Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

44 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Ахыр килгәнче, кардәшләрегез белән дуслыгыгызны ныгытыгыз

Ахыр килгәнче, кардәшләрегез белән дуслыгыгызны ныгытыгыз

«Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми» (ГЫЙБ. СҮЗ. 17:17).

101 ҖЫР Бердәмлектә хезмәт итәбез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

«Бөек афәт» вакытында безгә ышанычлы дуслар кирәк булыр (2 нче абзацны кара.) *

1, 2. 1 Петер 4:7, 8 буенча, авыр вакытларны кичерергә безгә нәрсә булышыр?

«СОҢГЫ көннәр» тәмамлана барган вакытта сынаулар һәм каршы килүләр тагы да катырак булыр (2 Тим. 3:1). Мәсәлән, Көнбатыш Африкадагы бер илдә сайлаулар үткәч, анда чуалышлар һәм халык төркемнәренең бәрелешләре башланган. Сугыш барган зонада яшәгәнгә, кардәшләребез якынча ярты ел иркен йөри алмаган. Алар бу авырлыкларны ничек кичереп чыккан? Кайбер кардәшләр үз имандашларының йортларында сыеныч тапкан. Бер абый-кардәш болай дигән: «Дусларым арасында булганга, мин бик бәхетле идем. Без бер-беребезне дәртләндереп тордык».

2 «Бөек афәт» вакытында без яхшы дусларга аеруча мохтаҗ булырбыз (Ачыл. 7:14). Шуңа күрә инде бүген кардәшләр белән дуслык үстерү үтә зарур. (1 Петер 4:7, 8 укы.) Бу яктан Ирмия — безнең өчен яхшы үрнәк. Ул яхшы дусларга ия булган. Алар аңа Иерусалим юк ителер алдыннан исән калырга ярдәм иткән *. Без Ирмиядән ничек үрнәк ала алабыз?

ИРМИЯ МИСАЛЫННАН ӨЙРӘНЕГЕЗ

3. а) Нәрсә аркасында Ирмия кешеләрдән читләшә алыр иде? ә) Ирмия үз сәркатибе Барухка нәрсә сөйләгән һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

3 Ким дигәндә 40 ел дәвамында Ирмия тугрылыксыз кешеләр арасында яшәгән. Күршеләре һәм, күрәсең, Анатуттагы кайбер туганнары Аллаһыга тугры булмаган (Ирм. 11:21; 12:6). Әмма Ирмия үз-үзенә йомылмаган. Ул үз хисләрен сәркатип Барухка сөйләгән; асылда, ул барыбызга да үз хисләрен ачкан (Ирм. 8:21; 9:1; 20:14—18; 45:1). Һичшиксез, Барух Ирмиянең вакыйгаларга бай хезмәте турында язганда, алар арасындагы дуслык һәм бер-берсенә карата хөрмәт хисе ныгыган (Ирм. 20:1, 2; 26:7—11).

4. Йәһвә Ирмиягә нәрсә эшләргә кушкан һәм бу йөкләмәне үтәү Ирмия белән Барухның дуслыгын ничек ныгыткан?

4 Күп еллар буе Ирмия Иерусалимны нәрсә көткәне турында кыюлык белән сөйләп йөргән (Ирм. 25:3). Халыкны тәүбә итәргә тагын бер тапкыр дәртләндерер өчен, Йәһвә Ирмиягә үз сүзләрен төргәккә язарга кушкан (Ирм. 36:1—4). Ирмиягә бу эштә Барух ярдәм иткән. Бергә бу йөкләмәне үтәгәндә — ә бәлки, бу эшне алар берничә ай башкаргандыр,— Барух белән Ирмия, һичшиксез, күп аралашкан, һәм, нәтиҗәдә, бу аларның иманнарын ныгыткан.

5. Барух Ирмиянең ышанычлы дусты булуын ничек раслаган?

5 Төргәкне язып бетергәч, Ирмия үз дусты Барухка төргәкне халыкка укырга кушкан (Ирм. 36:5, 6). Барух бу куркыныч эшне башкарырга курыкмаган. Ул, гыйбадәтханәнең ишегалдына килеп, төргәкне укый башлаган. Ирмиянең үз дусты белән никадәр горурланганын күз алдына гына китерегез! (Ирм. 36:8—10) Яһүд мирзалары, моның турында ишеткәч, Барухка бу төргәкне үзләренә дә укырга боерган (Ирм. 36:14, 15). Мирзалар Ирмиянең сүзләрен Йәһуәким патшага тапшырырга булган. Ә Барухка алар болай дигән: «Бар, үзең дә, Ирмия дә яшеренегез. Сезнең кая икәнегезне беркем дә белмәсен» (Ирм. 36:16—19). Нинди яхшы киңәш биргән мирзалар!

