Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

24 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

98 ҖЫР Изге Язмалар — Аллаһы Сүзе

Ягъкубның пәйгамбәрлекләреннән өйрәнәбез (1 нче өлеш)

Ягъкубның пәйгамбәрлекләреннән өйрәнәбез (1 нче өлеш)

«Бергә җыелыгыз. Мин сезгә ахыргы көннәрдә сезнең белән нәрсә буласын әйтермен» (ЯРАТ. 49:1).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Без Ягъкубның үлем түшәгендә Рубин, Шимон, Леви һәм Яһүд турында нинди пәйгамбәрлекләр әйткәнен белербез.

1, 2. Үлеме якынлашканын сизеп, Ягъкуб нәрсә эшләгән һәм нинди максат белән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

 КАРТЛЫК көннәрендә Ягъкуб бөтен гаиләсе белән бергә Мисырга күченгән. Анда ул үзенең яраткан улы Йосыф белән очрашкан. Гаиләнең берләшүе барысына зур шатлык китергән. Якынча 17 елдан соң Ягъкуб, бер аягы белән кабер якасында торганда, бар улларын үзе янына чакырткан (Ярат. 47:28; 49:28).

2 Ул вакытларда гаилә башының үләр алдыннан бар гаиләсен бергә җыюы гадәти хәл булган. Бу очрашуда ул соңгы нәсыйхәтләрен һәм ихтыярын әйткән, мәсәлән, киләсе гаилә башын билгели алган (Ишаг. 38:1).

Ягъкуб үлем түшәгендә 12 улына киләчәктә нәрсә буласын сөйли (1, 2 нче абзацны кара)


3. Яратылыш 49:1, 2 дән күренгәнчә, ни өчен Ягъкубның сүзләре әһәмиятле булган?

3 Яратылыш 49:1, 2 укы. Ягъкуб пәйгамбәр булган, шуңа күрә бу очрашу башка шундый очрашулардан бик нык аерылып торган. Йәһвә тарафыннан рухландырылып, ул уллары һәм аларның гаиләләре белән киләчәктә нәрсә буласын әйтеп биргән. Менә ни өчен Ягъкубның сүзләре шулкадәр әһәмиятле булган.

4. Ягъкубның пәйгамбәрлекләрен карап чыкканда, нәрсәне истә тотарга кирәк һәм аның сүзләрен тикшерү безгә нинди файда китерер? («Ягъкубның гаиләсе» дигән рамканы да кара.)

4 Бу мәкаләдә без Ягъкубның Рубинга, Шимон, Леви һәм Яһүдкә нәрсә әйткәнен карап чыгарбыз. Ә киләсе мәкаләдә аның калган сигез улына нинди сүзләр әйткәнен белербез. Ягъкубның пәйгамбәрлекләре аның улларына гына түгел, ә токымнарына да кагылган. (Соңрак алар Исраилнең кабиләләрен тәшкил иткән.) Бу пәйгамбәрлекләрнең ничек үтәлгәнен күрер өчен, без Исраилнең тарихын исебезгә төшерербез. Ягъкубның әйткән соңгы сүзләрен карап чыгып, без сабаклар алырбыз һәм Йәһвәне сөендерергә өйрәнербез.

РУБИН

5. Рубин нинди өстенлекләргә ия булырга өметләнгәндер?

5 Башта Ягъкуб, Рубинга мөрәҗәгать итеп: «Рубин, минем беренче улым»,— дигән (Ярат. 49:3). Беренче угыл буларак, Рубин, башка угылларга караганда, икеләтә күбрәк мирас алырга өметләнгәндер. Ул шулай ук әтисе урынына гаилә башы булыр дип һәм бу вазифаны киләчәктә үз токымнарына тапшыра алыр дип уйлагандыр.

