Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә өзлексез «җимеш китерүчеләрне» ярата

Йәһвә өзлексез «җимеш китерүчеләрне» ярата

«Яхшы җиргә чәчелгәннәр — яхшы күңелле кешеләр. Алар... чыдамлылык күрсәтеп, җимеш китерәләр» (ЛҮК 8:15).

ҖЫРЛАР: 68, 72

1, 2. а) Ни өчен ваемсызлыкка карамастан вәгазь эшен дәвам иткән кардәшләрнең мисаллары аеруча дәртләндергеч? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Гайсә үзенең «туган җирендә» вәгазьләү турында нәрсә дигән? (Искәрмәне кара.)

СЕРДЖО ҺӘМ ОЛИНДА Кушма Штатларда яши. Алар инде 80 не узган, ләкин әле дә пионерлар булып хезмәт итә. Аяклары авыртканга, аларга йөрергә авыр. Шулай да бу кардәшләр атнасына алты көн күп кеше йөри торган мәйданга иртәнге сәгать җидегә килеп җитә. Алар моны инде дистәләгән еллар башкара. Серджо белән Олинда тукталыш янында басып тора һәм үтеп баручыларга басмаларыбызны тәкъдим итә. Күпчелек кеше аларга игътибар итми. Әмма бу олы яшьтәге ирле-хатынлы бирешми һәм үзләренә караган кешеләргә эчкерсез елмая. Төшке аш вакытында алар акрын-акрын гына өйләренә кайтып китә. Икенче көнне алар шул ук урынга кире чыга. Алар бу хезмәттә елның бар фасылында да катнаша.

2 Серджо белән Олинда кебек, күп кенә кардәшләр ваемсыз кешеләргә вәгазьли. Сезнең дә территориягез турында шуны ук әйтеп буламы? Димәк, сезне мактап була, чөнки сез, өзлексез вәгазьләп, чыдамлылык күрсәтәсез *. Йәһвәгә тугрылык белән хезмәт итүегез хәтта тәҗрибәле кардәшләрне дә бик дәртләндерә. Бер район күзәтчесе болай ди: «Андый кардәшләр белән вәгазьләү рухландыра һәм көч бирә». Башка бер район күзәтчесе болай дип уртаклаша: «Бу кардәшләрнең тугрылыклары мине дә өзлексез хезмәт итәргә һәм кыю булырга дәртләндерә». Өченче күзәтче болай ди: «Аларның үрнәкләре йөрәгемне җылыта».

3. Без нинди өч сорау карап чыгарбыз һәм ни өчен?

3 Без Гайсә кушкан эшне башкарып чыгарга тәвәккәл. Әмма, әйдәгез, мондый сорауларны карап чыгыйк: ни өчен без кайвакыт күңелсезләнәбез? Без хезмәттә җимешләр ничек китерә алабыз? Безгә бу эштә чыдамлылык күрсәтергә нәрсә ярдәм итәр? Бу сорауларны карап чыгу тәвәккәллегебезне тагы да ныгытачак.

НИ ӨЧЕН БЕЗ КАЙВАКЫТ КҮҢЕЛСЕЗЛӘНӘБЕЗ?

4. а) Яһүдләрнең яхшы хәбәрне кабул итмәүләре Паулга ничек тәэсир иткән? ә) Ни өчен Паулның андый хисләре туган?

