Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез дошманыгызны яхшы беләсезме?

Сез дошманыгызны яхшы беләсезме?

«Безгә... [Шайтанның] уй-ниятләре билгеле» (2 КӨР. 2:11, иск.).

ҖЫРЛАР: 150, 32

1. Йәһвә Гадән бакчасында дошманыбыз турында нәрсә ачыклаган?

ҺИЧШИКСЕЗ, Адәм еланнарның сөйләшә алмавын белгән. Шуңа күрә ул Хаува белән, еланны кулланып, бер рух сөйләшкән дип фаразлый алган (Ярат. 3:1—6). Беренче кешеләр шул рух турында бернәрсә дә белмәгән диярлек. Шулай да Адәм аны тыңларга булган һәм, назлы күктәге Атасыннан борылып, бу фетнәчел рухка кушылган (1 Тим. 2:14). Йәһвә шунда ук бу явыз рухка кагылышлы кайбер мәгълүматны ачыклый башлаган. Мәсәлән, ул бу явыз рух юк ителәчәк дип вәгъдә иткән. Шулай ук Аллаһы бу рухи шәхес үз көчен Аллаһы хезмәтчеләренә каршы кулланачак дип кисәткән (Ярат. 3:15).

2, 3. Күрәсең, нинди сәбәп аркасында Еврей Язмаларында Шайтан турында аз әйтелә?

2 Зирәк Аллаһыбыз үзенә каршы фетнә күтәргән фәрештәнең исемен безгә ачмаган *. Әмма Гадән бакчасындагы вакыйгалардан соң 2 500 ел үткәч, Аллаһы бу дошманны сурәтләп биргән. Әюп китабында дошманыбыз «Шайтан» дигән титул белән аталган булган (Әюп 1:6). Чынлыкта, Еврей Язмаларының өч китабында гына — 1 Елъязма, Әюп һәм Зәкәриядә генә — «Шайтан» дигән титул очрый. «Шайтан» дигән сүз «Каршы торучы» дигәнне аңлата. Мәсих килгәнчегә кадәр, дошманыбыз турында бик аз әйтелгән иде. Ни өчен?

3 Күрәсең Йәһвә Шайтанга артык игътибар бирергә теләмәгәнгә, Еврей Язмаларында Шайтан турында аз мәгълүмат китерелә. Еврей Язмалары аша Йәһвә иң беренче чиратта Мәсихне танырга булышучы мәгълүмат биргән һәм үз халкын Мәсихнең килүенә әзерләгән (Лүк 24:44; Гәл. 3:24). Ә инде Мәсих җиргә килгәч, Йәһвә аның аша һәм аның шәкертләре аша Шайтан һәм җеннәр турында күп нәрсә ачкан *. Бу да бик урынлы — Йәһвә бит нәкъ Гайсәне һәм аның майланган хакимдәшләрен Шайтанны юк итәр өчен кулланачак (Рим. 16:20; Ачыл. 17:14; 20:10).

4. Ни өчен Шайтаннан куркасы юк?

4 Рәсүл Петер Шайтан Иблисне — «үкерүче арыслан» итеп, ә рәсүл Яхъя «елан» һәм «аждаһа» итеп сурәтләгән (1 Пет. 5:8; Ачыл. 12:9). Ләкин безгә Шайтан алдында куркудан калтырарга кирәкми, аның көче чиксез түгел бит. (Ягъкуб 4:7 укы.) Безне Йәһвә, Гайсә Мәсих һәм тугры фәрештәләр яклый. Аларның ярдәме белән без дошманыбызга каршы тора алабыз. Шулай да безгә мондый өч сорауны карап чыгу файдалы булыр: Шайтан нинди дәрәҗәдә кешеләргә тәэсир итә? Ул моны ничек эшли? Шайтан көченең чикләре бармы? Әйдәгез, бу сорауларга җавап табыйк һәм үзебез өчен кайбер файдалы якларны күрергә тырышыйк.

