Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһының юмарт игелеге буенча азат ителгәнбез

Аллаһының юмарт игелеге буенча азат ителгәнбез

«Гөнаһ сезгә хуҗа булмасын, чөнки сез... Аллаһының юмарт игелегенең хакимлеге астында яшисез» (РИМ. 6:14).

ҖЫРЛАР: 46, 13

1, 2. Римлыларга 5:12 дәге сүзләр нинди әһәмияткә ия?

ӘЙТИК, сез Йәһвә Шаһитләре яхшы белгән һәм еш кулланган Изге Язмалардагы шигырьләрнең исемлеген төзергә телисез. Римлыларга 5:12 не сез исемлек башына куяр идегезме? Бу шигырь вәгазьдә еш кулланылган шигырьләрнең берсе булып тора. Ул болай дип яңгырый: «Дөньяга бер кеше аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән кебек һәм шулай итеп, һәр кеше гөнаһ кылганга, үлем барлык кешеләргә күчкән кебек...».

2 Бу шигырь Изге Язмаларны өйрәнү өчен билгеләнгән басмаларда еш очрый. Балаларыбыз я башкалар белән Аллаһының җиргә карата нияте, йолым корбаны һәм кеше үлгәч, аның белән нәрсә була дигән темаларны өйрәнгәндә, без, мөгаен, Римлыларга 5:12 не укымый калмыйбыздыр. Әмма без үзебез бу шигырьнең мәгънәсе турында никадәр еш уйланабыз? Андагы сүзләр һәммәбезгә Йәһвә белән ия булган якын мөнәсәбәтләребезне кадерләргә, аның күңеленә хуш килгәнне эшләргә тагы да тәвәккәлрәк булырга һәм вәгъдәләренең тормышка ашуын түземсезлек белән көтәргә ярдәм итә ала.

3. Гөнаһ турында әйткәндә, нәрсәне танырга кирәк?

3 Шунысын танырга кирәк: без барыбыз да гөнаһлы. Без һәр көн хата кылабыз. Әмма Аллаһы безнең туфрак икәнебезне онытмый, һәм ул безгә үз мәрхәмәтен күрсәтергә әзер (Зәб. 103:13, 14). Гайсә «безнең гөнаһларыбызны кичер» дигән үтенечне үрнәк догасына керткән (Лүк 11:2—4). Шуңа күрә Аллаһы кичергән хаталарга игътибарыбызны юнәлдерер өчен нигез юк. Шулай да Йәһвәнең безне ничек итеп кичергәне турында уйлану файдалы булыр.

АЛЛАҺЫНЫҢ ЮМАРТ ИГЕЛЕГЕ БУЕНЧА КИЧЕРЕЛҮ

4, 5. а) Римлыларга 5:12 дәге сүзләрне аңларга нәрсә ярдәм итә? ә) «Юмарт игелек» нәрсә ул?

4 Рәсүл Паулның Римлыларга язган хаты, аеруча 6 нчы бүлегендәге фикерләр, Римлыларга 5:12 дәге сүзләрне аңларга ярдәм итә һәм Йәһвәнең гөнаһларыбызны ничек итеп кичерә икәнен күрсәтә. Мәсәлән, 3 нче бүлектә мондый сүзләр бар: «Барысы да гөнаһ кылган... Ә Аллаһының юмарт игелеге һәм Мәсих Гайсәнең аларны азат итәр өчен түләнгән йолымы ярдәмендә алар тәкъва дип игълан ителә, һәм бу — Аллаһының юмарт бүләге» (Рим. 3:23, 24). «Юмарт игелек» төшенчәсе астында Паул нәрсәне күздә тоткан? Ул кулланган грек сүзе, бер белешмәлек буенча, «алмашка бернәрсә дә таләп итмичә я көтмичә ирекле рәвештә күрсәтелгән илтифат» дигән мәгънә йөртә. Кеше аны сатып та ала алмый, берәр нәрсә эшләп аңа лаек та була алмый.

