Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез башкаларны өйрәтергә кирәклеген аңлыйсызмы?

Сез башкаларны өйрәтергә кирәклеген аңлыйсызмы?

«Мин сезгә файдалы күрсәтмәләр бирермен» (ГЫЙБ. СҮЗ. 4:2).

ҖЫРЛАР: 45, 44

1, 2. Ни өчен без башкаларны теократик вазифалар үтәргә өйрәтергә тиеш?

ПАТШАЛЫК хакындагы яхшы хәбәрне игълан итү Гайсәнең төп йөкләмәсе булган. Шулай да ул башкаларны көтүчеләр һәм укытучылар булырга өйрәтер өчен вакыт бүлеп куйган (Мат. 10:5—7). Филип, яхшы хәбәрне вәгазьләү эше белән мәшгуль булса да, һичшиксез, үзенең дүрт кызына Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне уртаклашуда уңышлы булырга ярдәм иткән (Рәс. 21:8, 9). Бүген андый өйрәтү никадәр мөһим?

2 Бөтен дөнья буенча яхшы хәбәрне кабул иткән кешеләрнең саны үсә бара. Әлегә суга чумдырылмаган өйрәнүчеләр Изге Язмаларны шәхси рәвештә өйрәнүнең мөһимлеген аңларга тиеш. Аларны шулай ук яхшы хәбәрне вәгазьләргә һәм рухи укытучылар булырга өйрәтергә кирәк. Җыелышларыбыздагы абый-кардәшләр хезмәттәш ярдәмче һәм өлкән булырга яраклы булсын өчен, аларны бу яктан тырышлыклар куярга дәртләндерергә кирәк. «Файдалы күрсәтмәләр» биреп, рухи яктан җитлеккән мәсихчеләр яңаларга рухи яктан үсәргә булыша ала (Гыйб. сүз. 4:2).

ЯҢАЛАРГА АЛЛАҺЫ СҮЗЕННӘН КӨЧ ҺӘМ ЗИРӘКЛЕК ТУПЛАРГА БУЛЫШЫГЫЗ

3, 4. а) Паул Изге Язмаларны өйрәнү уңышлы хезмәт белән бәйле булуын ничек күрсәткән? ә) Өйрәнүчеләрне Изге Язмаларны өйрәнергә дәртләндерүебез кайсы очракта нәтиҗәле булачак?

3 Изге Язмаларны шәхси өйрәнү никадәр мөһим? Бу сорауга җавапны рәсүл Паулның Көләсәйдәге мәсихчеләргә язган хатыннан алып була. Ул болай дип язган: «Бертуктаусыз дога кылып, сез бар зирәклеккә һәм рух биргән төшенүчәнлеккә ия булып Аллаһының ихтыяры турында төгәл белем белән сугарылсын дип сорыйбыз. Шулай итеп сез, һәр игелекле эштә җимеш китереп һәм Аллаһы турындагы төгәл белемдә үсеп һәрнәрсәдә аны сөендерер өчен, Йәһвәгә лаеклы булып яшәрсез» (Көл. 1:9, 10). Шушы төгәл белем Көләсәйдәге мәсихчеләргә «һәрнәрсәдә аны сөендерер өчен, Йәһвәгә лаеклы булып яшәр[гә]» булышыр иде. Бу исә аларга, үз чиратында, «һәр игелекле эштә» аеруча яхшы хәбәрне вәгазьләү эшендә җимеш китереп үсәргә ярдәм итәр иде. Хезмәттә уңышлы булыр өчен, Изге Язмаларны уку Йәһвәгә гыйбадәт кылучының гадәте булып китәргә тиеш. Шуңа күрә Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә моны аңларга ярдәм итү мөһим.

