31 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Дога кылу мөмкинлеген кадерләгез
«Догам — синең алдыңда әзерләнгән фимиам күк... булсын» (ЗӘБ. 141:2).
47 ҖЫР Йәһвәгә һәр көн дога кыл
БУ МӘКАЛӘДӘ *
1. Без дога кылу мөмкинлегенә ничек карыйбыз?
ЙӘҺВӘГӘ — күкнең һәм җирнең Барлыкка Китерүчесенә дога кылу мөмкинлеге чыннан да зур хөрмәт. Без йөрәгебезне Йәһвәгә теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы телдә ача алабыз, һәм безгә моның өчен алдан чиратка языласы юк. Без Аллаһыга хастаханәдәге караваттан да, төрмәдәге камерадан да мөрәҗәгать итә алабыз, һәм күктәге Атабыз безне, һичшиксез, ишетәчәк. Без дога кылу мөмкинлегенә гадәти нәрсәгә кебек карамыйбыз.
2. Давыт дога кылу мөмкинлеген кадерләгәнен ничек күрсәткән?
2 Давыт дога кылу мөмкинлеген бик кадерләгән. Ул Йәһвәгә болай дип җырлаган: «Догам — синең алдыңда әзерләнгән фимиам күк... булсын» (Зәб. 141:1, 2). Давыт көннәрендә гыйбадәт кылуда кулланылган фимиамны әзерләүгә бик җитди караганнар (Чыг. 30:34, 35). Димәк, догаларны фимиам белән чагыштырып, Давыт догада әйтәсе сүзләрне үлчәп, уйлап әйтергә теләгәнен күрсәткән. Без дә шулай эшләргә телибез. Уйланып әйтелгән догалар Аллаһыны бик сөендерә.
3. Йәһвәгә дога кылганда, без нинди караш сакларга тиеш һәм ни өчен?
3 Дога кылганда, без кем белән сөйләшкәнебезне онытмаска тиеш. Безнең карашыбызда хөрмәт чагылырга тиеш. Ишагыя, Йәзәкил, Даниял һәм Яхъя күргән күренешләр турында уйланыйк. Бу күренешләр аерылып торса да, аларның бер уртак ягы бар: алар Йәһвәне мәһабәт Патша итеп күргән. Ишагыя Йәһвәнең «биек һәм мәһабәт тәхеттә утыруын» күргән (Ишаг. 6:1—3). Йәзәкил Йәһвәнең күктәге арбасын күргән, һәм бу арбаны бар яктан салават күперенә охшаш балкыш чолгап алган (Йәз. 1:26—28). Ә Даниял күренешендә «борынгыдан яшәп килгән Затның» «киеме кардай ап-ак», «аның тәхетеннән ут елгасы агып чыккан» (Дан. 7:9, 10). Ә Яхъяның күренешендә Йәһвәнең тәхетен «зөбәрҗәткә охшаш салават күпере әйләндереп алган» (Ачыл. 4:2—4). Йәһвәнең бөек даны турында уйланганда, без дога кылуның бик зур хөрмәт булганын аңлыйбыз. Чыннан да, Йәһвә курку-хөрмәткә лаек. Дога турында әйткәндә, безгә тагын нәрсәне истә тотарга кирәк?
«ШУҢА КҮРӘ БОЛАЙ ДОГА КЫЛЫГЫЗ»
4. Маттай 6:9, 10 да китерелгән Гайсәнең үрнәк догасының беренче сүзләреннән без нәрсәне аңлыйбыз?
4 Маттай 6:9, 10 укы. Таудагы вәгазендә Гайсә үз шәкертләрен дога кылырга өйрәткән. «Шуңа күрә болай дога кылыгыз» дип әйткәннән соң, ул Йәһвәнең нияте белән бәйле нәрсәләр — Аллаһының исемен изгеләндерү, Патшалыкның килүе һәм кешелек өчен киләчәк фатихалар турында әйткән. Моның турында дога кылып, без Аллаһы ихтыяры безнең өчен дә бик мөһим икәнен күрсәтәбез.
5. Шәхси сорауларыбыз турында дога кылу урынлымы?
5 Үрнәк доганың икенче өлешендә Гайсә шәхси сораулар турында үтенү дә урынлы икәнен күрсәткән. Без Йәһвәдән безгә көндәлек икмәк бирүен, гөнаһларыбызны кичерүен һәм вәсвәсәләр белән Шайтаннан яклавын сорый алабыз (Мат. 6:11—13). Йәһвәдән моның турында сораганда, без аның ярдәменә мохтаҗ булуыбызны һәм аның хуплавына ия булырга теләгәнебезне күрсәтәбез.