5 Галим Джон Паркхерст болай дигән: «Аллаһы я Мәсих турында сүз барганда, шул сүз [ягъни грек сүзе] күпчелек очракларда кешене йолып алыр я коткарыр өчен аларның ирекле рәвештә күрсәтелгән илтифатын я игелеген аңлата». Шуңа күрә «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә ул сүз «юмарт игелек» дип тәрҗемә ителгән. Әмма Аллаһы шушы юмарт игелекне ничек күрсәткән? Ул безнең өметебез белән ничек бәйле? Һәм Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезгә ничек тәэсир итә? Әйдәгез, моны белик.

6. Аллаһының юмарт игелеге кешеләргә нинди файда китерә ала?

6 Гөнаһ белән үлем дөньяга «бер кеше» — Адәм аша үтеп кергән. Шулай итеп «бер кешенең гөнаһы аркасында үлем шул кеше аркылы патша булып идарә» итә башлаган. Аннары Паул «Аллаһының мул юмарт игелеге» «бер зат — Гайсә Мәсих аркылы» ачык итеп күрсәтелгәне турында язган (Рим. 5:12, 15, 17). Аллаһының юмарт игелеге барлык кешеләргә файда китерә. Паул язганча, «бер кешенең [Гайсәнең] тыңлаучанлыгы аша... күпләр тәкъва булачак». Әйе, Аллаһының юмарт игелеге ярдәмендә без «Гайсә Мәсих аша мәңгелек тормыш» ала алабыз (Рим. 5:19, 21).

7. Ни өчен йолым Аллаһының юмарт игелегенең чагылышы?

7 Йәһвә үзенең Улын кешелек өчен йолым итеп бирергә бурычлы булмаган. Әмма Аллаһы, безне гөнаһ белән үлемнән коткарыр өчен чара күреп, үзенең юмарт игелеген күрсәткән. Чынлыкта, беребез дә Аллаһы белән Гайсәнең безнең хакка башкарганына лаек түгел. Гөнаһларыбызның кичерелүен мөмкин иткәне һәм мәңгелек тормышка юл ачканы өчен, без аларга мең рәхмәтле! Без Аллаһының юмарт игелегеннән чыгып бирелгән шушы бүләкнең кадерен белеп яшәргә тиеш.

АЛЛАҺЫГА ЮМАРТ ИГЕЛЕГЕ ӨЧЕН РӘХМӘТЛЕБЕЗ

8. Кайберәүләр үз гөнаһларына ничек карый?

8 Адәмнең камилсез токымнары буларак, без хата кылуга, дөрес булмаганны эшләүгә һәм гөнаһ кылуга бирелүчән. Шулай да Аллаһының юмарт игелегеннән дөрес файдаланмау җитди хата булыр иде. Кайберәүләр болайрак фикер йөртергә мөмкин: «Аллаһы гөнаһ дип санаган берәр эш кылсам да, кайгырасы юк. Йәһвә мине кичерәчәк». Шунысы кызганыч, хәтта рәсүлләр заманында да кайбер мәсихчеләр шулай уйлаган. (Яһүд 4 укы.) Андый фикерләрне башкаларга ачыктан-ачык белдермәсәк тә, алар безнең күңелебездә ояларга өлгереп, тора-бара шытып чыгарга мөмкин.

9, 10. Паул һәм башкалар гөнаһ белән үлемнән ничек азат ителгән булган?

9 Паул безнең мондый фикер йөртүдән катгый рәвештә баш тартырга тиеш икәнебезгә басым ясаган: «Аллаһы хәлемне яхшы аңлый. Шуңа ул дөрес булмаган эш-гамәлләремә игътибар итеп тормаячак». Паул аңлатканча, мәсихчеләр «гөнаһ өчен» үлгән. (Римлыларга 6:1, 2 укы.) Алар һаман җирдә яшәсә дә, нинди мәгънәдә «гөнаһ өчен үле» булган?