4 Башкаларга Изге Язмаларны шәхси өйрәнүнең файдасын күрергә ярдәм итәр алдыннан без башта үзебез аның кыйммәтлелеген аңларга тиеш. Асылда, безнең үзебезнең Изге Язмаларны тырышып өйрәнү гадәте булырга тиеш. Үз-үзебезгә мондый сораулар биреп була: «Вәгазьдә берәрсе Изге Язмалардагы тәгълиматларга туры килмәгән карашларын белдерсә я безгә авыр сорау бирсә, мин моңа Изге Язмалар нигезендә җавап бирә аламмы? Хезмәттә чыдамлылык күрсәткән Гайсә, Паул һәм башкалар турында укыганда, мин аларның нык булулары Йәһвәгә хезмәт итүемә ничек тәэсир итәргә тиеш икәнлеге турында уйланаммы?» Без барыбыз да Аллаһы Сүзендәге белемгә һәм киңәшләргә мохтаҗ. Башкаларга Изге Язмаларны шәхси рәвештә өйрәнүнең зур файдасы турында сөйләсәк, без аларны Изге Язмаларны тырышып өйрәнүдән үзләренә шундый ук файда алырга дәртләндерербез.

5. Яңаларга Изге Язмаларны шәхси рәвештә өйрәнү гадәтен булдырырга ничек ярдәм итеп була?

5 Сез, бәлки: «Мин өйрәнүчемне Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнергә ничек өйрәтә алам?» — дип сорарсыз. Аның белән үткәрелгән өйрәнүгә ничек әзерләнеп була икәнен күрсәтү — яхшы башлангыч. Өйрәнүчегә Изге Язмаларны өйрәнү өчен төп басманың билгеле бер кушымтасын укып чыгарга һәм анда китерелгән шигырьләрне ачып, укып барырга тәкъдим итәргә була. Аңа җыелыш очрашуларына комментарий бирерлек итеп әзерләнергә ярдәм итегез, ай саен чыккан басмаларны укып барырга дәртләндерегез. «Күзәтү манарасы китапханәсе» я «Күзәтү манарасының онлайн китапханәсе» ул аңлаган телдә булса, шушы кораллар ярдәмендә рухи сорауларга ничек җавап табып булганын күрсәтеп була. Андый тырышлыкларыгыз нәтиҗәсендә, өйрәнүчегез Аллаһы Сүзен шәхси рәвештә өйрәнүдән рәхәтлек таба башлар.

6. а) Сез өйрәнүчегезнең йөрәгендә Изге Язмаларга карата яратуны үстерергә ничек булыша аласыз? ә) Өйрәнүченең күңелендә Изге Язмаларга карата эчкерсез ярату үскәндә, ул, мөгаен, нәрсә эшләячәк?

6 Әлбәттә, без беркемне дә Изге Язмаларны укырга һәм өйрәнергә мәҗбүр итәргә тиеш түгел. Шулай эшләү урынына, өйрәнүчебезнең Йәһвәгә һәм Изге Язмаларга карата яратуын арттырыр өчен, аның оешмасы аша бирелгән коралларны кулланыйк. Вакыт узу белән эчкерсез өйрәнүче мәдхия җырлаучыныкына охшаш хис-тойгылар кичерәчәк. Ул болай дип җырлаган: «Аллаһыга якынлашу — минем өчен фатиха. Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең бар эшләре турында игълан итәр өчен, мин аны үз сыенычым иттем» (Зәб. 73:28). Шундый тырыш һәм күңелендә рәхмәт хисе булган өйрәнүчегә Йәһвәнең рухы тәэсир итми калмас.

ЯҢАЛАРНЫ ВӘГАЗЬЛӘРГӘ ҺӘМ ОСТА ӨЙРӘТҮЧЕЛӘР БУЛЫРГА ӨЙРӘТЕГЕЗ

7. Гайсә үзенең шәкертләрен яхшы хәбәрне вәгазьләргә ничек өйрәткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

7 Маттай 10 нчы бүлектә Гайсәнең үзенең 12 рәсүленә биргән күрсәтмәләре язылган. Гомуми фикерләр әйтер урынына, ул конкрет күрсәтмәләр һәм киңәшләр биргән. [1] Гайсә үзенең рәсүлләрен оста итеп вәгазьләргә өйрәткәндә, алар аны игътибар белән тыңлаган. Шуннан соң алар барысы да вәгазьләргә барган. Гайсә кулланган алымнарны күзәтеп, алар тиздән үзләре дә рухи хакыйкатьләрне җиткерүдә оста укытучылар булып киткән (Мат. 11:1). Без исә өйрәнүчеләребезне яхшы хәбәрне оста итеп вәгазьләргә өйрәтә алабыз. Ничек итеп? Әйдәгез, ике ысулны карап чыгыйк.