4 Ваемсыз кешеләргә вәгазьләгәнегез булса, сез Паулны яхшы аңлыйсыздыр. Паул, мәсихче буларак, якынча 30 ел Аллаһыга хезмәт иткән һәм күп кенә кешеләргә Мәсих шәкертләре булып китәргә булышкан (Рәс. 14:21; 2 Көр. 3:2, 3). Ләкин күп кенә яһүдләргә ул Мәсих юлына басарга булыша алмаган. Чынлыкта, яһүдләр Паулга каршы чыккан һәм хәтта аны эзәрлекләгән (Рәс. 14:19; 17:1, 4, 5, 13). Бу аңа ничек тәэсир иткән? Ул болай дип язган: «Мәсихнең шәкерте буларак, хакыйкать сөйлим... күңелем зур кайгы һәм өзлексез газап кичерә» (Рим. 9:1—3). Ни өчен Паулның андый хисләре булган? Чөнки ул хезмәтне бик яраткан, бу эшне чын йөрәктән башкарырга тырышкан. Ул үз милләттәшләре турында кайгырткан, аларга ярдәм итәргә теләгән, ә алар Аллаһының мәрхәмәтен кире каккан. Әлбәттә, бу Паулның йөрәген бик әрнеткән.

5. а) Безне кешеләргә вәгазьләргә нәрсә дәртләндерә? ә) Ни өчен кайвакыт күңелсезләнүебезгә гаҗәпләнәсе юк?

5 Паул очрагындагы кебек, кешеләргә вәгазьләргә безне мәхәббәт дәртләндерә (Мат. 22:39; 1 Көр. 11:1). Без Йәһвәгә хезмәт итү нинди зур шатлык һәм никадәр күп фатихалар китергәнен аңлыйбыз. Шуңа күрә без кешеләргә Йәһвә һәм аның нияте турында белем таратабыз. Территориябездә яшәгән кешеләр турында уйлаганда, без: «Алар хакыйкатьне кабул итсәләр иде!» — дип уйлап куябыздыр. Асылда, без кешеләргә болайрак дибез: «Без сезгә бик кадерле бүләк алып килдек. Аны кабул итегезче». Кешеләр бу бүләкне кабул итмәгәндә, безнең дә «күңелебез зур кайгы һәм өзлексез газап кичерә». Андый хисләребез иман җитмәвен түгел, ә вәгазь эшен бөтен йөрәк белән башкарырга теләгәнебезне күрсәтә. Шуңа күрә, кайвакыт күңелсезләнсәк тә, без бирешмибез һәм чыдамлылык белән вәгазь эшен дәвам итәбез. Инде 25 елдан артык пионер булып хезмәт иткән Елена болай ди: «Вәгазь эшендә катнашу җиңелләрдән түгел. Ләкин бу эштән әһәмиятлерәк эш юк». Аның сүзләре безнең хисләребезне дә бик яхшы чагылдыра.

БЕЗ НИЧЕК ҖИМЕШЛӘР КИТЕРӘ АЛАБЫЗ?

6. Без нинди сорауга җавап табарбыз?

6 Без кайда гына вәгазьләсәк тә, күп җимеш китерә алабыз. Ни өчен алай дип әйтеп була? Бу сорауга җавап табар өчен, Гайсәнең ике мисалын карап чыгыйк. Бу мисалларда «җимешләр китерү» искә алына (Мат. 13:23). Беренчесе — йөзем агачы турында.

7. а) «Йөзем үстерүче», «чын йөзем агачы» һәм «ботаклар» кемнәрне символлаштыра? ә) Безгә нинди сорауга җавап табарга кирәк?

Яхъя 15:1—5, 8 укы. Гайсә үз рәсүлләренә болай дигән: «Күп җимеш китерегез һәм минем шәкертләрем булуыгызны күрсәтегез, шулай итеп Атам данлана». Гайсә мисалында «йөзем үстерүче» ул — Йәһвә, «чын йөзем агачы» ул — Гайсә үзе, ә «ботаклар» — Гайсәнең шәкертләре *. Алайса, мәсихчеләр китерергә тиешле җимеш нәрсәне аңлата? Гайсә моның турында турыдан-туры әйтмәгән. Ләкин ул телгә алган бер нечкәлек безгә моның нәрсә икәнен билгеләргә ярдәм итә.

8. а) Гайсәнең мисалында җимеш яңа шәкертләрне хакыйкатькә китерүне аңлатмый. Без моны кайдан беләбез? ә) Йәһвә, бездән нәрсәнедер таләп иткәндә, нинди сыйфатлар күрсәтә?