6. Йәһуәким патша Ирмия белән Барухка каршы чыккач, алар нәрсә эшләгән?

6 Ирмиянең хәбәрен ишеткәч, Йәһуәким патша шулкадәр ярсып киткән ки, хәтта төргәкне яндырган һәм Ирмия белән Барухны кулга алырга боерган. Әмма Ирмия куркуга бирелмәгән. «Ул Барухка Яһүд патшасы Йәһуәким яндырган төргәктә булган бар сүзләрне әйтеп чыккан» һәм шулай итеп Барухка төргәкне икенче тапкыр яздырткан (Ирм. 36:26—28, 32).

7. Ирмия белән Барух бергә хезмәттәшлек иткәндә, бу, күрәсең, аларга ничек тәэсир иткән?

7 Утны-суны бергә кичкән кешеләр, гадәттә, якын дуслар булып китә. Мөгаен, Ирмия белән Барух та явыз Йәһуәким патша яндырган төргәктәге сүзләрне яңадан язган арада бер-берсенең күркәм сыйфатларын тагы да ныграк кадерли башлаган. Без бу тугры ир-атлардан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

ДУСЛАРЫГЫЗГА ЙӨРӘГЕГЕЗНЕ АЧЫГЫЗ

8. Якын дуслар булдырырга безгә нәрсә комачаулый ала, әмма ни өчен бирешергә кирәкми?

8 Бәлки, үткәндә кемдер безне рәнҗеткәндер, шуңа күрә хәзер безгә кешеләргә ышану авырдыр (Гыйб. сүз. 18:19, 24). Ә бәлки, безнең, кардәшләр белән якын дуслык үстерер өчен, вакытыбыз һәм көчебез юк кебек тоеладыр. Әмма бирешмик. Сынаулар вакытында кардәшләрнең безгә ярдәм итәчәкләрен телибез икән, без инде бүген аларга ышанырга тиеш. Кардәшләргә үз фикерләребезне һәм хисләребезне ачсак, алар белән чын дуслар була алырбыз (1 Пет. 1:22).

9. а) Гайсә үз дусларына ышанганын ничек күрсәткән? ә) Ачык аралашу сезгә башкалар белән дуслыгыгызны ныгытырга ничек булыша ала? Мисал китерегез.

9 Гайсә, үз дуслары белән ачык аралашып, аларга ышанганын күрсәткән (Яхъя 15:15). Гайсәдән үрнәк алып, башкалар белән үз шатлыгыгызны, борчуларыгызны һәм кайгыларыгызны уртаклашыгыз. Имандашыгыз сезгә нәрсәдер сөйләгәндә, игътибар белән тыңлагыз. Бәлки, сез фикерләрегез, хисләрегез һәм максатларыгыз охшаш икәнен күрерсез. 20 яшьтән узган Синди исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итегез. Ул 60 тан узган Мари-Луиз исемле пионер белән дуслашып киткән. Синди һәм Мари-Луиз һәр пәнҗешәмбе, иртән, бергә вәгазьли. Алар төрле темалар турында сөйләшә. Синди болай ди: «Миңа дусларым белән аралашу бик ошый, чөнки бу миңа аларны яхшырак белергә һәм аңларга булыша». Әйе, ачык аралашу атмосферасында дуслык чәчәк ата. Синди кардәш кебек, имандашларыгыз белән ачык, җылы аралашыр өчен адымнар ясасагыз, дуслыгыгыз, мөгаен, үсәр (Гыйб. сүз. 27:9).

БЕРГӘ ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ИТЕГЕЗ

Яхшы дуслар бер-берсе белән вәгазьли (10 нчы абзацны кара.)

10. Гыйбрәтле сүзләр 27:17 буенча, кардәшләр белән хезмәттәшлек итү нинди җимеш китерә?

10 Ирмия белән Барух очрагындагы кебек, кардәшләр белән хезмәттәшлек иткәндә һәм аларның матур сыйфатларын күргәндә, без алардан күп нәрсәгә өйрәнәбез һәм аларга якынлашабыз. (Гыйбрәтле сүзләр 27:17 укы.) Мәсәлән, вәгазь вакытында кардәшебез үз иманын кыюлык белән яклаганда яисә Йәһвә һәм аның нияте турында эчкерсез сөйләгәндә, бу сездә нинди хисләр уята? Мөгаен, сез бу кардәшкә тагы да ныграк тартыла башларсыз.

11, 12. Кардәшләр белән вәгазьләү алар белән дуслыгыбызны ничек ныгыта? Мисаллар китерегез.

