Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

18 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвә җыелышта мәхәббәтен һәм гаделлеген ничек күрсәтә?

Йәһвә җыелышта мәхәббәтен һәм гаделлеген ничек күрсәтә?

«Авырлыкларыгызны күтәрешеп йөрегез, һәм шулай эшләп Мәсих канунын үтәячәксез» (ГӘЛ. 6:2).

12 ҖЫР Бөек Аллаһыбыз Йәһвә

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Нәрсәдә шикләнмәскә була?

ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫ үз хезмәтчеләрен ярата. Элек тә шулай булган, киләчәктә дә берни үзгәрмәячәк. Ул шулай ук гаделлекне сөя (Зәб. 33:5). Берәр кемнең Аллаһының хезмәтчеләре белән начар мөгамәлә итүе Йәһвәгә дә авырту китерә һәм Аллаһы гаделлекне урнаштырачак икәненә һич шикләнмәскә була. Бу темага багышланган дүрт мәкаләнең беренчесендә * без Муса канунының мәхәббәткә нигезләнгәнен белдек. Канун гадел булуны да таләп иткән. Исраиллеләр аеруча яклаучысы булмаган кешеләр белән үзләрен гадел тотарга тиеш булган (Кан. 10:18). Муса кануны Йәһвәнең үз хезмәтчеләрен нык яратканын раслый.

2. Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

2 Б. э. 33 елында мәсихче җыелыш оештырылгач, Муса кануны гамәлдән чыккан. Мәсихчеләр законсыз калганмыни? Һич тә юк! Аларга гаделлек белән мәхәббәткә өйрәткән һәм үзләрен яклаган яңа закон — Мәсих кануны бирелгән булган. Бу мәкаләдә без башта шул канунның нәрсәдән гыйбарәт булганын карап чыгарбыз, ә аннан соң мондый сорауларга игътибар итәрбез: ни өчен бу канун мәхәббәткә нигезләнгән дип әйтеп була? Ни өчен бу канун гаделлеккә өйрәтә дип әйтеп була? Хакимлеккә ия кешеләр бу канунга буйсынганнарын ничек күрсәтә ала?

«МӘСИХ КАНУНЫ» НӘРСӘ УЛ?

3. Гәләтиялеләргә 6:2 дә искә алынган «Мәсих канунына» нәрсә керә?

3 Гәләтиялеләргә 6:2 укы. Мәсихчеләр «Мәсих канунына» буйсынып яши. Гайсә бернинди канун язмаган, әмма ул үз хезмәтчеләренә әмерләр, принциплар һәм киңәшләр биргән. Гайсә өйрәткән бар нәрсә «Мәсих канунын» тәшкил итә. Кайбер мисалларны киләсе абзацларда табып була.

4, 5. Гайсә ничек итеп өйрәткән һәм кайчан моны эшләгән?

4 Гайсә ничек итеп өйрәткән? Беренчедән, ул кешеләрне телдән өйрәткән. Гайсәнең сүзләре зур көчкә ия булган. Ул бит аларга Аллаһы турында, тормышның мәгънәсе һәм кешеләрнең бердәнбер өмете — Патшалык хакында вәгазьләгән (Лүк 24:19). Икенчедән, Гайсә үз үрнәге белән өйрәткән. Ул үз шәкертләренә ничек яшәргә кирәклеген үз тормышы белән күрсәткән (Яхъя 13:15).

5 Гайсә кайчан өйрәткән? Җирдә хезмәт иткәндә (Мат. 4:23). Терелтелгәннән соң да, Гайсә үз шәкертләрен үгет-нәсыйхәтсез һәм күрсәтмәләрсез калдырмаган. Мәсәлән, ул үз шәкертләренә кешеләрне өйрәтергә кушкан (бәлки, бу очракта шәкертләрнең саны 500 дән артык булган) (Мат. 28:19, 20; 1 Көр. 15:6). Җыелыш Башы буларак, Гайсә күктән үз шәкертләрен өйрәтүен дәвам иткән. Мәсәлән, якынча б. э. 96 елында Мәсих рәсүл Яхъя аша мәсихчеләрне дәртләндергән һәм аларга киңәшләр биргән (Көл. 1:18; Ачыл. 1:1).