8, 9. а) Ни өчен Гайсә үз хезмәтендә уңышлы булган? ә) Гайсәдән үрнәк алып, без яңа вәгазьчеләрне кешеләр белән сөйләшергә ничек өйрәтә алабыз?

8 Кешеләр белән әңгәмә кору. Гайсә Патшалык хакында еш кына аерым-аерым кешеләр белән сөйләшкән. Мәсәлән, бер тапкыр Гайсә Сихар шәһәре читендәге Ягъкуб коесы янында бер хатын белән җанлы һәм нәтиҗәле әңгәмә корган (Яхъя 4:5—30). Ул шулай ук салым җыючы левиле Маттай белән сөйләшкән. Инҗилдә бу сөйләшү турында бик күп әйтелми. Шулай да безгә шунысы билгеле: Маттай Гайсәнең шәкерте булырга чакыруны кабул иткән. Өендә зур мәҗлес вакытында Маттай һәм башкалар Гайсәнең алып барган сөйләшүен игътибар белән тыңлаган (Мат. 9:9; Лүк 5:27—39).

9 Башка очракта Гайсә Насара халкы турында тискәре фикердә булган Натанаил белән дусларча сөйләшкән. Ахыр чиктә Натанаил үз фикер йөртүен үзгәрткән. Ул Насарадан булган Гайсәнең өйрәтүләре турында күбрәк белергә булган (Яхъя 1:46—51). Гайсәнең мисалыннан күренгәнчә, безгә яңа вәгазьчеләрне кешеләр белән дусларча һәм иркенләп сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Шунда яңа вәгазьчеләр, мөгаен, шәхси кызыксынуның һәм игелекле сүзләрнең эчкерсез кешеләргә уңай тәэсир итми калмаячагын күрәчәк.

10—12. а) Гайсә яхшы хәбәргә колак салган кешеләрнең кызыксынуын ничек үстергән? ә) Без яңа вәгазьчеләргә Изге Язмалардагы хакыйкатьләргә өйрәтү осталыкларын үстерергә ничек булыша алабыз?

10 Кызыксынуны үстерү. Гайсәнең җирдә хезмәт итү вакыты чикле булган. Шулай да ул яхшы хәбәргә колак салган кешеләрнең кызыксынуын үстерер өчен вакыт бүлеп куйган. Бер очракта Гайсә халыкны көймәдән өйрәткән. Шуннан соң ул могҗизалы рәвештә Петерне гаять зур балык тотымы белән тәэмин итеп, аңа: «Моннан ары кешеләр тотучы булырсың»,— дигән. Гайсәнең сүзләре һәм эшләре нинди нәтиҗәгә китергән? Петер белән аның иптәшләре «көймәләрне ярга тартып чыгаргач... бөтен нәрсәләрен калдырып, Гайсәгә ияреп киттеләр» (Лүк 5:1—11).

11 Югары киңәшмә әгъзасы Никәдим Гайсәнең өйрәтүләре белән кызыксына башлаган. Аның күбрәк беләсе килгән, ләкин ул башкалар, аны Гайсә белән кеше алдында сөйләшкәнен күрсә, нәрсә әйтер дип курыккан. Гайсә Никәдимгә яраклашып, аңа үз вакытын сарыф итәргә әзер булган. Аларны беркем дә күрмәсен өчен, Гайсә аның белән төнлә очрашкан (Яхъя 3:1, 2). Шушы очраклардан нәрсәгә өйрәнеп була? Аллаһының Улы кешеләрнең иманнарын үстерер өчен вакыт бүлеп куйган. Кызыксынган кешеләргә кабат килеп киткәндә һәм алар белән Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәргәндә, без дә шундый ук тырышлык күрсәтергә тиеш.

