Укучыларның сораулары
Гайсә: «Мине җиргә тынычлык китерергә килде дип уйламагыз»,— дип әйткәндә, нәрсәне күздә тоткан?
Гайсә кешеләрне тынычлыкка һәм бердәмлеккә омтылырга дәртләндергән. Әмма бер очракта ул үз рәсүлләренә болай дигән: «Мине җиргә тынычлык китерергә килде дип уйламагыз. Мин тынычлык түгел, ә кылыч китерергә дип килдем. Чөнки мин аерырга дип килдем: улы — атасына каршы, кызы — анасына каршы, килен каенанасына каршы булыр» (Мат. 10:34, 35). Гайсәнең бу сүзләр белән нәрсә әйтәсе килгән?
Әлбәттә, Гайсә туганнарны бер-берсеннән аерырга теләмәгән, ләкин ул аның өйрәтүләре кайбер гаиләләрне таркатачагын белгән. Суга чумдырылырга теләгән кеше моңа әзер булырга тиеш, чөнки, яңа шәкерт иман итмәгән тормыш иптәшеннән я башка гаилә әгъзасы тарафыннан каршылыкка очраса, бу аның иманын сынар.
Мәсихчеләр «һәркем белән тыныч-тату яшәргә» тиеш (Рим. 12:18). Әмма кайбер гаиләләр өчен Гайсәнең өйрәтүләре «кылычка» охшаш. Әйтик, кеше хакыйкатьне кабул итә, ди, ә гаилә әгъзалары кабул итми я хәтта каршы чыга. Бу очракта өйдәгеләр үзләре бу мәсихчене дошман итеп күрә башлый (Мат. 10:36).
Йәһвәгә иман итмәгән гаиләдә мәсихченең нинди сынаулары булырга мөмкин? Мәсәлән, бәйрәмнәр турында уйланыйк. Бәлки, иман итмәгән туганы кардәшебезне берәр бәйрәмдә катнаштырырга телидер. Кардәшебез кемне сөендерергә булыр — Йәһвәнеме яисә туганынмы? Гайсә: «Атасын яки анасын, миңа караганда, күбрәк яратучы кеше миңа лаек түгел»,— дип әйткән (Мат. 10:37). Әлбәттә, Гайсәнең без әти-әниебезне яратырга тиеш түгел дип әйтәсе килмәгән. Ул приоритетларны дөрес кую турында әйткән. Гаилә әгъзаларыбыз безгә Йәһвәгә хезмәт итәргә комачауласа да, без барыбер аларны яратабыз, әмма Аллаһыга карата яратуыбыз көчлерәк.
Һичшиксез, туганнар безгә каршы чыкканда, бу җаныбызны бик әрнетә. Әмма безгә Гайсәнең мондый сүзләрен истә тотарга кирәк: «Үз җәфалану баганасын алып, миңа ияреп барырга теләмәгән кеше миңа лаек түгел» (Мат. 10:38). Мәсихчеләр буларак, без газап чигәргә әзер, һәм туганнарыбызның каршы килүләре — бу газапларның бер өлеше. Шул ук вакыт без иман итмәгән туганнарыбыз, яхшы тәртибебезне күреп, хакыйкатьне кабул итәчәгенә өметебезне югалтмыйбыз (1 Пет. 3:1, 2).