6, 7. а) Гайсәнең өйрәтүләре кайда язылган? ә) Мәсих канунына буйсынганыбызны без ничек күрсәтәбез?

6 Гайсәнең өйрәтүләрен кайда табып була? Гайсәнең әйткәннәре һәм эшләгәннәре турында дүрт Яхшы хәбәр китабында әйтелә. Мәсихче Грек Язмаларының калган китаплары да Гайсәнең төрле сорауларга карашын аңларга ярдәм итә, чөнки бу китапларны язган кешеләр изге рух тарафыннан рухландырылган һәм «Мәсихнең уй-фикерләренә» ия булган (1 Көр. 2:16).

7 Йомгаклыйк: Гайсәнең өйрәтүләре тормышның бар өлкәләренә кагыла. Өйдәме без, эштә, мәктәптә я җыелыштамы, безгә Мәсих канунын тотарга кирәк. Мәсих канунын яхшы белер өчен, безгә Мәсихче Грек Язмаларын уйланып укырга кирәк. Бу рухландырылган язмаларда китерелгән принциплар, әмерләр һәм киңәшләр буенча яшәп, без шул канунны үтәгәнебезне күрсәтәбез. Мәсих канунына буйсынганда, без Йәһвә Аллаһыга да буйсынабыз, чөнки Гайсә үзеннән өйрәтмәгән, ә Атасыннан ишеткәнне сөйләгән (Яхъя 8:28).

МӘХӘББӘТКӘ НИГЕЗЛӘНГӘН КАНУН

8. Мәсих кануны нинди нигездә тора?

Яхшы, нык фундаментка салынган йортта яшәүчеләр үзләрен тыныч-имин хис итә. Нәкъ шулай ук яхшы «фундаментка» нигезләнгән канун буенча яшәүчеләр үзләрен якланган итеп хис итә. Мәсих кануны иң яхшы нигездә тора. Бу нигез — мәхәббәт. Ни өчен алай дип әйтеп була?

Башкаларга карата назлы булганда, без «Мәсих канунын» үтибез (9—14 нче абзацларны кара.) *

9, 10. Гайсәнең кешеләрне яратканы нәрсәдән күренгән һәм без аңардан ничек үрнәк ала алабыз?

9 Беренчедән, Гайсәнең бар эшләрендә мәхәббәт чагылган. Мәхәббәткә кызгану хас. Гайсә кешеләрне кызганган, шуңа күрә аларны өйрәткән, савыктырган, ач кешеләрне ашаткан һәм үлгәннәрне терелткән (Мат. 14:14; 15:32—38; Марк 6:34; Лүк 7:11—15). Бу эшләр Гайсәнең күп вакытын һәм көчен алган, шулай да ул кешеләрнең ихтыяҗларын үзенекеннән өстен куярга шат булган, моны теләп эшләгән. Ул кешелек өчен хәтта үз тормышын биргән һәм шулай итеп чиксез зур ярату күрсәткән (Яхъя 15:13).

10 Йомгаклыйк: кардәшләрнең һәм башка кешеләрнең ихтыяҗларын үзебезнекеннән өстен куйганда, без Гайсәдән үрнәк алабыз. Территориябездә яшәгән кешеләрне кызганып, аларга яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә һәм шәкертләр әзерләгәндә, без Мәсих канунын үтибез.

11, 12. а) Йәһвәнең безнең турында назлы кайгыртканы нәрсәдән күренә? ә) Без Йәһвәдән ничек үрнәк ала алабыз?

11 Икенчедән, Гайсә үз Атасының мәхәббәтен чагылдырган. Ул Йәһвәнең үз хезмәтчеләрен никадәр нык яратканын күрсәткән, һәрберебез күктәге Атабыз өчен бик кыйммәтле булуына басым ясаган (Мат. 10:31). Йәһвә югалган сарыкларга да назлы. Андый кардәшләр, тәүбә итеп, җыелышка кайтканда, Аллаһы аларны җылы кабул итә (Лүк 15:7, 10). Үз Улын йолым корбаны итеп биреп, Йәһвә үз мәхәббәтен раслаган (Яхъя 3:16).