10 Йолым корбанын Паулга һәм аның замандашларына карата кулланып, Аллаһы аларның гөнаһларын кичергән, аларны изге рух белән майлаган һәм үзенең рухи уллары булырга чакырган. Нәтиҗәдә, алар күктә яшәү өметенә ия булган. Тугры булып калган очракта, алар күктә Мәсих белән бергә идарә итә алыр иде. Алар ул вакытта җирдә яшәп, Аллаһыга хезмәт итсәләр дә, Паул алар турында «гөнаһ өчен үле» дип әйтә алган. Шуннан соң Паул Гайсә мисалын китергән. Ул үлгән, ә аннары күктә үлемсез рухи зат буларак терелтелгән. Үлем Гайсәгә инде бүтән хуҗа булмаган. Шул ук хәл майланган мәсихчеләр белән дә булган. Алар үзләрен «гөнаһ өчен үле дип, ә Аллаһы өчен Мәсих Гайсә ярдәмендә тере» дип саный алган (Рим. 6:9, 11). Аларның тормыш рәвеше бөтенләй үзгәргән, чөнки алар үзләренең гөнаһлы теләкләренә үзләре өстеннән хуҗа булырга бүтән инде юл куймаган. Алар элекке тормыш рәвеше өчен үлгән булган.

11. Нинди мәгънәдә без бүген «гөнаһ өчен үле»?

11 Ә бүгенге мәсихчеләр турында нәрсә әйтеп була? Мәсихче булып киткәнчегә кадәр, без, бәлки, кылган эш-гамәлләребез Аллаһы күзендә никадәр яман я начар булганын аңламыйча, еш кына гөнаһ кылганбыздыр. Без «канунсызлыкка һәм нәҗеслеккә» кол булган идек. Без «гөнаһ колы» булган идек дип әйтеп була (Рим. 6:19, 20). Әмма хакыйкатьне белгәч, тормышыбызда үзгәрешләр ясадык, үзебезне Аллаһыга багышлап, суга чумдырылу үттек. Шуннан бирле без Аллаһының тәгълиматларына һәм нормаларына «чын күңелдән тыңлаучан» булып яшибез. Паулның сүзләре белән әйткәндә, без «гөнаһтан азат ителеп... тәкъвалык колы» булып киттек (Рим. 6:17, 18). Шуңа күрә безнең турында да без «гөнаһ өчен үле» дип әйтеп була.

12. Безнең һәрберебез нинди сайлау ясарга тиеш?

12 Ә хәзер, әйдәгез, Паулның шушы сүзләре нигезендә үзебез турында уйланыйк: «Тән нәфесләренә буйсынып яшәмәс өчен, гөнаһка фани тәннәрегездә патша булып идарә итәргә бирмәгез» (Рим. 6:12). Гөнаһлы тән теләкләребезгә бирелеп эш итсәк, без гөнаһка үз өстебездән идарә итәргә юл куяр идек. Гөнаһка өстебездән идарә итәргә юл кую үзебездән тора. Шуңа күрә мондый сорау туа: күңелебез чынлыкта нәрсәгә тартыла? Үз-үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Мин тән нәфесләремә ияреп, аларга үземне начар булганны эшләргә этәрергә юл куяммы? Я мин гөнаһ өчен үлеп, Аллаһы өчен Мәсих Гайсә ярдәмендә яшимме?» Шушы сорауларга җавап Аллаһының безгә карата күрсәткән юмарт игелеге өчен никадәр рәхмәтле булуыбызны күрергә ярдәм итә.

ҖИҢЕП ЧЫГУ МӨМКИН!

13. Гөнаһлы тормышны калдыру мөмкин икәне нәрсәдән күренә?

13 Йәһвәне белгәнчегә һәм аңа риясыз яратудан чыгып хезмәт итә башлаганчыга кадәр Аллаһының хезмәтчеләре үзләренең яман эшләреннән баш тарткан. Элек алар алып барган тормыш рәвеше, бәлки, үлемгә лаеклы гаеп эшләрне һәм хәзер оялдырган эшләрне үз эченә алгандыр (Рим. 6:21). Аннары алар үзгәргән. Көринттәге күп кенә мәсихчеләр белән дә шулай булган. Паулның аларга язган хатыннан күренгәнчә, аларның кайберәүләре элек потка табынучылар, хыянәтчеләр, гомосексуалистлар, караклар, эчкечеләр булган. Әмма алар юып чистартылган һәм изгеләндерелгән (1 Көр. 6:9—11). Рим җыелышында да шундый ук хәл булган. Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Паул андагы мәсихчеләргә болай дип язган: «Үз тәнегезне тәкъвасызлык коралы итеп гөнаһка тапшырмагыз, киресенчә, үледән терелгәннәр буларак, үзегезне һәм, тәкъвалык коралы итеп, үз тәнегезне Аллаһыга тапшырыгыз» (Рим. 6:13). Паул аларның рухи яктан саф булып кала алуына һәм Аллаһының юмарт игелегеннән алга таба да файдалана алуына ышанган.