8 Үз Атасы турында Гайсә болай дигән: «Ул миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый»; ягъни җимешләр китерсәк кенә, Йәһвә безне үз хезмәтчеләре дип саный (Мат. 13:23; 21:43). Димәк, мәсихчеләр китерергә тиешле җимеш яңа шәкертләрне хакыйкатькә китерү була алмый, югыйсә ваемсыз кешеләр яшәгән территориядә вәгазьләгән кардәшләр, беркемне дә хакыйкатькә китермәгәнгә, җимеш китерми торган ботак булып саналыр иде (Мат. 28:19). Әмма андый нәтиҗә акылга сыймаслык! Без бит кешеләрне мәсихчеләр булырга мәҗбүр итә алмыйбыз. Кардәш беркемне дә хакыйкатькә китерә алмаса, аны моның өчен яраксыз дип санау мәрхәмәтсез булыр иде. Йәһвә бездән мөмкин булмаганны таләп итми. Ул һәрвакыт ярату һәм аңлау белән эш итә (Кан. 30:11—14).

9. а) Без, нинди эштә катнашып, «җимешләр» китерәбез? ә) Без нинди мисал карап чыгарбыз һәм ни өчен?

9 Өстә әйтелгәннән күренгәнчә, Гайсә әйткән җимеш китерү һәрберебез катнаша алган эш белән бәйле булырга тиеш. Алайса, бу җимеш нәрсә ул? «Җимеш бирү» — Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне игълан итү ул * (Мат. 24:14). Гайсәнең чәчүче турындагы мисалы моны раслый. Әйдәгез, бу мисалны да карап үтик.

10. а) Гайсә мисалындагы «орлык» һәм «җир» нәрсәне символлаштыра? ә) Бодай башагы нинди җимеш китерә?

10 Лүк 8:5—8, 11—15 укы. Чәчүче турындагы мисалда орлык «Аллаһы сүзен», ягъни Патшалык хәбәрен, аңлата. «Җир» кеше йөрәген символлаштыра. Яхшы җиргә төшкән орлык, тамыр җибәреп, үсә башлаган һәм башакка тулган — мәсәлән, бодай башагына. Аннан соң ул «100 тапкыр күбрәк уңыш биргән». Бодай башагы нинди җимеш китергән? Кечкенә бодай башакларынмы? Юк, ул яңа орлыклар китерә. Бәлки, аннан соң бу орлыклар яңа башакларга тулыр. Бу мисалда бер орлык йөзләгән орлык китергән. Бу безнең хезмәтебезгә ничек кагыла?

«Чыдамлылык күрсәтеп, җимеш китерүебез» нәрсәдән гыйбарәт? (11 нче абзацны кара.)

11. а) Чәчүче турындагы мисал хезмәтебез турында нәрсәне ачыклый? ә) Без җимеш, ягъни Патшалык орлыкларын, ничек китерәбез?

11 Бу фикерне яхшырак аңлар өчен, менә нәрсә турында уйланыйк. Әйтик, ата-анабыз я башка мәсихчеләр безгә Патшалык хәбәрен аңлатты, ди. Алар бик шатланды, чөнки, йөрәгебез йомшак җиргә охшаш булганга, без хакыйкатьне кабул иттек. Патшалык хәбәре йөрәгебездә тамырлар җибәрде, шытты һәм үсте. Образлы тел белән әйткәндә, без бодай башагы булып киттек һәм җимешләр китерә башладык. Бодай башагы яңа башаклар түгел, ә орлыклар китерә. Нәкъ шулай ук җимешебез ул — яңа шәкертләр түгел, ә орлыклар, ягъни Патшалык хәбәрен таратуыбыз *. Без кешеләргә вәгазьлибез, ягъни үзебезнең орлыкларыбызны чәчәбез. Хәзер инде бу орлыклар башка кешеләрнең йөрәкләренә эләгергә мөмкин (Лүк 6:45; 8:1). Бу мисалдан күренгәнчә, яхшы хәбәрне вәгазьләвебезне дәвам итеп, без «чыдамлылык күрсәтеп, җимеш китерәбез».