12 Йомгаклыйк: без Йәһвәдән ничек үрнәк ала алабыз? (Эфес. 5:1, 2) Безгә һәрбер кардәшне кадерләргә һәм Йәһвәгә кайтучы «югалган сарыкларны» җылы кабул итәргә кирәк (Зәб. 119:176). Үз көчебезне һәм вакытыбызны кардәшләр хакына — аеруча мохтаҗ кардәшләр хакына сарыф итеп, без мәхәббәтебезне раслыйбыз (1 Яхъя 3:17). Мәсих канунын үтәр өчен, без кардәшләргә карата назлы һәм игелекле булырга тиеш.

13, 14. а) Яхъя 13:34, 35 тә әйтелгәнчә, Гайсә үз шәкертләренә нинди әмер биргән һәм ни өчен бу әмер яңа дип әйтеп була? ә) Без бу әмергә буйсынганыбызны ничек күрсәтә алабыз?

13 Өченчедән, Гайсә үз шәкертләренә фидакарь ярату күрсәтергә әмер биргән. (Яхъя 13:34, 35 укы.) Гайсәнең әмере яңа. Ни өчен? Чөнки хәзер Аллаһының хезмәтчеләре бер-берсен Гайсә аларны яраткан кебек нык яратырга тиеш булган. Муса кануны яратуны андый дәрәҗәдә күрсәтергә таләп итмәгән. Билгеле, без, фидакарь мәхәббәт * күрсәтеп, кардәшләрне хәтта үзебездән дә ныграк яратырга тиеш. Гайсә кебек, кардәшләр өчен үз җаныбызны да бирергә әзер булыйк.

14 Йомгаклыйк: яңа әмерне без ничек үти алабыз? Гади сүзләр белән әйткәндә, без кардәшләр хакына үз мәнфәгатьләребездән баш тартырга әзер булырга тиеш. Без кардәшләр өчен җаныбызны бирергә әзер булу белән генә чикләнеп калмыйбыз, ә кечкенә нәрсәләрдә дә аларга игътибарлы булырга тырышабыз. Олы яшьтәге кардәшне регуляр рәвештә җыелышка машинада йөрткәндә, я кардәшнең хисләрен исәпкә алып эш иткәндә, я, ял алып, табигать афәтеннән зыян күргәннәргә ярдәм иткәндә, без Мәсих канунын үтибез. Өстәвенә, шулай эш итеп, без һәрбер кешенең җыелышта үзен тыныч-имин хис итүенә өлеш кертәбез.

ГАДЕЛЛЕККӘ ӨЙРӘТКӘН КАНУН

15—17. а) Гайсәнең эшләреннән аның гадел булуы ничек күренгән? ә) Без Мәсихтән ничек үрнәк ала алабыз?

15 Изге Язмаларда «гаделлек» дигән сүз Аллаһы дөрес дип санаганча эш итүне һәм кешеләргә бертигез карауны аңлата. Ни өчен Мәсих кануны гаделлеккә өйрәтә дип әйтеп була?

Гайсә хатын-кызларны хөрмәт иткән, шул исәптән башкалар тарафыннан кимсетелгән хатыннарны да (16 нчы абзацны кара.) *

16 Беренчедән, Гайсәнең гадел булуы эшләреннән ничек күренгәнен карап чыгыйк. Яһүди дин җитәкчеләре башка халыклардан булган кешеләрне нәфрәт иткән, гади халыкка кимсетеп караган һәм хатын-кызларны хөрмәт итмәгән. Гайсә исә бар кешеләргә бертигез караган. Яһүд булмаган кешеләр, иман күрсәтеп, аңа мөрәҗәгать иткәндә, Гайсә аларны кабул иткән (Мат. 8:5—10, 13). Ул байларга да, ярлыларга да яхшы хәбәрне җиткергән (Мат. 11:5; Лүк 19:2, 9). Хатын-кызларга карата да ул тупас булмаган, киресенчә, ул аларга карата игелекле булган. Хәтта кешеләр түбәнсетеп караган хатын-кызларга да Гайсә хөрмәт белән караган (Лүк 7:37—39, 44—50).

17 Йомгаклыйк: Мәсих канунына буйсынып, без кешеләргә бертигез карарга һәм, аларның җәмгыятьтәге дәрәҗәләре я диннәре нинди генә булмасын, аларга вәгазьләргә тиеш. Абый-кардәшләр хатын-кызларны хөрмәт итә. Шулай эш итеп, алар Гайсә Мәсихтән үрнәк ала.

