21 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Йәһвә сине көчле итәчәк
«Мин көчсез вакытта көчле» (2 КӨР. 12:10).
73 ҖЫР Безгә кыюлык бир
БУ МӘКАЛӘДӘ *
1, 2. Күп кенә кардәшләр нинди авырлыкларга очрый?
РӘСҮЛ Паул Тимутине, ә асылда бөтен мәсихчеләрне, үз хезмәтләрен һәрьяклап үтәргә дәртләндергән (2 Тим. 4:5). Без, Паулның бу киңәшен үтәр өчен, бар көчебезне куябыз. Әмма бу җиңел түгел. Күп кенә кардәшләребездән, вәгазьләр өчен, зур кыюлык таләп ителә (2 Тим. 4:2). Безнең эшчәнлегебез чикләнгән я тулысынча тыелган илләрдә яшәүче кардәшләр турында уйлап карагыз. Хезмәттә катнашканга, алар хәтта төрмәгә эләгә ала.
2 Төрле авырлыклар аркасында, Йәһвәнең хезмәтчеләре рух төшенкелегенә бирелә ала. Мәсәлән, күп кенә кардәшләргә, үз гаиләләрен тәэмин итәр өчен, күп эшләргә туры килә. Алар күбрәк хезмәт итәргә теләр иде дә, әмма атна ахырына алар тәмам хәлдән тая. Ә кемдер хроник авыруы я картлык аркасында хезмәттә аз катнаша. Ә кайберләре хәтта өйдән дә чыга алмый. Кардәшләрнең кайберләре берәр сәбәп аркасында үзен булдыксыз итеп хис итә. Якын Көнчыгышта яшәүче Мария * болай ди: «Тискәре уйлар белән көрәшү шулкадәр күп көчемне ала, хәтта үземне эмоциональ яктан хәлсез итеп хис итәм. Нәтиҗәдә, хезмәткә вакытым да, көчем дә калмый. Моның аркасында мин үземне гаепли башлыйм».
3. Без бу мәкаләдә нәрсә карап китәрбез?
3 Авырлыкларыбыз нинди генә булмасын, Йәһвә, без үз шартларыбызда мөмкин булганны эшли алсын өчен, безгә кирәкле көч бирә ала. Әмма, Йәһвәнең безгә ничек ярдәм иткәнен карап чыгар алдыннан, әйдәгез, башта, Паул һәм Тимути мисалларына тукталыйк. Йәһвә аларга үз хезмәтләрен дәвам итәргә ничек ярдәм иткән?
ЙӘҺВӘ ВӘГАЗЬЛӘРГӘ КӨЧ БИРӘ
4. Паул нинди сынаулар кичергән?
4 Паулның сынаулары күп булган: аны кыйнаганнар, төрмәгә утыртканнар һәм хәтта үтерергә теләгәннәр. Андый чакларда Паул ныгытуга, бигрәк тә юатуга мохтаҗ булган (2 Көр. 11:23—25). Өстәвенә, Паул тискәре хисләр белән көрәшкән, һәм ул моны ачык таныган (Рим. 7:18, 19, 24). Шулай ук аның тәнен «чәнечке интектереп торган». Күрәсең, Паулның сәламәтлеге белән авырлыгы булган, һәм Паул бу авырлыктан котылырга теләгән. Ул Йәһвәдән моның турында берничә мәртәбә үтенгән (2 Көр. 12:7, 8).
5. Сынауларына карамастан, Паул нәрсә эшли алган?
5 Йәһвә Паулга, газапларына карамастан, хезмәтен дәвам итәргә көч биргән. Мәсәлән, Паул, Римда өйдә сак астында утырганда, ашкынып вәгазьли алган. Ул абруйлы яһүдләргә һәм, күрәсең, хәтта дәрәҗәле түрәләргә шаһитлек биргән (Рәс. 28:17; Флп. 4:21, 22). Шулай ук Паул аны саклаган гаскәриләргә һәм аның янына килгән бар кешеләргә шаһитлек биргән (Рәс. 28:30, 31; Флп. 1:13). Моннан тыш, Паулның үрнәге Римдагы кардәшләрне дә рухландырган, һәм моның ярдәмендә «алар Аллаһы сүзен курыкмыйча, тагын да кыюрак сөйләгәннәр» (Флп. 1:14). Сак астында утырганда, Паул Изге Язмаларга кертелгән хатларны язган, һәм бу хатлар әле дә мәсихчеләрне ныгытып тора. Паулның мөмкинлекләре кайвакыт чикләнгән булса да, ул кулыннан килгәнне эшләгән, һәм бу «яхшы хәбәрнең таралуына китергән» (Флп. 1:12).