12 Яңа вәгазьчеләр белән хезмәттәшлек итсәк, без аларга Изге Язмалардагы хакыйкатьләргә өйрәтү осталыкларын үстерергә булышачакбыз. Без аларга хәтта бик нык кызыксынмаган кешеләрне дә онытмаска тиешлегебезне күрсәтә алабыз. Яңа вәгазьчеләрне кабат килеп китүләр ясарга һәм Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрергә чакырып була. Шундый өйрәтү һәм дәртләндерү алган тәҗрибәсезрәк вәгазьчеләр, һичшиксез, башкаларның кызыксынуын үстерергә һәм алар белән Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрергә теләр. Өстәвенә, алар бирешмәскә, хезмәттә сабыр һәм нык булырга өйрәнер (Гәл. 5:22;  «Бирешмәү бүләкләнә» дигән рамканы кара).

ЯҢАЛАРНЫ ИМАНДАШЛАРГА ХЕЗМӘТ ИТӘРГӘ ӨЙРӘТЕГЕЗ?

13, 14. а) Изге Язмаларда искә алынган кешеләрнең башкалар хакына зур корбаннарга барганнары турында сез нәрсә уйлыйсыз? ә) Сез яңа вәгазьчеләрне һәм яшьләрне кардәшләргә ярату күрсәтергә ничек итеп өйрәтә аласыз?

13 Изге Язмаларда туганнарча яратуның һәм бер-беребезгә хезмәт итүнең мөһимлегенә зур әһәмият бирелә. (1 Петер 1:22; Лүк 22:24—27 укы.) Башкаларга хезмәт итәр өчен Аллаһы Улы бар нәрсәсен, шул исәптән үз гомерен дә биргән (Мат. 20:28). Дөркәс «күп кенә яхшы эшләр кылып», ярлыларга юмарт ярдәм күрсәткән (Рәс. 9:36, 39). Борынгы Рим шәһәрендә яшәгән Мәрьям исемле кардәш җыелыштагылар хакына «тырышып эшләгән» (Рим. 16:6). Без яңаларга кардәшләргә ярдәмләшүнең мөһимлеген аңларга ничек ярдәм итә алабыз?

Яңаларны имандашларга ярату күрсәтергә өйрәтегез (13, 14 нче абзацларны кара.)

14 Рухи яктан җитлеккән мәсихчеләр авырган һәм олы яшьтәге кардәшләр янына барырга җыенганда, үзләре белән яңаларны чакыра ала. Урынлы булганда, ата-аналар андый кардәшләргә үз балалары белән дә бергә бара ала. Олы яшьтәге кардәшләребезнең ашарларына ризыгы җитәрлекме һәм йорт эшләрендә берәр нинди ярдәм кирәкме икәнен белер өчен, өлкәннәр аларга башкалар белән кереп чыгарга мөмкин. Шулай эш итеп, яшьләр һәм яңалар башкаларга игелек күрсәтергә өйрәнәчәк. Мәсәлән, авыл җирендә вәгазьләгәндә, бер өлкән анда яшәгән Йәһвә Шаһитләренә кыска вакытка кереп, хәлләрен белешә торган булган. Аның белән еш кына шунда барган бер яшь абый-кардәш җыелыштагыларның барысы да үзләрен кадерле итеп тоярга тиеш икәнлеген аңлаган (Рим. 12:10).

15. Ни өчен өлкәннәр җыелыштагы абый-кардәшләрнең рухи яктан үсүе белән кызыксынырга тиеш?

15 Йәһвә ир-атларны җыелышта укытучылар буларак кулланганга, абый-кардәшләр өчен үзләренең ораторлык сәләтләрен үстерү мөһим. Өлкән булсагыз, сез хезмәттәш ярдәмчене, ул үз нотыгын кабатлаганда, тыңлап чыга алыр идегезме? Шулай эшләп сез аңа Аллаһы Сүзенең укытучысы буларак осталыгын үстерергә булыша алырсыз (Ник. 8:8).

16, 17. а) Паул Тимутигә рухи яктан үсәргә ничек булышкан? ә) Өлкәннәр җыелышта киләчәктә булачак көтүчеләрне өйрәтүдә ничек уңышлы була ала?