6. Догаларыбыз үрнәк догада искә алынган нәрсәләр белән генә чикләнергә тиешме? Аңлатыгыз.
6 Гайсә аның шәкертләре үрнәк доганы сүзгә-сүз кабатлар дип көтмәгән. Ул үзе дога кылганда да төрле темаларны телгә алган (Мат. 26:39, 42; Яхъя 17:1—26). Без дә, дога кылганда, Йәһвәгә үзебезне борчыган бар нәрсә турында әйтә алабыз. Мәсәлән, җитди карар кабул итәргә кирәк булса, без аңардан зирәклек һәм аңлау сәләтен сорый алабыз (Зәб. 119:33, 34). Ә ниндидер катлаулы вазифа бирелсә, без акыллы һәм үтә күрүчән булырга булышсын дип сорый алабыз (Гыйб. сүз. 2:6). Ата-аналар — балалары турында, ә балалар ата-аналары турында дога кыла ала. Һәм барыбыз да өйрәнүчеләр һәм кызыксынучылар турында дога кыла алабыз һәм моны эшләргә тиеш тә. Әмма билгеле, догаларыбыз үтенечләрдән генә торырга тиеш түгел.
7. Ни өчен без Йәһвәне догада данларга да тиеш?
7 Дога кылганда, без Йәһвәне данларга да тиеш. Йәһвә — данлавыбызга иң лаеклы шәхес. Ул «игелекле һәм кичерергә әзер». Шулай ук ул «шәфкатьле һәм кызганучан Аллаһы», «ярсырга ашыкмый, тугры мәхәббәткә бай һәм һәрвакыт тугры» (Зәб. 86:5, 15). Бәхәссез, Йәһвәне данлар өчен безнең бик күп сәбәпләребез бар. Аның бит сыйфатлары шундый күркәм, ә эшләре шундый бөек!
8. Без Йәһвәгә нәрсә өчен рәхмәтле була алабыз? (Зәбур 104:12—15, 24)
8 Йәһвәне данлаудан тыш, без аңа сокландыргыч бар бүләкләре өчен рәхмәтләребезне белдерә алабыз. Мәсәлән, ул безгә төсләргә бай чәчәкләр, төрле-төрле тәмле ризыклар һәм кадерле дусларыбыз белән аралашу мөмкинлеген биргән. Ул моны безне бәхетле итәр өчен, риясыз рәвештә бүләк иткән. (Зәбур 104:12—15, 24 укы.) Ә тагы да мөһимрәге — без Йәһвәгә рухи ризыклар һәм гаҗәеп өмет биргәне өчен рәхмәтләребезне әйтә алабыз.
9. Йәһвәгә рәхмәт әйтергә онытмаска безгә нәрсә булыша ала? (1 Тисалуникәлеләргә 5:17, 18)
9 Кайвакыт без Йәһвәгә рәхмәтләр әйтергә онытырга да мөмкин. Алай булмасын өчен, нәрсә эшләп була? Үтенечләрегезне язып куегыз һәм вакыт-вакыт Йәһвәнең догаларыгызга ничек җавап биргәнен тикшерегез. Ә аннан соң аңа моның өчен рәхмәт әйтегез. (1 Тисалуникәлеләргә 5:17, 18 укы.) Башкалар безгә рәхмәтләрен белдергәндә, бу безгә шатлык китерә. Нәкъ шулай ук Йәһвә дә, без аңа рәхмәт сүзләребезне әйткәндә, ул бик сөенә (Көл. 3:15). Без Йәһвәгә тагын нәрсә өчен рәхмәтле була алабыз?
ЙӘҺВӘГӘ УЛЫН ҖИБӘРГӘНЕ ӨЧЕН РӘХМӘТЛӘР БЕЛДЕРЕГЕЗ
10. 1 Петер 2:21 буенча, ни өчен без Йәһвәгә Улын җибәргәне өчен рәхмәтләр белдерергә тиеш?
10 1 Петер 2:21 укы. Без Йәһвәгә яраткан Улын кешелекне өйрәтергә җибәргәне өчен рәхмәтләр укырга тиеш. Без бит Гайсәдән Йәһвәнең шәхесе һәм аның йөрәген ничек сөендереп булганы турында шулкадәр күп белдек! Ә Мәсихнең йолымы нигезендә без Йәһвә белән җылы, тату мөнәсәбәтләргә ия була алабыз (Рим. 5:1).