ШАЙТАН КЕШЕЛӘРГӘ НИНДИ ДӘРӘҖӘДӘ ТӘЭСИР ИТӘ?

5, 6. Ни өчен җирдәге бернинди хөкүмәт тә кешеләрнең бар ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый?

5 Бик күп фәрештәләр Шайтанның фетнәсенә кушылган. Туфанга кадәр Шайтан ким дигәндә кайберләрен җирдәге хатын-кызлар белән җенси мөнәсәбәтләргә керергә котырткан. Изге Язмаларда бу вакыйга символик образ итеп сурәтләнә: аждаһа үз койрыгы белән йолдызларның өчтән бер өлешен өстерәп ала да җиргә ыргыта (Ярат. 6:1—4; Яһүд 6; Ачыл. 12:3, 4). Аллаһы гаиләсен калдырган фәрештәләр Шайтан хакимлеге астына эләккән. Шайтан белән җеннәрне тынычлык бозучы ниндидер шайка дип атап булмый. Шайтан, Аллаһы Патшалыгына охшатып, үз оешмасын оештырган. Ул үзе бу оешмада идарәче булып хакимлек итә. Рухи дөньяда Шайтан, хөкүмәтләр оештырып, җеннәргә хакимлек биргән һәм аларны җир идарәчеләре итеп билгеләгән (Эфес. 6:12).

6 Күзгә күренми торган оешмасын кулланып, Шайтан кешеләр хөкүмәтләренә тәэсир итә. Иблис, Гайсәгә «җиһанның бөтен патшалыкларын күрсәтеп»: «Мин сиңа бу патшалыклар өстеннән хакимлекне һәм аларның данын бирермен, чөнки бу хакимлек миңа бирелгән, һәм мин аны кемгә теләсәм, шуңа бирәм»,— дигән (Лүк 4:5, 6). Димәк, аның бу дөнья хөкүмәтләре өстеннән хакимлеге чыннан да бар. Әйе, күп кенә идарәчеләр үз гражданнары турында уйлый һәм алар өчен файдалы эшләр кыла. Ләкин, бу дөнья белән Шайтан идарә иткәнгә, бернинди хөкүмәт я идарәче кешеләрнең бар ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый (Зәб. 146:3, 4; Ачыл. 12:12).

7. Шайтан ялган дин белән сәүдә системасын ничек куллана? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

7 «Бөтен дөньяны» юлдан яздырыр өчен, Шайтан үз җеннәре белән хөкүмәтләрне генә түгел, ә ялган дин белән сәүдә системасын да куллана (Ачыл. 12:9). Мәсәлән, ялган дин аша Шайтан Йәһвә турында хак булмаган тәгълиматлар тарата. Шулай ук Иблис кешеләрнең Аллаһы исемен белмәүләрен тели (Ирм. 23:26, 27). Нәтиҗәдә, бердәнбер Аллаһыга гыйбадәт кылырга теләгән кешеләр җеннәргә гыйбадәт кыла (1 Көр. 10:20; 2 Көр. 11:13—15). Ә сәүдә системасын Шайтан ничек куллана? Ул кешеләргә, бәхетле булыр өчен, акчага омтылырга һәм байлык җыярга кирәк дигән фикер сеңдерә (Гыйб. сүз. 18:11). Бу ялганга ышанган кешеләр үз тормышларын Аллаһыга түгел, ә Байлыкка багышлый (Мат. 6:24). Ахыр чиктә матди әйберләрне ярату Аллаһыга карата яратуны кысрыклап чыгара (Мат. 13:22; 1 Яхъя 2:15, 16).

8, 9. а) Адәм, Хаува һәм фетнәчел фәрештәләр очрагыннан без нинди ике сабак алабыз? ә) Ни өчен Шайтанның кешеләргә нинди дәрәҗәдә тәэсир иткәнен белү мөһим?