6. Ни өчен Рубин беренче угылга тиешле өстенлекләрне югалткан? (Яратылыш 49:3, 4)

6 Ләкин беренче угылга тиешле өстенлекләр Рубинга бирелмәгән (1 Елъ. 5:1). Ни өчен? Чөнки элек ул әтисенең җариясе Билһа белән якынлык кылган (Билһа Рәхиләнең хезмәтчесе булган) (Ярат. 35:19, 22). Бәлки, ул аңа карата җенси дәртен тыя алмагандыр. Ә бәлки, ул Ягъкубның үз әнисе Лияне күбрәк яратуын теләгәндер, шуңа күрә, Билһа Ягъкубның яраткан хатыны булып китмәсен өчен, аның намусын таптагандыр. Ничек кенә булмасын, Рубинның бу эше Йәһвәне дә, Ягъкубны да бик рәнҗеткән. (Яратылыш 49:3, 4 укы.)

7. Рубин турындагы пәйгамбәрлек ничек үтәлгән? (« Ягъкубның үлем түшәгендә әйткән пәйгамбәрлекләре» дигән рамканы да кара.)

7 Ягъкуб Рубинга: «Башкалардан өстен булмассың»,— дип әйткән. Чыннан да, Изге Язмалар буенча, Рубин токымнарыннан беркем дә патша да, рухани да, пәйгамбәр дә булмаган. Шулай да Ягъкуб үз улыннан ваз кичмәгән, шуңа күрә Рубинның токымнары Исраилдә бер кабиләне тәшкил иткән (Йош. 12:6). Әйтергә кирәк, Рубинның күп яхшы сыйфатлары булган, һәм ул, Билһа белән бәйле очрактан тыш, бүтән әхлаксыз эшләр кылмаган, күрәсең (Ярат. 37:20—22; 42:37).

8. Рубин мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

8 Безнең өчен сабаклар. Рубин мисалыннан күренгәнчә, тотнаклылык сыйфатын үстерү һәм әхлаксызлыкны кире кагу бик мөһим. Вәсвәсәгә бирелүебез Йәһвәне, якыннарыбызны һәм башкаларны нык рәнҗетер. Моннан тыш, «кеше ни чәчсә, шуны урыр». Моны истә тоту вәсвәсәгә бирелмәскә булышыр (Гәл. 6:7). Шулай ук Рубин мисалы безгә Йәһвәнең никадәр шәфкатьле булуын күрсәтә. Йәһвә безне хаталарыбызның нәтиҗәләреннән якламаса да, без тәүбә итсәк һәм үзгәрсәк, ул безне фатихасыннан аермас.

ШИМОН БЕЛӘН ЛЕВИ

9. Ни өчен Ягъкуб Шимон белән Левине хөкем иткән? (Яратылыш 49:5—7)

9 Яратылыш 49:5—7 укы. Алга таба Ягъкуб Шимон белән Левигә мөрәҗәгать иткән. Ул аларны хөкем иткән. Ни өчен? Кәнганда яшәгәндә, Шехем исемле кеше Ягъкубның Динә исемле кызын көчләгән булган. Әлбәттә, бу Ягъкубның бар улларын бик рәнҗеткән. Ләкин Шимон белән Леви үз ачуларын тыя алмаган. Алар Шехемны һәм аның кешеләрен алдаган: әгәр сөннәтләнсәгез, сезнең белән тынычлык килешүе төзербез дигән. Шехем һәм аның шәһәрендәге бар ир-атлар бу шартларны кабул иткән. Аннан соң нәрсә булган? Сөннәткә утыртылганнар авырып ятканда, Шимон белән Леви «кылычларын алганнар да, һичкем көтмәгәндә шәһәргә кереп, бөтен ир затларын үтергәннәр» (Ярат. 34:25—29). Әйе, аталарының алардан ни өчен канәгать булмаганы бик тә аңлашыла.

10. Ягъкубның Леви белән Шимон турындагы пәйгамбәрлеге ничек үтәлгән? (« Ягъкубның үлем түшәгендә әйткән пәйгамбәрлекләре» дигән рамканы да кара.)

10 Леви белән Шимон мәрхәмәтсез эш иткәнгә, Ягъкуб алар Исраил җире буйлап таралачак дип пәйгамбәрлек иткән. Бу сүзләр ике гасырдан соң, исраиллеләр Вәгъдә ителгән җиргә кергәч үтәлгән. Шимон кабиләсенә Яһүд биләмәсе эчендә кайбер җирләр бирелгән булган (Йош. 19:1). Ә Леви кабиләсенә җир биләмәсе бөтенләй бирелмәгән. Алар Исраил буйлап 48 шәһәр генә мирас итеп алган (Йош. 21:41).