14, 15. «Чын күңелдән тыңлаучан» булырга тәвәккәл булуыбызны ничек күрсәтеп була?

14 Ә безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була? Кайбер кардәшләребезнең элекке тормышы Көринттәге мәсихчеләрнең тормышларына охшаш булган. Әмма алар да үз тормыш рәвешләрен үзгәрткән. Алар, гөнаһлы тормышларын калдырып, «юып» чистарынган. Элекке тормышыгыз нинди генә булмасын, Аллаһы белән мөнәсәбәтләрегез бүген нинди хәлдә? Хәзер Аллаһының юмарт игелеген күреп яшәгәнгә һәм шуның ярдәмендә кичерелгәнгә, сез «үз тәнегезне» бүтән гөнаһка тапшырмаска тәвәккәлме? «Үледән терелгәннәр буларак», үзегезне Аллаһыга тапшырырсызмы?

15 Шулай эш итәр өчен, безгә, һичшиксез, кайбер көринтлеләр мәсихче булып киткәнче кылган җитди гөнаһлардан сакланырга кирәк. Югыйсә, Аллаһының юмарт игелегенә һәм кичерелүенә өметләнү мөмкин булмаячак. Ә кайберәүләр өчен вак булып күренгән гөнаһларга без ничек карарга тиеш? Без бу очракта да Йәһвәгә «чын күңелдән тыңлаучан» булырга тәвәккәлме? (Рим. 6:14, 17)

16. 1 Көринтлеләргә 6:9—11 дә искә алынмаган гөнаһлардан да сакланырга тиешлегебез безгә кайдан билгеле?

16 Ә хәзер рәсүл Паул мисалы турында уйланыйк. Шик тә юк, ул 1 Көринтлеләргә 6:9—11 дә искә алынган авыр гөнаһлар кылмаган. Шулай да Паул үзенең гөнаһ кылуда гаепле булуын таныган. Ул болай дип язган: «Мин фани тәнле, гөнаһка кол итеп сатылганмын. Нәрсә эшләгәнемне аңламыйм. Эшлисе килгәнне эшләмим, ә нәфрәт иткәнемне эшлим» (Рим. 7:14, 15). Моннан күренгәнчә, Паул үзендә гөнаһ итеп санаган кимчелекләр, теләк-омтылышлар барлыгын аңлаган, һәм ул алар белән көрәшкән. (Римлыларга 7:21—23 укы.) Әйдәгез, аның үрнәгенә ияреп, Йәһвәгә «чын күңелдән тыңлаучан» булыйк.

17. Ни өчен без намуслы булырга телибез?

17 Мәсәлән, безгә мәсихчеләр намуслы булырга тиеш икәнлеге яхшы билгеле. (Гыйбрәтле сүзләр 14:5; Эфеслеләргә 4:25 укы.) Шайтан — «ялганның атасы». Ялган аркасында Һанани да, Сафира да гомерләреннән мәхрүм булган. Без андый кешеләрдән үрнәк алырга теләмибез, шуңа күрә ялганнан качабыз (Яхъя 8:44; Рәс. 5:1—11). Әмма без ни дәрәҗәдә намуслы? Чынлыкта, Аллаһының юмарт игелеге өчен чын күңелдән рәхмәтле булсак, без бар нәрсәдә намуслы булачакбыз.

18, 19. Чын мәгънәдә намуслы булу нәрсәне аңлата?

18 Ялган сөйләү — хакыйкатьне бозып күрсәтү ул. Әмма Йәһвә үз хезмәтчеләреннән ачыктан-ачык ялган сөйләмәүне генә түгел, ә күбрәкне таләп итә. Исраил халкын ул болай дип өндәгән: «Изге булыгыз, чөнки мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә — изге». Аннары ул изге булу нәрсәне үз эченә алганын аңлатып киткән. Аллаһы болай дигән: «Урламагыз, алдамагыз, бер-берегез белән мәкерле эш итмәгез» (Лев. 19:2, 11). Шунысы кызганыч, беркайчан да ачыктан-ачык алдамаска булган кеше, берәрсе белән мәкерле эш итеп, аны алдарга мөмкин.