8 Адәм, Хаува һәм фетнәчел фәрештәләр очрагыннан без ике мөһим сабак алабыз. Беренчедән, без я Йәһвә ягына, я Шайтан ягына басабыз; өченчесе юк (Мат. 7:13). Икенчедән, Шайтанга кушылган кеше, үзе алырга теләгән нәрсәне ала алса да, асылда, күпкә күбрәкне югалта. Мәсәлән, Адәм белән Хаува яхшылык белән яманлык нәрсә икәнен сайларга хокук алган, ә җеннәр кешеләр хөкүмәтләре өстеннән хакимлек алган, әмма бу аларга кыйммәткә төшкән (Ярат. 3:22; Әюп 21:7—17; Гәл. 6:7, 8).

9 Ни өчен Шайтанның кешеләргә нинди дәрәҗәдә тәэсир иткәнен белү мөһим? Бу безгә хөкүмәтләргә акыллы караш сакларга булыша һәм вәгазь эшебезне дәвам итәргә дәртләндерә. Йәһвә хөкүмәтләрне хөрмәт итәргә куша (1 Пет. 2:17). Без Аллаһы нормаларына каршы килмәгән законнарга буйсынырга тиеш (Рим. 13:1—4). Әмма шул ук вакыт без нейтралитет саклыйбыз. Без теге я бу партия яисә сәясәтче башкасыннан яхшырак дип санамыйбыз (Яхъя 17:15, 16; 18:36). Шайтанның Йәһвә исемен караларга һәм абруен төшерергә тырышканын белү безне Аллаһы турында хакыйкатьне таратырга, шулай ук Аллаһы исемен горурлык белән йөртергә һәм шул исемне гыйбадәт кылуыбызда кулланырга дәртләндерә. Өстәвенә, Шайтан кулланган алымнарны белгәнгә, без байлыкның коллары булып китмибез, ә Аллаһыга карата яратуны беренче урынга куябыз (Ишаг. 43:10; 1 Тим. 6:6—10).

ШАЙТАН КЕШЕЛӘРГӘ НИЧЕК ТӘЭСИР ИТӘ?

10—12. а) Шайтан фәрештәләрне нинди «җимгә» эләктергән? ә) Кайбер фәрештәләрнең рухи егылуларыннан без нинди сабак алабыз?

10 Шайтанның кешеләргә тәэсир итү алымнары бик эффектив. Аларны үз кармагына эләктерер өчен, ул төрле «җим» куллана. Шулай ук ул, башкаларны буйсындырыр өчен, аларны куркыта.

11 Шайтанның фәрештәләргә карата нинди «җим» кулланганы турында уйланыйк. Күрәсең, ул һәрбер фәрештәне озак вакыт дәвамында күзәткән, аның өчен нәрсә вәсвәсә була алганын аңларга тырышкан. Кайбер фәрештәләр бу «җимне» йоткан: җирдәге хатын-кызлар белән җенси мөнәсәбәтләргә керә башлаган. Нәтиҗәдә, аларның әзмәвер угыллары туган (Ярат. 6:1—4). Бәлки, Шайтан фәрештәләрне җенси әхлаксызлык белән генә түгел, ә кешеләр өстеннән хакимлек итү мөмкинлеге белән дә вәсвәсәләгән. Шулай итеп, ул, күрәсең, вәгъдә ителгән «токымның» килүенә комачауларга ниятләгән (Ярат. 3:15). Һәрхәлдә, Йәһвә, җиргә Туфан җибәреп, Шайтанның һәм аның җеннәренең планнарын бозган.

Шайтан кулланган «җим»: әхлаксызлык, горурлык, сихерчелек (12, 13 нче абзацларны кара.)