6. 2 Көринтлеләргә 12:9, 10 буенча, Паулга үз хезмәтен башкарырга нәрсә ярдәм иткән?
6 Паул барысын да үз көче белән түгел, ә Йәһвәнең көче белән башкарган. Ул шулай ук Аллаһының көче, «көчсез булганда, тулысынча күрсәтелә» дип әйткән булган. (2 Көринтлеләргә 12:9, 10 укы.) Паул, эзәрлекләүләргә, төрмәләргә һәм башка сынауларга карамастан, үз хезмәтен һәрьяклап үти алсын өчен, Йәһвә аңа изге рухын биргән.
7. Тимутинең хезмәте вакытында нинди авырлыклары булган?
7 Паулның хезмәттәше Тимутигә дә, үз хезмәтен башкарыр өчен, Йәһвәгә таянырга кирәк булган. Тимути Паул белән озын миссионер сәяхәтләрдә 1 Көр. 4:17). Бәлки, Тимути үз йөкләмәләрен башкара алмам дип уйлагандыр. Шуңа күрә Паул аңа: «Син яшь булганга, һичкем дә сиңа түбәнсетеп карамасын»,— дип язган булган (1 Тим. 4:12). Тимутинең дә тәнендә чәнечке булган дип әйтеп була: ул «еш авырган» (1 Тим. 5:23). Әмма Тимути Йәһвәнең аңа яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен һәм кардәшләрне ныгытыр өчен кирәкле көч бирәчәгендә шикләнмәгән (2 Тим. 1:7).
катнашкан. Шулай ук Паул Тимутигә җыелышларга килеп китәргә һәм аларны дәртләндерергә кушкан булган (ЙӘҺВӘ БЕЗГӘ СЫНАУЛАР ВАКЫТЫНДА ТУГРЫ КАЛЫРГА БУЛЫША
8. Йәһвә бүген үз хезмәтчеләрен ничек ныгыта?
8 Йәһвә безгә дә «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» бирә (2 Көр. 4:7). Әйдәгез, Йәһвәнең безне дога, Изге Язмалар, кардәшләр һәм хезмәт аша ничек ныгытканын карап китик.
9. Дога безгә ничек ярдәм итә?
9 Дога. Эфеслеләргә 6:18 дә Паул безне «һәр очракта» дога кылырга чакыра. Догаларыбызга җавап итеп, Йәһвә безгә көч бирәчәк. Боливиядә яшәүче Джонни исемле абый-кардәш моны үз тәҗрибәсендә белә. Аңа бер-бер артлы берничә сынау аша үтәргә туры килгән. Аның хатыны һәм әти-әнисе каты авырып киткән. Өчесе турында да кайгырту аның җилкәсенә төшкән. Кызганычка каршы, аның әнисе үлеп киткән. Ә хатыны белән әтисе озак вакыт дәваланган. Үткәндәгеләрне искә төшереп, Джонни болай ди: «Аеруча авыр вакытларда мин Йәһвәгә дога кыла идем, һәм бу һәрвакыт булыша иде». Йәһвә Джонни кардәшебезгә нык калыр өчен кирәкле көч биргән. Боливиядә яшәүче Роналд исемле өлкәннең әнисе рак белән авырып киткән. Бер айдан соң ул үлгән. Роналд кардәшебезгә бу кайгыны кичереп чыгарга нәрсә ярдәм иткән? Ул болай дип әйтә: «Мин, Йәһвәгә дога кылып, үз йөрәгемне бушаттым. Мине беркем дә Йәһвә кебек аңлый алмый, хәтта мин үзем дә». Әйе, кайвакыт без нәрсә турында дога кылырга да белмибез һәм безгә бу сынауны кичереп чыга алмабыз кебек тоела. Әмма Йәһвә, без хисләребезне әйтеп бирер өчен хәтта сүзләр таба алмаганда да, үзенә дога кылырга чакыра (Рим. 8:26, 27).
10. Ни өчен, Еврейләргә 4:12 буенча, безгә Изге Язмаларны уку һәм уйлану мөһим?