Сез алдау-ялганнан качарга тәвәккәлме? (19 нчы абзацны кара.)

19 Мәсәлән, бер кеше үз хуҗасына я хезмәттәшләренә, табибка приемга барырга кирәк дип, иртәгә эшкә чыкмаячагы я эштән иртәрәк китәчәге турында әйтә. Чынлыкта аңа нибары даруханәгә кереп чыгарга я хастаханәгә барып, дәвалау процедуралары өчен акча түләп чыгарга кирәк. Чын сәбәбе исә аның тизрәк отпускыга китәсе я гаиләсе белән пляжга барасы килә. Бәлки, аның сүзләрендә берникадәр дөреслек бардыр, әмма аны намуслы кеше дип әйтеп буламы? Яки ул аңлы рәвештә алдарга булганмы? Бәлки, сез моңа охшаш бүтән мисалларны да беләсездер. Кайчакларда кеше җәзадан курыкканга я үзенә файда табарга теләгәнгә башкаларны алдый. Ялган хәтта ачыктан-ачык булмаса да, Аллаһының: «Алдамагыз»,— дигән әмерен истә тотарга кирәк. Шулай ук Римлыларга 6:19 да: «Тәнегезне изгелеккә китерүче тәкъвалыкка кол итеп тапшырыгыз»,— дигән сүзләр турында да уйланыгыз.

20, 21. Аллаһының юмарт игелеге безне нәрсә эшләргә дәртләндерергә тиеш?

20 Шулай итеп, Аллаһының юмарт игелеге өчен булган рәхмәтебез зина кылу, эчкечелек һәм башка гөнаһлы эшләрдән качудан күбрәк нәрсәне үз эченә ала. Аллаһының юмарт игелеген кадерләү җенси бозыклыктан качуны гына түгел, ә һәртөрле бозык күңел ачу теләк-омтылышы белән көрәшүне дә аңлата. Үз тәннәребезне тәкъвалыкка кол итеп тапшырсак, без эчкечелектән генә түгел, ә исергәнче диярлек эчүдән дә сакланачакбыз. Мондый начар эшләргә каршы көрәшү күп көч таләп итсә дә, җиңүгә ирешү мөмкин.

21 Безнең максатыбыз — авыр гөнаһлардан гына түгел, ә шулай ук әллә ни җитди булып күренмәгән начар эшләрдән дә читтә тору. Әлбәттә, без моңа камил дәрәҗәдә ирешә алмыйбыз. Шулай да без бу яктан, Паул кебек, бар тырышлыкларыбызны куярга тиеш. Ул имандашларын: «Тән нәфесләренә буйсынып яшәмәс өчен, гөнаһка фани тәннәрегездә патша булып идарә итәргә бирмәгез»,— дип өндәгән (Рим. 6:12; 7:18—20). Һәр төрле гөнаһка каршы көрәш алып барабыз икән, без Аллаһының Мәсих аша чагылган юмарт игелеге өчен чын мәгънәдә рәхмәтле булуыбызны күрсәтәбез.

22. Аллаһының юмарт игелеге өчен чын күңелдән рәхмәтле булган кешене нинди әҗер көтә?

22 Үзенең юмарт игелеге буенча Аллаһы безнең гөнаһларыбызны кичерде һәм алга таба да кичерергә әзер. Әйдәгез, Йәһвәгә рәхмәтле булып, башкалар җитди дип санамаган гөнаһлар кылудан качар өчен бар тырышлыкларыбызны куйыйк. Шулай эшләвебезне дәвам итсәк, безне искиткеч әҗер көтәчәк. Моның турында Паул болай дигән: «Хәзер, гөнаһтан азат ителеп Аллаһының колы булгач, сезнең җимешегез — изгелек, һәм бу мәңгелек тормышка алып бара» (Рим. 6:22).