:10). Изге Язмаларны уку һәм өйрәнү безгә акылыбызны уңай нәрсәләр белән тутырырга булышыр. Җыелыш очрашуларына йөрү һәм вәгазьдә катнашу да акылыбызны саклый. Ә Йәһвә, үз чиратында, безнең каршы тора алмаслык вәсвәсәгә дучар булуыбызны рөхсәт итмәячәк (1 Көр. 10:12, 13).
18. Безгә нәрсә эшләргә кирәк?
18 Бу авыр соңгы көннәрдә Йәһвәгә тугры калыр өчен, безгә тагы да ешрак дога кылырга кирәк. Һәр көн аңа эчкерсез дога кылыр өчен, вакыт бүлеп куегыз. Аллаһы без үзенә «күңелләребезне бушатырбыз» дип көтә (Зәб. 62:8). Йәһвәне данлагыз һәм аңа бар игелекле эшләре өчен рәхмәтләр әйтегез. Аңардан үзегезгә хезмәттә кыю булырга булышсын дип сорагыз. Авырлыкларны кичереп чыгар өчен я вәсвәсәгә бирелмәс өчен, Аллаһыдан ярдәм сорап үтенегез. Беркем дә һәм бернәрсә дә сезгә күктәге Атагызга регуляр рәвештә дога кылырга комачауламасын. Әмма Йәһвә догаларыбызга ничек җавап бирә? Бу мөһим сорауга җавапны киләсе мәкаләдән белербез.
42 ҖЫР Аллаһы хезмәтчесенең догасы
a Без догаларыбызның кадерле дустыбызга язган хатларга охшаш булуын телибез. Әмма кайвакыт дога кылыр өчен вакыт табу җиңел түгел. Шулай ук без нәрсә турында дога кылырга икәнен белмәскә мөмкин. Әйдәгез, бу авырлыкларны ничек җиңеп булганын карап китик.