12. а) Гайсәнең мисаллары безне нәрсәгә өйрәтә? ә) Бу сезгә ничек тәэсир итә?

12 Гайсәнең йөзем агачы һәм чәчүче турындагы мисалларыннан нинди нәтиҗә ясап була? Җимеш китерү сәләтебез кешеләрнең яхшы хәбәрне тыңлау-тыңламауларыннан тормый. Ул бу эштә тугры катнашуыбыз белән бәйле. Паул да моңа игътибар итеп: «Һәркем әҗерен эшенә карап алачак»,— дип әйткән (1 Көр. 3:8). Игътибар итегез: әҗер нәтиҗәләргә карап түгел, ә эшкә карап бирелә. 20 ел пионер булып хезмәт иткән Матильда болай ди: «Йәһвәнең тырышлыкларыбызны фатихалаганын белү миңа зур шатлык китерә».

ЧЫДАМ БУЛЫРГА БЕЗГӘ НӘРСӘ БУЛЫШЫР?

13, 14. Римлыларга 10:1, 2 буенча, ни өчен Паул яхшы хәбәрне тыңламаган кешеләргә вәгазьләүдән туктамаган?

13 Безгә, чыдамлык күрсәтеп, җимеш китерергә нәрсә ярдәм итә ала? Без инде әйткәнчә, Паул, яһүдләрнең яхшы хәбәрне тыңламаганнары аркасында, бик күңелсезләнгән. Шулай да ул аларга өмет белән караган. Ул римлыларга болай дип язган: «Мин чын күңелдән исраиллеләрнең котылуын телим һәм бу хакта Аллаһыдан ялварып сорыйм. Мин алар турында болай дип әйтә алам: аларның Аллаһы хезмәтенә ашкынулары бар, әмма ул төгәл белемгә нигезләнмәгән» (Рим. 10:1, 2). Ни өчен Паул исраиллеләргә вәгазьләвен дәвам итәргә тәвәккәл булган?

14 Беренчедән, Паулны мәхәббәт тулы йөрәге дәртләндергән — ул «чын күңелдән» вәгазьләгән. Ул яһүд кешеләренең котылуларын бик теләгән (Рим. 11:13, 14). Икенчедән, Паул исраиллеләр турында «Аллаһыдан ялварып сорыйм» дигән. Ул, шул халыктан булган аерым кешеләр турында дога кылып, Аллаһыдан аларга ярдәм итүен сораган. Өченчедән, Паул: «Аларның Аллаһы хезмәтенә ашкынулары бар»,— дигән. Ул эчкерсез кешеләрдә яхшыны күрергә тырышкан һәм нәрсәгә ирешә алачакларын күргән. Паул үз тәҗрибәсеннән шуны аңлаган: кешенең ашкынуы дөрес якка юнәлтелгән булса, ул яхшы мәсихче була ала.

15. Без Паулдан ничек үрнәк ала алабыз? Кардәшләрнең сүзләрен китерегез.

15 Без Паул үрнәгенә ничек иярә алабыз? Беренчедән, без «хакыйкатьне кабул итәргә әзер» кешеләрне эзләп табарга теләк үстерергә тиеш. Икенчедән, безгә Йәһвәгә дога кылырга һәм эчкерсез кешеләрнең йөрәкләрен ачсын дип ялварып сорарга кирәк (Рәс. 13:48; 16:14). Якынча 30 ел пионер булып хезмәт итүче Сильвана болай ди: «Участокка барыр алдыннан, мин Йәһвәгә дога кылам һәм уңай караш бирүен сорыйм». Без дә Аллаһыдан үз фәрештәләре аша безне эчкерсез кешеләргә җибәрүен сорыйк (Мат. 10:11—13; Ачыл. 14:6). 30 елдан артык вакыт пионер булып хезмәт иткән Роберт болай ди: «Фәрештәләр белән хезмәттәшлек итү — зур шатлык. Алар бит без вәгазьләгән кешеләрнең тормышларын белә». Өченчедән, без кешеләрдә яхшыны һәм Йәһвәгә хезмәт итүдә нәрсәгә ирешә алачакларын күрергә тырышабыз. 50 елдан артык вакыт элек суга чумдырылган Карл исемле өлкән болай ди: «Мин кешенең эчкерсезлеген күрергә тырышам. Һәрбер билгегә, мәсәлән елмаюына, җылы карашына, эчкерсез соравына, игътибар итәм». Әйе, Паул кебек, без, чыдамлылык күрсәтеп, җимеш китерә алабыз.