18, 19. Гайсә гаделлеккә ничек өйрәткән һәм без ничек аның сүзләренә колак сала алабыз?

18 Икенчедән, Гайсәнең гаделлеккә ничек өйрәткәнен карап чыгыйк. Үз шәкертләрен гадел эш итәргә өйрәтер өчен, Гайсә аларга төрле принципларга төшенергә ярдәм иткән. Мисал итеп «алтын кагыйдәне» алыйк (Мат. 7:12). Без башка кешеләрнең үзебезгә карата гадел булуларын телибез. Шуңа күрә без дә алар белән гадел эш итәргә тиеш. Шулай эшләсәк, бу, мөгаен, аларны да үзебезгә карата гадел булырга дәртләндерер. Ә әгәр кешеләр безнең белән гаделсез мөгамәлә итсә? Гайсә үз шәкертләрен Йәһвәгә таянырга өйрәткән. Ул Аллаһы үзен «көне-төне чакыручы сайланганнары» хакына гаделлек урнаштырачак дип ышандырган (Лүк 18:6, 7). Асылда, Гайсәнең шуны әйтәсе килгән: гадел Аллаһы безнең соңгы көннәрдә очраган авырлыкларыбызны күрә, һәм ул кирәкле вакытта гаделлек урнаштырачак (2 Тис. 1:6).

19 Йомгаклыйк: башкаларга карата гадел булмыйча, без Гайсә өйрәткән принциплар буенча эш итә алмыйбыз. Шайтан дөньясында яшәп, берәр гаделсезлеккә очрасак, Йәһвәнең гаделлекне, һичшиксез, урнаштырачагын белү безне юата ала.

ХАКИМЛЕККӘ ИЯ БУЛГАН КЕШЕЛӘР, КАЙГЫРТУЧАН БУЛЫГЫЗ

20, 21. а) Хакимлеккә ия булган кешеләр үзләрен башкалар белән ничек тотарга тиеш? ә) Ир кеше һәм ата кеше үзенең фидакарь яратуын ничек белдерә ала?

20 Мәсих кануны буенча, хакимлеккә ия булган кардәшләр башкалар белән ничек мөгамәлә итәргә тиеш? Мәхәббәт күрсәтеп, чөнки Мәсих кануны мәхәббәткә нигезләнгән. Мәсих юлы — мәхәббәт юлы бит.

21 Гаиләдә. Мәсих җыелыш турында ничек кайгыртса, ир дә үз хатыны турында шулай кайгыртырга тиеш (Эфес. 5:25, 28, 29). Мәсихтән үрнәк алган ир, үз хатынының ихтыяҗларын үзенекеннән өстен күреп, фидакарь мәхәббәт күрсәтә. Кайбер ир-атларга андый мөнәсәбәт күрсәтү авыр, чөнки алар балачакта гаделлек белән мәхәббәт күрмәгән. Аларга начар гадәтләрдән һәм сыйфатлардан арыну авырдыр. Әмма Мәсих кануны буенча яшәргә теләсәләр, аларга моны эшләү үтә мөһим. Фидакарь мәхәббәт күрсәткән ир үз хатынының хөрмәтен яулап ала. Балаларын яратучы ата үз сүзләре я эшләре белән аларны беркайчан да кимсетми (Эфес. 4:31). Ул аларга үз яратуы белән хуплавын белдерә, нәтиҗәдә, алар үзләрен тыныч-имин хис итә, атасын тагы да ныграк ярата һәм аңа тартыла башлыйлар.

22. 1 Петер 5:1—3 тә әйтелгәнчә, «сарыклар» кемнеке һәм алар белән ничек мөгамәлә итәргә кирәк?

22 Җыелышта. Өлкәннәр «сарыкларның» үз милке булмаганын таный. (Яхъя 10:16; 1 Петер 5:1—3 укы.) «Аллаһы көтүе», «Аллаһы хуш күргәнчә» һәм «Аллаһы мирасы» дигән сүзтезмәләр сарыкларның Йәһвәнеке булганына басым ясый. Ә Аллаһы, үз чиратында, өлкәннәрдән алар «сарыклар» турында яхшылап кайгыртыр дип көтә (1 Тис. 2:7, 8). Көтүче вазифасын тырышып үтәгән өлкәннәр Йәһвәнең хуплавын ала. Өстәвенә, кардәшләр дә аларны ярата һәм хөрмәт итә.