16 Бүген җыелышларда көтүчеләргә ихтыяҗ бик зур, һәм шуңа күрә киләчәктә өлкән вазифасын үти алган кардәшләрне өйрәтергә кирәк. Тимутигә язган хатында Паул андый өйрәтү буенча гомуми җитәкчелек биргән: «Улым, алга таба да Мәсих Гайсә белән бердәмлектә булудан килүче юмарт игелектән кодрәт табып яшә. Миннән ишеткән, шулай ук күп санлы шаһитләр раслаган нәрсәләрне башкаларны да өйрәтергә яраклы булачак ышанычлы кешеләргә тапшыр» (2 Тим. 2:1, 2). Рәсүл Паул белән иңгә-иң хезмәт итеп, Тимути аңардан күп нәрсәгә өйрәнгән. Нәтиҗәдә, Тимути Паулның ысулларын үз хезмәтендә һәм изге хезмәтнең башка өлкәләрендә кулланган (2 Тим. 3:10—12).

17 Паул Тимутинең өйрәтүен үзагымга куймаган. Ул аны үзе белән ала торган булган (Рәс. 16:1—5). Урынлы булган очракларда өлкәннәр кардәшләргә килеп китүләр ясар өчен үзләре белән яраклы хезмәттәш ярдәмчеләрне алганда, Паулның үрнәге буенча эш итә. Шулай итеп өлкәннәр андый абый-кардәшләргә мәсихче күзәтчеләреннән таләп ителгән өйрәтә белү сәләтен, шулай ук иман, сабырлык һәм ярату кебек сыйфатларны үз күзләре белән күрергә мөмкинлек бирә. Андый өйрәтү аша абый-кардәшләргә Аллаһы көтүенең көтүчеләре булырга юл ачыла (1 Пет. 5:2).

БАШКАЛАРНЫ ӨЙРӘТҮНЕҢ МӨҺИМЛЕГЕ

18. Ни өчен башкаларны Йәһвәгә хезмәт итәргә өйрәтү мөһим?

18 Өйрәтелгән абый-кардәшләргә ихтыяҗ арта барганга һәм Йәһвәгә хезмәт итүнең төрле төрләрендә катнашу мөмкинлеге дә зурая барганга, башкаларны өйрәтү үтә мөһим. Гайсә һәм Паул кулланган өйрәтү ысуллары бүген дә уңышлы. Йәһвә үз хезмәтчеләренең төрле теократик вазифаларны үтәү өчен яхшы өйрәтелгән булуларын тели. Тәҗрибәсезрәк булганнарга җыелыштагы эшләрне башкару өчен сәләтләрен үстерергә булышу — Аллаһыдан безгә ышанып тапшырылган йөкләмә. Дөньядагы хәлләр начарланганнан-начарая, ә вәгазьләр өчен яңа мөмкинлекләр ачыла бара, шуңа күрә башкаларны өйрәтү мөһим дә, ашыгыч та.

19. Ни өчен без башкаларны өйрәтүдә куйган эчкерсез тырышлыкларыбызның заяга булмаячагына ышанабыз?

19 Әлбәттә, башкаларны өйрәтү вакыт һәм тырышлык таләп итә. Әмма Йәһвә һәм аның яраткан Улы безне ярдәмсез калдырмаячак һәм бу яктан да уңышка ирешер өчен зирәклек бирәчәк. Ярдәмебезне кабул иткән кешеләрнең җыелышта я вәгазь эшендә тырыш булганнарын һәм бар көчләрен куеп хезмәт иткәннәрен күрү безне бик сөендерә (1 Тим. 4:10). Ләкин безгә үзебезгә дә Йәһвәгә изге хезмәт башкарып, рухи яктан үсүебезне дәвам итәргә кирәк.

^ [1] (7 нче абзац) Мәсәлән, Гайсә: 1) Аллаһы Патшалыгы хакында яхшы хәбәрне вәгазьләргә, 2) Аллаһы биргән нәрсәләр белән канәгать булырга, 3) кешеләр белән бәхәсләшмәскә, 4) авырлыкларга очраганда Аллаһыга таянырга, 5) куркуга бирелмәскә киңәш иткән.