Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Каракатицаның үз төсен үзгәртү сәләте

Каракатицаның үз төсен үзгәртү сәләте

КАРАКАТИЦА үз төсен үзгәртеп, кешегә күренмәслек булып кала ала. Бер отчет буенча, каракатицаның «тән бизәкләре төрле һәм бер мизгелдә диярлек үзгәрә». Каракатица моны ничек эшли?

Игътибар итегез. Каракатица хроматофор ярдәмендә, ягъни тире астында урнашкан махсус күзәнәкләр ярдәмендә, үз төсен үзгәртә. Хроматофорларда төрле төсле пигментлар белән тулы кечкенә капчыклар бар. Бу «буяу капчыклары» кечкенә мускуллар белән уратып алынган. Каракатицага үз төсен үзгәртергә кирәк булса, аның баш мие шул мускулларга капчыкларны кысарга сигнал җибәрә. Шунда бу капчыклар һәм «буяу», ягъни пигментлар, киңәя, һәм каракатицаның төсе һәм бизәге шунда ук үзгәрә. Каракатица үз сәләтләрен яшеренер өчен генә түгел, ә шулай ук башка җенестәге каракатицаның игътибарын җәлеп итәр өчен һәм, бәлки, гомумән алганда, башкалар белән «аралашыр» өчен куллана.

Англиядә Бристоль университетындагы инженерлар каракатицаның ясалма тиресен уйлап чыгарганнар. Алар кара каучук пластиналарын махсус җайланмалар арасында кыскан. Бу җайланмалар каракатица мускулларының функциясен үтәгән. Тикшерүчеләр бу «тирегә» электр тогы үткәргәндә, бу җайланмалар, каучук пластиналарын кысып, аларны киңәйтә. Шунда бу ясалма тире, үз төсен үзгәртеп, кара булып китә.

Инженер Джонатан Росситер сүзләре буенча, каракатицаның мускуллары — «табигатьнең шәп итеп ясаган йомшак материалы». Каракатица мускулларын тикшереп, бер мизгелдә үз төсен үзгәртә алган киемне уйлап чыгарып була. Росситер әйткәнчә, кешеләр андый киемне камуфляж итеп яки заманча бер кием итеп киеп йөри алыр иде.

Сез ничек уйлыйсыз? Каракатицаның үз төсен үзгәртү сәләте эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?