10 Изге Язмалар. Паул өчен Аллаһы Сүзе көч һәм юаныч чыганагы булган. Безнең турында да шуны ук әйтеп була (Рим. 15:4). Без Изге Язмаларны укып уйланганда, Йәһвә безгә үз рухы белән укыганнарны яхшырак аңларга һәм аларны үз тормышыбызда ничек кулланырга икәнлеген күрергә булыша. (Еврейләргә 4:12 укы.) Роналд болай ди: «Мин Изге Язмаларны һәр кич уку гадәтен үстергәнемә шундый шат. Бу миңа бик булыша. Мин Йәһвәнең сыйфатлары һәм аның үз хезмәтчеләренә нинди ярату күрсәткәне турында уйланам. Бу миңа көч өсти».
11. Изге Язмалар бер тол апа-кардәшебезгә ничек ярдәм иткән?
11 Укыганнарыбыз турында уйлану безгә кичергән авырлыкларыбызга дөрес карарга булыша. Моны бер очрак раслый. Ирен югалткан бер апа-кардәшкә ярдәм итәр өчен, өлкән аңа Әюп китабын укып чыгарга киңәш иткән. Апа-кардәш бу киңәш буенча эш иткән һәм башта Әюпне үз йөрәгендә хөкем иткән: «Әюп, ничек инде тормышта гел начарны күреп була?» Әмма аннан соң ул үзе дә тискәре фикер йөрткәнен аңлаган. Андый уйлану аңа тормышта күп яхшы нәрсәләр барлыгын күрергә булышкан. Апа-кардәшебез күбрәк Йәһвә һәм киләчәккә өметебез турында уйлана башлаган. Моның ярдәмендә ул бу авыр вакытларны кичереп чыга алган.
12. Йәһвә безне кардәшләр аша ничек ныгыта?
Рим. 1:11, 12). Мәкалә башында искә алынган Мария дә кардәшләр белән аралашуны бик кадерли. Ул болай ди: «Йәһвә миңа кардәшләр аша ярдәм итә. Ә алар бит хәтта минем авырлыкларым турында белмәскә дә мөмкин. Алар я җылы сүз әйтә, я открытка бүләк итә, һәм бу нәкъ кирәкле вакытта була. Мин шулай ук охшаш авырлыклар кичергән апа-кардәшләр белән аралашам һәм аларның үз авырлыкларын ничек җиңгәннәре турында белешәм. Өлкәннәр дә мине үз яратуында ышандыра һәм син җыелыш өчен бик кадерле дип әйтә».
12 Кардәшләр. Йәһвә безне шулай ук кардәшләребез аша да ныгыта. Рәсүл Паул, Римдагы мәсихчеләргә язганда, алар белән бик нык күрешәсе килгәне турында әйткән. Чөнки алар белән очрашу Паулны да, андагы мәсихчеләрне дә бик дәртләндерер иде (13. Без җыелыш очрашуларында бер-беребезне ничек ныгыта алабыз?
13 Җыелыш очрашулары безгә бер-беребезне дәртләндерергә һәм яратуыбызда ышандырырга яхшы мөмкинлек бирә. Моны очрашуга хәтле я очрашудан соң эшләп була. Мәсәлән, Питер исемле өлкән ире хакыйкатьтә булмаган кардәшебезгә болай дип әйткән: «Без сине җыелышта күрергә шундый шат. Синең алты балаң һәрвакыт пөхтә киенгән һәм комментарийлар бирергә тырыша». Апа-кардәшебезнең күзләре яшь белән тулган, һәм ул рәхмәтләр әйтеп болай дигән: «Миңа бу сүзләр бик кирәк иде».
14. Хезмәт безгә ничек ярдәм итә?
14 Хезмәт. Кешеләр безне тыңлыймы, юкмы, хезмәттә катнашу безне рухландыра һәм көч өсти (Гыйб. сүз. 11:25). Стейси исемле апа-кардәшебез моның белән тулысынча риза. Аның туганы җыелыштан чыгарылгач, ул бик нык көенгән һәм үзенә сорау биргән: «Мин аңа ярдәм итәр өчен барысын да эшләдемме?» Бу уй Стейсига тынычлык бирмәгән. Аңа нәрсә ярдәм иткән? Хезмәт. Вәгазьләгәндә, ул үзенең хисләре турында түгел, ә кешеләргә ничек ярдәм итә алганы турында уйланган. Стейси болай ди: «Шул вакытларда мин бер хатын-кыз белән Изге Язмалар өйрәнүен башладым, һәм ул бик тиз рухи яктан үсә башлады. Бу Йәһвәдән чын бүләк иде. Хезмәт минем өчен чын дәва булды».
15. Мариянең сүзләреннән нәрсәгә өйрәнеп була?