12 Бу безне нәрсәгә өйрәтә? Безгә җенси әхлаксызлык белән горурлыкның Шайтан кулланган бик куркыныч корал икәнен онытмаска кирәк. Шайтанга кушылган фәрештәләр Аллаһыга бихисап күп еллар хезмәт иткән булган. Шулай да алар тугрылыкларын саклап калмаган. Йәһвә белән бергә күктә яшәсәләр дә, алар начар теләкләрнең үз йөрәкләрендә тамыр җәеп үсүенә юл куйган. Без Йәһвә оешмасында инде дистәләгән ел хезмәт итәргә мөмкин. Шулай да бу саф булып калуыбызга гарантия булып тормый. Хәтта рухи оҗмахта яшәсәк тә, йөрәгебездә бозык теләкләрнең үсә башлавы бар (1 Көр. 10:12). Шуңа күрә безгә йөрәгебезне һәрвакыт тикшерергә, әхлаксыз уйларны кире кагарга һәм урынсыз горурлык белән көрәшергә кирәк! (Гәл. 5:26; Көләсәйлеләргә 3:5 укы.)

13. Шайтан тагын нинди «җимне» куллана һәм безгә аның кармагына эләкмәскә нәрсә ярдәм итәр?

13 Шайтан кулланган тагын бер «җим» — сихерчелек белән кызыксыну. Кешеләрдә рухларга карата кызыксыну уятыр өчен, Шайтан, ялган диннән тыш, күңел ачуларны да куллана. Фильмнар, электрон уеннар, китаплар һәм күңел ачуның башка төрләре аша Иблис сихерчелекне кызыклы нәрсә итеп күрсәтә. Безгә бу тозактан качарга нәрсә булышыр? Аллаһы оешмасы безгә хупланган фильмнар һәм күңел ачу төрләре исемлеген бирми. Шуңа күрә һәрберебезгә үз вөҗданыбызны Аллаһы нормалары буенча өйрәтергә кирәк (Евр. 5:14). Паул мондый киңәш биргән: «Мәхәббәтегез риясыз булсын» (Рим. 12:9). Бу киңәшне кулланырга тырышсак, акыллы карар кабул итү җиңелрәк булыр. Мондый сораулар турында уйланыйк: «Бу күңел ачу төрен сайласам, икейөзле кеше кебек эш итмәмме? Өйрәнүчеләрем нинди сайлау ясаганым турында белсә, минем турында монафикъ дип уйламасмы?» Эшләребез сүзләребезгә туры килсә, без, мөгаен, Шайтанның тозакларына эләкмәбез (1 Яхъя 3:18).

Шайтан безне куркытырга тырыша. Моның өчен ул хөкүмәтләрне — эшчәнлегебезне тыярга, сыйныфташларыбызны — безгә басым ясарга һәм гаиләбезне безгә каршы торырга котырта (14 нче абзацны кара.)

14. Шайтан безне ничек куркытырга тырыша һәм безгә бирешмәскә нәрсә булышыр?

14 Моннан тыш, Шайтан, Аллаһыга карата тугрылыгыбызны сынарга теләп, безгә яный һәм безне куркытырга тырыша. Мәсәлән, ул хөкүмәтләргә, хезмәттәшләребезгә я сыйныфташларыбызга һәм Йәһвә Шаһите булмаган туганнарыбызга тәэсир итә. Нәтиҗәдә, хөкүмәт — вәгазь эшебезне тыярга, хезмәттәшләребез я сыйныфташларыбыз Изге Язмалардагы югары әхлакый нормалар буенча яшәвебездән көләргә мөмкин (1 Пет. 4:4). Ә туганнар, иң яхшы ниятләрдән чыгып, җыелышларга йөрергә комачауларга мөмкин (Мат. 10:36). Бу басымга ничек бирешмәскә? Беренчедән, Шайтанның һөҗүмнәренә гаҗәпләнәсе юк — ул бит безне нәфрәт итә һәм безне рухилыгыбызны җимерергә тели, шуңа күрә ул безгә каршы сугыш алып бара (Ачыл. 2:10; 12:17). Икенчедән, Шайтанның безне гаепләвен дә онытмыйк. Аның сүзләре буенча, без үзебезгә уңайлы булганда гына Йәһвәгә хезмәт итәбез һәм, безгә басым ясалса, без Аллаһыдан читләшербез (Әюп 1:9—11; 2:4, 5). Өченчедән, безгә Йәһвәгә таянырга кирәк: ул сынаулар вакытында безне ныгытыр. Ул безне беркайчан да ташламаячак (Евр. 13:5).