«КУЛЫҢА ЯЛ БИРМӘ»

16, 17. а) Вәгазьче 11:6 дан без нәрсәгә өйрәнәбез? ә) Безне күзәткән кешеләргә орлыклар чәчүебез ничек тәэсир итә?

16 Патшалык хәбәре кешеләр йөрәгенә барып җитми кебек тоелса да, безгә уңай караш сакларга кирәк, чөнки бу хәбәр кешеләргә барыбер тәэсир итә. (Вәгазьче 11:6 укы.) Күпләр, хәбәребезне тыңламаса да, безне күзәтә. Алар пөхтә киенгәнебезгә, әдәпле тотышыбызга һәм җылы елмаюыбызга игътибар итми калмый. Бәлки, вакыт узу белән моның барысы да аларны безгә карата тискәре карашларын үзгәртергә дәртләндерер. Мәкалә башында искә алынган Серджо белән Олинда моңа үзләре инанган.

17 Серджо болай ди: «Чир аркасында, без берникадәр вакыт мәйданга бармадык. Анда яңадан йөри башлагач, үтеп баручылар бездән: „Кая югалдыгыз? Без сезне сагындык“,— дип әйттеләр». Олинда, елмаеп, болай дип өсти: «Автобус йөртүчеләре безгә кул болгый иде. Кайберләре: „Афәрин! Булдырасыз!“ — дип кычкыра иде. Алар хәтта бездән журналлар сорады». Бер ир-ат, күчмә стенд янында тукталып, Серджо белән Олинда башкарган эшләре өчен рәхмәт сүзләрен белдергән һәм чәчәк бәйләме бүләк иткән.

18. Ни өчен сез «чыдамлылык күрсәтеп, җимеш китерергә» тәвәккәл?

18 Чынлыкта, «иртән дә чәчкәндә, кичен дә кулыбызга ял бирмәгәндә», без «бар халыкларга шаһитлек бирәбез» (Мат. 24:14). Моннан тыш, Йәһвәнең хуплавына ия булуыбыз да безгә чын шатлык китерә. Ә ул «чыдамлылык күрсәтеп, җимеш китерүчеләрне» ярата!

^ 2 абз. Хәтта Гайсә дә «туган җирендә» вәгазьләү авыр булырга мөмкин дип таныган. Гайсәнең бу сүзләре Яхшы хәбәрнең дүрт китабында да очрый (Мат. 13:57; Марк 6:4; Лүк 4:24; Яхъя 4:44).

^ 7 абз. Бу мисалда «ботаклар» күктәге тормыш алачак кешеләрне символлаштыра. Шулай да бу мисал Аллаһының бар хезмәтчеләре өчен файдалы.

^ 9 абз. «Җимеш китерү» «рух җимешен» китерү белән дә бәйле. Әмма бу һәм киләсе мәкаләдә без күбрәк Патшалык хәбәрен вәгазьләү турында сөйләшербез (Гәл. 5:22, 23; Евр. 13:15).

^ 11 абз. Башка очракларда Гайсә орлыклар чәчү һәм уңыш җыю мисалын шәкертләр булдыру эшен сурәтләр өчен кулланган (Мат. 9:37; Яхъя 4:35—38).