11. Шимон белән Леви кабиләләре Аллаһы ихтыярын ничек үтәгән?

11 Шимон белән Леви токымнары ата-бабаларының хаталарын кабатламаган. Күп кенә левилеләр Йәһвәгә тугры хезмәт иткән. Муса Синай тавына Йәһвәдән Канун алырга дип менеп киткәч, исраиллеләр алтын бозауга табына башлаган. Левилеләр исә бу җирәнгеч эштә катнашмаган. Хәтта соңрак алар Мусага потка табынучыларны үлем җәзасына тартырга булышкан (Чыг. 32:26—29). Йәһвә Леви кабиләсенә хөрмәтле вазифа тапшырган: бу кабиләдән булган кайбер ир-атлар руханилар булып хезмәт итә алган (Чыг. 40:12—15; Сан. 3:11, 12). Шимон кабиләсе турында әйткәндә, алар, Вәгъдә ителгән җирне яулап алганда, Яһүд кабиләсе белән иңгә-иң сугышкан. Шулай итеп алар Йәһвәнең ихтыярын үтәгән (Хак. 1:3, 17).

12. Шимон белән Леви мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

12 Безнең өчен сабаклар. Ачу хисен йөгәнли белергә кирәк. Әлбәттә, сез үзегез я якын кешегез гаделсез мөгамәләгә очраганда, бу ачу уята (Зәб. 4:4). Ләкин онытмыйк: Йәһвә тыелгысыз ачуга бирелеп эш итүне хупламый (Ягък. 1:20). Җыелышта я бу дөнья кешеләре ягыннан гаделсезлек күрсәк, Изге Язмалардагы принциплар буенча эш итү мөһим. Бу безне тыелгысыз ачу аркасында була алган зыяннан яклар (Рим. 12:17, 19; 1 Пет. 3:9). Башка сабак яшьләргә кагыла. Яшьләр, сезнең әти-әниләрегез җитди хаталар кылса да, сез аларның үрнәгенә иярергә тиеш дип уйламагыз. Истә тотыгыз: Аллаһы күзендә дөрес булганны эшләргә тырышсагыз, ул сезне хуплар һәм фатихалар.

ЯҺҮД

13. Ни сәбәпле Яһүд, аның чираты җиткәч, борчуга кала алган?

13 Аннан соң Ягъкуб Яһүдкә мөрәҗәгать иткән. Әтисенең абыйларына нәрсә әйткәнен ишеткәч, Яһүд борчуга калгандыр. Ул да бит тормышында җитди хаталар кылган. Ул, күрәсең, Шехем шәһәрен талауда катнашкандыр (Ярат. 34:27). Ул шулай ук энесе Йосыфны сәүдәгәрләргә сатарга тәкъдим иткән, ә аннан соң абый-энеләре белән бергә әтиләрен Йосыфны кыргый хайван ботарлаган дип алдаган (Ярат. 37:27, 31—33). Моннан тыш, ул килене Тамар белән, аны фахишә дип уйлап, якынлык кылган (Ярат. 38:15—18).

14. Ягъкуб Яһүдкә нәрсә әйткән һәм Яһүднең үзгәргәне нәрсәдән күренә? (Яратылыш 49:8, 9)

14 Шулай да Ягъкуб, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Яһүдне шелтәләмәгән, ә фатихалаган һәм мактаган гына. (Яратылыш 49:8, 9 укы.) Яһүднең яхшы сыйфатлары булган. Мәсәлән, ул әтисенең хисләре турында уйлаган һәм энесе Биньямин урынына Мисырда кол булып калырга әзер булган (Ярат. 44:18, 30—34).

15. Ягъкубның Яһүдкә әйткән сүзләре ничек чынга ашкан?