11 Бергә хезмәттәшлек итү кешеләрне бер-берсенә якынлаштыра икәнен күрсәтүче ике мисалга игътибар итик. Адлина исемле 23 яшьлек апа-кардәш Кандиса исемле бер дустын сирәк эшкәртелә торган территориягә барырга чакырган. «Без бергә вәгазьләүдән күбрәк шатлык табарга тели идек,— дип әйтә ул.— Без икебез дә рухи көчебезне яңартырга теләдек». Бергә хезмәт итү апа-кардәшләргә нинди файда китергән? «Һәр көн азагында без хисләребез белән бүлешә идек, нинди сөйләшүләр безне аеруча дәртләндергәне һәм хезмәттә Йәһвәнең кулын ничек күргәнебез турында уртаклаша идек. Безгә бу аралашу бик ошый иде, һәм без бер-беребезне тагы да яхшырак белә алдык».

12 Франциядән булган Лаила һәм Марианна исемле ике апа-кардәш биш атнага Үзәк Африка Республикасының башкаласы Банги шәһәренә киткән. Лаила болай дип исенә төшерә: «Башта безгә Марианна белән уртак тел табу авыр булды. Әмма ачык аралашу һәм эчкерсез мәхәббәт ярдәмендә дуслыгыбыз ныгыды гына. Марианнаның яңа хәл-шартларга ияләшергә әзер булуын, җирле халыкны яратуын һәм хезмәттә ашкынуын күреп, миндә аңа карата хөрмәт хисе тагы да үсте». Әлбәттә, бар бу фатихаларны татыр өчен, башка илгә күченергә мәҗбүри түгел. Үз территориягездә кардәшләр белән хезмәттәшлек итеп, сез кардәшләр белән яхшырак танышасыз һәм алар белән дуслыгыгызны ныгытасыз дип әйтеп була.

УҢАЙ КАРАШЛЫ ҺӘМ ШӘФКАТЬЛЕ БУЛЫГЫЗ

13. Кеше белән тыгыз хезмәттәшлек иткәндә, кайвакыт нинди авырлык туа?

13 Дусларыбыз белән тыгыз хезмәттәшлек иткәндә, без аларның йомшак якларын күрә алабыз. Ул чакта дусларыбыздан ераклашмаска безгә нәрсә булышыр? Кабат Ирмия мисалын карап чыгыйк. Аңа, башкаларның начар сыйфатларына игътибар итмичә, аларда яхшыны күрергә нәрсә ярдәм иткән?

14. Ирмия Йәһвә турында нәрсәгә өйрәнгән һәм бу аңа ничек ярдәм иткән?

14 Ирмия пәйгамбәр үз исемен йөрткән китапны язган. Шулай ук ул, күрәсең, 1 Патшалар һәм 2 Патшалар китапларын язган. Һичшиксез, бу китапларны язганда, Ирмия Йәһвәнең камилсез кешеләргә карата зур мәрхәмәт күрсәткәненә игътибар иткән. Мәсәлән, Ахаб патша тәүбә иткәч, Йәһвә аның йортын ул яшәгән көннәрдә юк итмәскә вәгъдә иткән (1 Пат. 21:27—29). Манашше, Ахаб белән чагыштырганда, Йәһвәне тагы да ныграк рәнҗеткән. Ләкин Йәһвә хәтта Манашшены да кичергән, чөнки ул тәүбә иткән (2 Пат. 21:16, 17; 2 Елъ. 33:10—13). Бу очраклар турында уйлану Ирмиягә Йәһвәнең сабыр һәм шәфкатьле булуын күрергә булышкандыр. Бу, мөгаен, аңа якын дуслар белән мөнәсәбәтләрен сакларга ярдәм иткән (Зәб. 103:8, 9).

15. Барухның игътибары читкә киткәндә, Ирмия Йәһвәнең сабырлыгын ничек чагылдырган?

15 Бер вакытны Барух игътибарын үз хезмәтенә түгел, ә башка нәрсәләргә туплый башлаган. Ирмия аның белән дуслыгын өзәргә ашыкмаган, ә аңа Йәһвәнең мәхәббәт тулы туры киңәшен җиткергән (Ирм. 45:1—5). Бу очрак безне нәрсәгә өйрәтә?

Яхшы дуслар бер-берсен эчкерсез кичерә (16 нчы абзацны кара.)

16. Гыйбрәтле сүзләр 17:9 дан күренгәнчә, кардәшләр белән дуслыгыбыз нык булсын өчен, нәрсә эшләү зарур?