11. Догаларыбыз турында әйткәндә, Гайсә нинди роль уйный?
11 Без Йәһвәгә Улы аша дога кыла алганыбыз өчен рәхмәтле. Йәһвә, догаларыбызга җавап бирер өчен, нәкъ Гайсәне куллана һәм Гайсә Мәсих хакына әйтелгән догаларыбызны тыңлый һәм җавап бирә. Гайсә үзе болай дип аңлаткан: «Сез минем исемем хакына нәрсә генә сорасагыз да, мин үтәрмен. Мин моны Ата үз Улы аша данлансын өчен эшләрмен» (Яхъя 14:13, 14).
12. Без Йәһвәгә Улын биргәне өчен тагын ни сәбәпле рәхмәтле?
12 Йәһвә безнең гөнаһларыбызны Гайсәнең йолымы нигезендә кичерә. Изге Язмаларда Гайсә «күкләрдә Мәһабәт Аллаһы тәхетенең уң ягында утыручы баш руханиебыз» итеп сурәтләнгән (Евр. 8:1). Шулай ук Гайсә — «күктәге Атабыз янында ярдәмчебез» дә (1 Яхъя 2:1). Без хәлебезгә керә алган, кимчелекләребезне аңлаган һәм Аллаһы алдында безне «яклап торган» Баш рухани өчен Йәһвәгә шундый рәхмәтле! (Рим. 8:34; Евр. 4:15) Без камилсез, шуңа күрә, Гайсәнең йолым корбаныннан тыш, догаларыбыз Йәһвәгә яраклы булмас иде. Ризалашырсыздыр, Гайсәнең йолымы шулкадәр кыйммәтле, хәтта бөтен рәхмәт сүзләребез дә җитмәс!
КАРДӘШЛӘРЕГЕЗ ӨЧЕН ДОГА КЫЛЫГЫЗ
13. Җирдәге тормышының соңгы төнендә Гайсә үз шәкертләрен яратканын ничек күрсәткән?
13 Җирдәге тормышының соңгы төнендә Гайсә озак итеп үз шәкертләре турында дога кылган һәм Йәһвәдән аларны «Явыздан саклавыңны үтенәм» дип сораган (Яхъя 17:15). Гайсәне газаплы үлем көтсә дә, ул иң беренче чиратта үзе турында түгел, ә шәкертләре турында уйлаган. Нинди зур ярату күрсәткән ул!
14. Без кардәшләрне яратканыбызны ничек күрсәтә алабыз?
14 Гайсәдән үрнәк алып, без үзебез турында гына дога кылмыйбыз, ә кардәшләребез турында да дога кылабыз. Шулай эшләп, без Гайсәнең бер-берегезне яратыгыз дигән әмерен үтибез һәм Йәһвәгә имандашларыбызны никадәр яратканыбызны күрсәтәбез (Яхъя 13:34). Кардәшләребез турында дога кылу вакытны гына әрәм итү түгел ул. Аллаһы Сүзендә: «Тәкъва кешенең ялваруы зур куәткә ия һәм чыннан да ярдәм итә ала»,— дип әйтелә (Ягък. 5:16).
15. Ни өчен кардәшләребез догаларыбызга мохтаҗ?
15 Кардәшләребез, сынаулар кичергәнгә, догаларыбызга мохтаҗ. Кайберләре авырый, яисә табигать афәтләреннән, гражданнар сугышыннан яки эзәрлекләүләрдән зыян күрә, я башка авырлыклар кичерә. Шуңа күрә Йәһвәдән аларга бирешмәскә булышсын дип сорыйк. Без шулай ук шул кардәшләргә ярдәмгә ашыккан фидакарь имандашларыбыз турында да дога кыла алабыз. Бәлки, сез авырлыклар кичергән кардәшләр белән таныштыр. Алайса, ник аларны догада исемнәре буенча телгә алмаска? Бу чын яратуның билгесе булыр иде.
16. Ни өчен без җаваплы кардәшләр турында дога кылырга тиеш?