15 Кайбер кардәшләр мин хезмәттә күпне эшли алмыйм дип уйлый. Сез дә шундый фикердә булсагыз, шуның турында уйлап карагыз: Йәһвә без кулыбыздан килгәннең барысын да эшләгәндә сөенә. Мария мисалына кайтыйк. Ул башка тел территориясенә күченгән. Телне тиз өйрәнә алмаганга, ул миннән файда аз дип уйлаган. Мария болай ди: «Башта шигырь уку, кыска җавап бирү я буклет тәкъдим итү генә кулымнан килә иде». Үзен телне яхшы белгән кардәшләр белән чагыштырып, ул үзен булдыксыз итеп хис иткән. Әмма вакыт узу белән, ул үз карашын үзгәрткән. Мария шуны аңлаган: Йәһвә, эчкерсез кешеләргә булышыр өчен, хәтта телне начар белгән хезмәтчеләрен дә куллана
ала. Ул болай дип дәвам итә: «Изге Язмалардагы хакыйкатьләр бик гади, һәм нәкъ бу хакыйкатьләр кешеләрнең тормышларын үзгәртә».16. Өйдән чыга алмаган кардәшләргә нәрсә көч өсти ала?
16 Әгәр сез сәламәтлегегез белән бәйле авырлыклар аркасында өйдән чыга алмасагыз да, Йәһвә сезнең хезмәт итәргә теләгегезне күрә һәм бик кадерли. Сез иҗтимагый ярдәм күрсәтүчеләргә, табибларга я шәфкать туташларына вәгазьли алсын өчен, Аллаһы сезгә андый мөмкинлекне ачачак. Хәзерге хезмәтебезне үткәндәге хезмәтебез белән чагыштырсак, без төшенкелеккә бирелә алабыз. Әмма Йәһвәнең безгә хәзер ничек ярдәм иткәненә һәм авырлыкларны кичереп чыгарга көч биргәненә игътибар итсәк, без шатлыгыбызны саклап калырбыз.
17. Тырышлыкларыбыз заяга булган кебек тоелса да, ни өчен, Вәгазьче 11:6 буенча, безгә хезмәтебезне дәвам итәргә кирәк?
17 Без чәчкән орлыкларның кайсысы тамыр җибәрәчәген һәм шытып чыгачагын белмибез. (Вәгазьче 11:6 укы.) Моны 80 яшьтән узган Барбара исемле апа-кардәшнең мисалы раслый. Ул регуляр рәвештә телефон һәм хатлар аша вәгазьләгән. Бер очракта ул, хат язып, үзе дә моны белмичә, җыелыштан чыгарылган ирле-хатынлы парга җибәргән. Конвертка ул «Күзәтү манарасы» 2014 ел, 1 март чыгарылышын салган. Шул журналда «Аллаһы сезнең өчен күп нәрсә башкарган» дигән мәкалә булган. Теге ирле-хатынлы пар бу мәкаләне кат-кат укып чыккан. Иренә хәтта Йәһвә аңа шәхсән мөрәҗәгать итә кебек тоелган. Алар җыелыш очрашуларына йөри башлаган һәм, нәтиҗәдә, 27 ел үткәннән соң, Йәһвә оешмасына кайткан. Барбара, аның бер генә хаты нинди нәтиҗәләргә китергәнен белгәч, бик сөенгән. Бу аны бик ныгыткан.
18. Йәһвә безне ныгытсын өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?
18 Бу мәкаләдән белгәнебезчә, Йәһвә безгә ярдәм итә ала һәм моны эшләргә бик тели. Ул безне дога, Изге Язмалар, кардәшләр һәм хезмәт аша ныгыта. Әйдәгез, һәрвакыт күктәге Атабызга таяныйк һәм аның безгә ярдәм итәргә теләгәненә шикләнмик. Ул бит «үзенең көч куәтен күңелләре тулысынча үзенә тугры булганнар файдасына күрсәтә» (2 Елъ. 16:9).
61 ҖЫР Курыкмагыз, барыгыз алга!
^ 5 абз. Без аеруча авыр вакытларда яшибез, әмма Йәһвә безгә бу авыр вакытларны кичереп чыгарга ярдәм итә. Бу мәкаләдә без Йәһвәнең рәсүл Паулга һәм Тимутигә, авырлыкларына карамастан, үз хезмәтләрен башкарырга ничек ярдәм иткәнен карап китәрбез. Без шулай ук Йәһвәнең безнең көннәрдә үз хезмәтчеләренә нинди дүрт ысул белән ярдәм иткәнен карап чыгарбыз.
^ 2 абз. Исем үзгәртелгән.