15 Ягъкуб Яһүд абый-энеләре арасында беренчелек һәм җитәкчелек алыр дип пәйгамбәрлек иткән. Бу пәйгамбәрлек якынча 200 елдан соң гына үтәлә башлаган. Ул вакытта Мисырдан чыккан исраиллеләр чүл буйлап Вәгъдә ителгән җиргә барган. Яһүд кабиләсе юлга беренче булып кузгала торган булган (Сан. 10:14). Нәкъ ул беренче булып кәнганлыларга каршы сугыша башлаган (Хак. 1:1, 2). Өстәвенә, шушы кабиләдән Давыт патша чыккан. Аның нәселеннән булган патшалар озак идарә иткән.

16. Яратылыш 49:10 дагы пәйгамбәрлек ничек үтәлгән? (« Ягъкубның үлем түшәгендә әйткән пәйгамбәрлекләре» дигән рамканы да кара.)

16 Ягъкуб Яһүд кабиләсеннән Шило́, ягъни бөтендөнья Идарәчесе, барлыкка киләчәк дип әйткән. (Яратылыш 49:10 ны укы һәм искәрмә.) Бу Идарәче — Гайсә Мәсих ул. Җәбраил фәрештә аның турында болай дигән: «Йәһвә Аллаһы аңа атасы Давытның тәхетен бирер» (Лүк 1:32, 33). Гайсә шулай ук «Яһүд кабиләсеннән Арыслан» дип атала (Ачыл. 5:5).

17. Кешеләрнең яхшы сыйфатларын кадерләгән Аллаһыбыздан без ничек үрнәк ала алабыз?

17 Безнең өчен сабаклар. Яһүд җитди хаталар кылган булса да, Йәһвә аны кичергән һәм фатихалаган. Бәлки, Яһүднең абый-энеләре: «Йәһвә Яһүдтә нәрсә тапкан? Ни өчен ул аңа шундый зур илтифат күрсәтә?» — дип гаҗәпләнгәндер. Ничек кенә булмасын, Йәһвә аңарда яхшыны күргән һәм аны фатихалаган. Без Йәһвәнең үрнәгенә ничек иярә алабыз? Берәр кардәшкә хөрмәтле вазифа бирелгәч, без, аның кимчелекләрен белгәнгә, бик гаҗәпләнергә һәм хәтта аптырашта калырга мөмкин. Ләкин шуны истә тотыйк: әгәр Йәһвә бу кешене сайлаган икән, димәк, ул аның яхшы сыйфатларын күрә. Йәһвә бар хезмәтчеләрендә яхшыны эзли. Әйдәгез, без дә шулай эшләргә тырышыйк.

18. Ни өчен сабыр булу мөһим?

18 Яһүд мисалыннан сабыр булуның да мөһимлеге күренә. Йәһвә үз вәгъдәләрен һәрвакыт үти, әмма ул моны без теләгәнчә я без көткән вакытта эшләмәскә дә мөмкин. Яһүднең токымнары да шунда ук җитәкчеләр булып китмәгән. Әмма алар көтәргә әзер булган һәм, тугрылык күрсәтеп, Аллаһы билгеләгән кешеләргә буйсынган. Мәсәлән, алар левиле Мусага, ифраимлы Йошуага һәм биньяминлы Шаул патшага тугры булган. Әйдәгез, без дә сабырлык күрсәтеп, Йәһвә билгеләгән кардәшләргә тыңлаучан булыйк (Евр. 6:12).

19. Ягъкубның үлем түшәгендә әйткән сүзләреннән без Йәһвә турында нәрсә белдек?

19 Ягъкубның үлем түшәгендә әйткән сүзләреннән алган сабакларны барлап чыгыйк. Аллаһы кеше кебек карамый, ул «йөрәкне күрә» (1 Иш. 16:7). Ул сабыр һәм кичерүчән. Йәһвә бозык тәртипкә бармак аша карамый, шул ук вакыт ул бездән камиллекне дә көтми. Аллаһы хәтта элек җитди гөнаһ кылган кешеләрне фатихалый ала. Моның өчен аларга тәүбә итәргә һәм дөрес юлга басарга кирәк. Киләсе мәкаләдә без Ягъкубның калган сигез улына нәрсә әйткәненә игътибар итәрбез.

124 ҖЫР Тугрылык саклыйбыз