16 Җыелыштагы җаваплы абый-кардәшләр дә имандашларының үзләре турында әйтелгән догаларын кадерли, һәм бу догалар аларга ярдәм итә. Рәсүл Паул очрагында шулай булган. Ул болай дип язган: «Мин авызымны ачкач, миңа әйтәсе сүзләр бирелсен өчен, мин яхшы хәбәрнең изге серен кыюлык белән җиткерә алсын өчен... минем турында да дога кылыгыз» (Эфес. 6:19, 20). Бүген дә үз өсләренә җитәкчелек алган абый-кардәшләр бик күп. Йәһвәдән аларны фатихаласын дип сорап, без аларга карата ярату күрсәтәбез.
БАШКАЛАР АЛДЫНДА ДОГА КЫЛГАНДА
17, 18. Кайсы очракта безне дога кылырга сорый алалар һәм безгә нәрсәне истә тотарга кирәк?
17 Кайвакыт безне башкалар алдында дога кылырга сорыйлар. Мәсәлән, өйрәнүне үткәрүче апа-кардәш башка апа-кардәшне дога кылырга сорарга мөмкин. Ә чакырылган апа-кардәш, бәлки, догасы эчтәлеклерәк булсын өчен, өйрәнү алдыннан түгел, ә өйрәнүдән соң дога кылырга булыр. Шул чакта аның өйрәнүче белән танышыр өчен бераз мөмкинлеге булыр.
18 Абый-кардәшләрне вәгазь очрашуында яисә җыелыш очрашуында дога кылырга сорый алалар. Дога кылучы абый-кардәшләргә очрашуның максатын истә тотарга кирәк. Догада киңәшләр бирү я белдерүләр ясау урынлы булмас иде. Гадәттә, очрашуларда җыр җырлау һәм дога кылу өчен 5 минут кына бүлеп куела. Шуңа күрә, аеруча җыелыш башында әйтелгән догада, абый-кардәшкә күп сүзле булырга кирәкми (Мат. 6:7).
ДОГА ТОРМЫШЫГЫЗДА МӨҺИМ УРЫНДА БУЛСЫН
19. Йәһвәнең хөкем көненә әзер булырга безгә нәрсә булышыр?
19 Йәһвәнең хөкем көне якынлашып килә. Шуңа күрә регуляр рәвештә дога кылу бик мөһим. Гайсә Мәсих болай дигән: «Уяу булыгыз һәм, булырга тиешле барлык нәрсәләрдән котыла алыр өчен... һәрвакыт ялварып дога кылыгыз» (Лүк 21:36). Әйе, өзлексез дога кылу безгә рухи яктан уяу булып калырга һәм Аллаһы көненә әзер булырга булыша.
20. Догаларыбыз хуш исле фимиам кебек булсын өчен, без нәрсәне истә тотарга тиеш?
20 Бу мәкаләнең төп фикерләрен барлап чыгыйк. Без дога кылу мөмкинлеген бик кадерлибез. Иң беренче чиратта, без Йәһвәнең нияте белән бәйле нәрсәләр турында дога кылабыз. Шулай ук Аллаһыга Улын җибәргәне өчен һәм күктә Патшалык урнаштырганы өчен дә рәхмәтләр белдерәбез. Без имандашларыбыз турында да дога кылырга онытмыйбыз һәм, әлбәттә, үзебезнең физик һәм эмоциональ ихтыяҗларыбыз турында да сорый алабыз. Доганың сүзләрен уйлап әйтсәк, без бу гаҗәеп бүләкне кадерләгәнебезне күрсәтербез һәм безнең сүзләребез Йәһвә өчен хуш исле фимиам кебек булыр (Гыйб. сүз. 15:8).
45 ҖЫР Күңелемдәге уйларым
^ Без дога кылу мөмкинлеген бик кадерлибез һәм догаларыбызның Аллаһы өчен хуш исле фимиам кебек булуын телибез. Бу мәкаләдә без догада нәрсә әйтеп булганын һәм, безне кешеләр алдында дога кылырга сорасалар, нәрсәне истә тотарга кирәклеген карап китәрбез.
^ ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш үзенең хатыны белән баласының иминлеге, каенатасының сәламәтлеге һәм хатынының өйрәнүчесенең рухи үсеше турында дога кыла.
^ ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәшебез Гайсәнең йолым корбаны өчен, гаҗәеп планетабыз һәм мул ризыклар өчен рәхмәтләрен белдерә.
^ ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: апа-кардәш Йәһвәдән изге рухы белән Җитәкче советны фатихалавын һәм табигать афәтләре белән эзәрлекләүләрдән газап чиккән кардәшләргә ярдәм итүен сорый.