ШАЙТАННЫҢ МӨМКИНЛЕКЛӘРЕ ЧИКЛЕ

15. Шайтан безне нәрсәнедер эшләргә мәҗбүр итә аламы? Аңлатыгыз.

15 Шайтан кешеләрне нәрсә дә булса эшләргә мәҗбүр итә алмый (Ягък. 1:14). Күпләр, төгәл белемгә ия булмаганга гына, Шайтанның ихтыярын үти. Әмма хакыйкать белән танышкач, кеше кемгә хезмәт итәргә икәнен үзе сайлый башлый (Рәс. 3:17; 17:30). Без Аллаһы ихтыярын үтәргә тәвәккәл булсак, Шайтан сафлыгыбызны боза алмас (Әюп 2:3; 27:5).

16, 17. а) Шайтан белән җеннәр нәрсә эшли алмый? ә) Ни өчен безгә кычкырып дога кылырга куркырга кирәкми?

16 Шайтан һәм аның җеннәре тагын бер өлкәдә чикләнгән. Изге Язмаларда Йәһвә һәм Гайсә Мәсих кеше йөрәген күрә һәм аның уй-фикерләрен белә дип әйтелә, ләкин Шайтанның һәм җеннәрнең андый сәләтләре бар дип беркайда да язылмаган (1 Иш. 16:7; Марк 2:8). Ә кычкырып дога кылу һәм сөйләшү турында нәрсә әйтеп була? Шайтан я җеннәр, безне ишетеп, безгә зыян китерер дип куркырга кирәкме? Юк. Уйланыйк: без бит, Шайтан күрер дип, Йәһвәгә хезмәт итәргә һәм игелек кылырга курыкмыйбыз. Нәкъ шулай ук, Шайтан сүзләребезне ишетер дип, кычкырып дога кылудан куркырга кирәкми. Изге Язмаларда кычкырып дога кылган күп кенә тугры хезмәтчеләрнең мисаллары китерелә. Алар Шайтаннан курыкмаган (1 Пат. 8:22, 23; Яхъя 11:41, 42; Рәс. 4:23, 24). Сүзләребез һәм эшләребез белән Аллаһы ихтыярын истә тотканыбызны күрсәтсәк, Аллаһы Шайтанга төзәтеп булмаган зыян китерергә рөхсәт итмәс. (Зәбур 34:7 укы.)

17 Безгә дошманыбызны яхшы белергә кирәк, ләкин аңардан куркасы юк. Йәһвәнең ярдәме белән Шайтанны хәтта камилсез кешеләр дә җиңә ала (1 Яхъя 2:14). Аңа каршы торсак, ул бездән качачак (Ягък. 4:7; 1 Пет. 5:9). Шайтан үз укларын аеруча яшьләргә төзәп тора. Аларга Шайтанга каршы торырга нәрсә булышыр? Киләсе мәкаләдә бу сорауга җавап табып була.

^ 2 абз. Изге Язмаларда кайбер фәрештәләрнең шәхси исемнәре әйтелә (Хак. 13:18; Дан. 8:16; Лүк 1:19; Ачыл. 12:7). Йәһвә һәрбер йолдызга исем биргән (Зәб. 147:4). Шуңа күрә фәрештәләрнең, шул исәптән Шайтан булып киткән рухи затның, шәхси исеме бар дигән нәтиҗә ясау логикага яхшы туры килә.

^ 3 абз. Еврей Язмаларында Аллаһы дошманы Шайтан 18 тапкыр гына искә алына, ә Мәсихче Грек Язмаларында ул 36 тапкыр бу титул белән атала.