16 Кардәшләр белән дуслык мөнәсәбәтләре булдыру гына җитми — дуслыгыбызны сакларга да кирәк. Билгеле, без кардәшләрдән камиллекне көтә алмыйбыз. Дусларыбыз хата кылса, бәлки, без аларга, Изге Язмаларга нигезләнеп, ярату белән туры киңәш бирергә булырбыз (Зәб. 141:5). Дусларыбыз безне үпкәләтсә, аларны кичерергә әзер булыйк. Ә инде кичергәнбез икән, элеккеге хаталарын искә төшереп тормыйк. (Гыйбрәтле сүзләр 17:9 укы.) Бу соңгы көннәр вакытында кардәшләрнең кимчелекләренә түгел, ә уңай сыйфатларына игътибарыбызны туплау никадәр мөһим! Бу алар белән мөнәсәбәтләребезне ныгытыр һәм бөек афәт вакытында бик булышыр!

ТУГРЫ МӘХӘББӘТ КҮРСӘТЕГЕЗ

17. Ирмия бәла-каза вакытында чын дус булуын ничек раслаган?

17 Ирмия пәйгамбәр бәла-каза вакытында чын дус булуын раслаган. Бер очракны исебезгә төшерик. Патша сараендагы түрә Әбәдмәлик Ирмияне саз тулы чокырдан коткарган. Соңрак Әбәдмәлик мирзалар үзенә зыян китерер дип курка башлаган. Моның турында белгәч, Ирмия ваемсыз калмаган, ул Әбәдмәлик үз борчылуларын үзе җиңәр дип уйламаган. Ирмия, төрмәдә утырса да, Әбәдмәликкә Йәһвәнең юатучы сүзләрен тапшырырга тырышкан (Ирм. 38:7—13; 39:15—18).

Яхшы дуслар кирәк чакта ярдәмгә килә (18 нче абзацны кара.)

18. Гыйбрәтле сүзләр 17:17 буенча, кардәшләр авырлыклар кичергәндә, без үзебезне ничек тотарга тиеш?

18 Бүген имандашларыбыз төрле авырлыкларга дучар. Кайберләре табигать афәтләреннән яисә кешеләр аркасында булган афәтләрдән зыян күрә. Андый очракларда сыенычка мохтаҗ булган кардәшләрне өебездә кунак итеп була. Ә бәлки, без материаль яктан булышырга булырбыз. Барыбыз да Йәһвәдән бу кардәшләргә ярдәм итүен сорый ала. Берәр кардәшнең боеккан булуын күргәндә, без нәрсә әйтергә һәм үзебезне ничек тотарга икәнен белмәскә мөмкин. Ләкин без барыбыз да теге я бу юл белән ярдәм итә алабыз. Мәсәлән, аның белән булыр өчен, вакыт бүлеп куеп була. Шулай ук без, кешене тыңлап, кызганучанлык күрсәтә алабыз. Моннан тыш, үзебез яраткан берәр юатучы шигырь күрсәтеп була (Ишаг. 50:4). Иң мөһиме — кирәк чакта кардәш янында булу. (Гыйбрәтле сүзләр 17:17 укы.)

19. Бүген кардәшләр белән якын мөнәсәбәтләр булдыру безгә киләчәктә ничек булышыр?

19 Без инде бүген, кардәшләр белән якын мөнәсәбәтләр үстереп, дуслыгыбызны сакларга тәвәккәл булырга тиеш. Ни өчен? Дошманнар, ялган һәм төрле хәйлә кулланып, безне бер-беребездән ераклаштырырга тырыша. Алар арабыздагы дуслыкны җимерергә маташа. Ләкин тырышлыклары заяга гына, алар арабыздагы мәхәббәт бауларын өзә алмаячак. Кардәшләр белән дуслыгыбыз бу дөнья төзелешенең ахырына кадәр түгел, ә мәңгегә сузылсын!

24 ҖЫР Килегез Йәһвә тавына

^ 5 абз. Бу дөньяның ахыры тиз якынлашып килә, шуңа күрә бүген кардәшләребез белән дуслык мөнәсәбәтләрен булдыру аеруча мөһим. Бу мәкаләдән без Ирмия тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп булганын белербез. Без шулай ук кардәшләр белән якын дуслык үстерүебез сынаулар вакытында ничек булышачагын карап чыгарбыз.

^ 2 абз. Ирмия китабындагы вакыйгалар хронологик тәртиптә бармый.

^ 57 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМАЛАР: рәсемдә бөек афәт вакытында нәрсә була алганы сурәтләнә. Кардәшләр төркеме бер имандашның өй түбәсе астында җыелган. Бер-берсе белән аралашу аларны сынау вакытында ныгыта һәм юата. Киләсе өч рәсемдә шул ук кардәшләр сурәтләнгән. Алар, әле бөек афәт башланганчы, бер-берсе белән тыгыз мөнәсәбәтләр үстергән булган.