23, 24. а) Җыелышта берәрсе җитди гөнаһ кылса, өлкәннәрдә нинди җаваплылык ята? ә) Андый очракларны карап чыкканда, өлкәннәр нәрсәне истә тота?

23 Берәр кардәш җитди гөнаһ кылса, өлкәннәр нәрсә эшли? Аларның роле Муса кануны буенча хөкем иткән өлкәннәр белән хакимнәрнең роленнән аерылып тора. Исраил өлкәннәре Йәһвәгә гыйбадәт кылу белән бәйле сорауларны гына түгел, ә административ сораулар белән җинаятьләрне дә карап чыккан. Ләкин, Мәсих кануны буенча, өлкәннәр рухи сорауларны хәл итүдә генә катнаша. Административ сорауларны һәм җинаятьләрне карап чыгу хокукын Аллаһы хөкүмәт кешеләренә тапшырган. Нәкъ хөкүмәт кешегә штраф салырга я аны төрмәгә утыртырга хокуклы, һәм өлкәннәр моны таный (Рим. 13:1—4).

24 Өлкәннәр җитди гөнаһ кылу очракларын ничек хәл итә? Теге я бу ситуацияне дөрес бәяләр өчен һәм гадел карар кабул итәр өчен, алар Изге Язмаларга таянып эш итә. Күзәтчеләр Мәсих канунының мәхәббәткә нигезләнгәнен истә тота. Мәхәббәттән чыгып өлкәннәр, бу гөнаһ аркасында зыян күргәннәргә ярдәм итәр өчен, нәрсә эшләп булганы турында уйлый. Гөнаһ кылучы турында әйткәндә, өлкәннәр үзләренә мондыйрак сораулар бирә: «Бу кеше тәүбә итәме? Аңа Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен торгызырга булышыр өчен, нәрсә эшләп була?»

25. Киләсе мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?

25 Мәсих канунына буйсынып яшәргә без шундый шат! Без аның буенча эш итәргә тырышабыз һәм шулай итеп җыелыш тынычлыгына өлеш кертәбез. Һәрбер кеше андый җыелышта үзен якланган итеп, кадерле итеп хис итә. Әмма кызганычка каршы, «явызлар» бу дөньяда «начарланганнан начарлана бара» (2 Тим. 3:13). Шуңа күрә безгә һәрвакыт сак булырга кирәк. Җыелышта берәрсе бала аздыру кебек авыр гөнаһ кылса, мәсихче җыелышта Аллаһының гаделлеге ничек чагыла? Бу җитди сорау киләсе мәкаләдә каралачак.

15 ҖЫР Йәһ Улын данлагыз!

^ 5 абз. Йәһвә — мәхәббәт һәм гаделлек Аллаһысы. Ул үз хезмәтчеләрен гадел мөгамәләгә лаек дип саный һәм бу явыз дөньяда гаделсезлеккә очраганнарны юата. Шушы темага бу һәм киләсе ике мәкалә багышланган.

^ 1 абз. «Күзәтү манарасы»ның 2019 ел, февраль ае чыгарылышында «Йәһвә Исраилдә мәхәббәтен һәм гаделлеген ничек күрсәткән?» дигән мәкаләне кара.

^ 13 абз. АҢЛАТМА: фидакарь ярату безне башка кешеләрнең ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен үзебезнекеннән өстен куярга дәртләндерә. Андый ярату күрсәткәндә, без хәтта башкалар хакына нәрсәдәндер баш тартырга әзер.

^ 61 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Гайсә үзенең бердәнбер улын югалткан тол хатынны очрата. Кызганудан чыгып Гайсә үлгән егетне терелтә.

^ 63 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Гайсә Шимун исемле фарисейга кунакка килгән. Бер хатын-кыз, күрәсең фахишә, аның аякларын күз яшьләре белән юган, чәчләре белән сөрткән һәм аякларына май салган. Шимунның ачуы чыга, ләкин Гайсә бу хатын-кызны яклый.