Ни өчен Йәһвә Шаһитләре сәясәттә катнашмый?
Моның сәбәбе аларның Изге Язмаларга нигезләнгән дини тәгълиматларында. Без хөкүмәтләргә басым ясамыйбыз, сәяси партияләрне я кандидатларны сайламыйбыз, үз кандидатурабызны берәр дәүләт учреждениясенә тәкъдим итмибез һәм хөкүмәтне башкасы белән алмаштырырга тырышмыйбыз. Без ышанабыз: Изге Язмалар шушы карашларыбызны яклап чыга.
Без Гайсәнең үрнәгенә иярәбез, ә ул дәүләттә урын алудан ваз кичкән (Яхъя 6:15). Ул үз шәкертләрен дөньядан булмаска өйрәткән һәм аларга сәясәттә катнашасы юк икәнен ачык күрсәткән (Яхъя 17:14, 16; 18:36; Марк 12:13—17).
Без Аллаһы Патшалыгына тугры. Гайсә пәйгамбәр: «Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер»,— диеп, Аллаһы Патшалыгын күз алдында тоткан (Маттай 24:14). Без — Аллаһы Патшалыгының хәбәрчеләре, ягъни без аның урнаштырылачагын игълан итәбез. Шуңа күрә кайда гына яшәсәк тә, без сәясәттә катнашмыйбыз һәм нейтралитет саклыйбыз (2 Көринтлеләргә 5:20; Эфеслеләргә 6:20).
Ә нейтралитет саклаганга, безнең Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне кешеләргә, аларның сәясәткә карашлары нинди генә булмасын, сөйләргә ирегебез бар. Без сүздә дә, эштә дә өметебезне Аллаһы Патшалыгына баглавыбызны күрсәтәбез. Патшалык кына дөнья хәлләрен төзәтә алачак (Мәдхия 56:11).
Сәяси бәрелешләрдә катнашмаганга, без бөтен җир шары буенча кардәшләр белән тату яшибез (Көләсәйлеләргә 3:14; 1 Петер 2:17). Әмма сәясәткә катнаша торган диннәр белән хәл гел башка. Алар кешеләрне бер-берсеннән ераклаштыра (1 Көринтлеләргә 1:10).
Дәүләтне ихтирам итәбез. Сәясәттә катнашмасак та, без дәүләтне ихтирам итәбез. Шулай итеп, без Изге Язмалардагы: «Өстен торучы хакимлеккә һәр җан буйсынсын»,— дигән әмергә буйсынабыз (Римлыларга 13:1). Без кануннарны үтибез, салым түлибез һәм дәүләткә үз гражданнарын кайгыртырга булышабыз. Без хөкүмәтне башкасы белән алмаштырырга тырышмыйбыз, ә Изге Язмалардагы киңәш буенча эш итеп «патшалар белән башлыклар» өчен, аеруча алар дин ирегебезне чикли алган карар кабул иткәндә, дога кылабыз (1 Тимутигә 2:1, 2).
Башка кешеләр сәясәткә кагылышлы карарлар кабул иткәндә без аларга нәрсә эшләргә икәнен әйтмибез. Мәсәлән, без сайлауларны үткәрүгә комачауламыйбыз һәм кемне сайларга икәнен әйтмибез.
Без генә нейтралитет саклыйбызмы? Юк, без генә түгел. Беренче гасырда яшәгән рәсүлләр белән башка мәсихчеләр дә шундый ук карашта торган. Бер китапта болай дип әйтелгән: «Беренче гасыр мәсихчеләре дәүләтне ихтирам итәргә тиеш икәннәренә ышанса да, сәясәттә катнашырга тиеш түгелләрен белгән» («Beyond Good Intentions»). Шулай ук «Цивилизациягә юл» дигән башка бер китапта беренче гасыр мәсихчеләре «дәүләттә урын алырга» тырышмаган дип әйтелә.
Нейтралитет саклавыбыз халык иминлеген куркыныч астына куймыймы? Юк, куймый. Дәүләткә безнең аркада борчыласы юк, без тынычлык булдырырга тырышабыз. Украинаның Милли Фәннәр Академиясенең 2001 елгы отчетына күз салыйк. Анда болай дип әйтелә: «Бүген кайберәүләр Йәһвә Шаһитләрен нейтралитет саклаганнары аркасында өнәп бетермәскә мөмкин; өнәп бетермәгәнгә, аларны нацистлар белән коммунистларның тоталитар режимы вакытында нахакка гаепләгәннәр». Советлар Союзында да Шаһитләр репрессияләр корбаны булган. Шулай да алар «законга буйсынып яшәвен дәвам иткән. Алар колхозлар белән предприятиеләрдә намуслы һәм фидакарь эшләгән. Алар коммунистлар режимына бернинди дә куркыныч тудырмаган». Отчетның азагында бүген дә Йәһвә Шаһитләренең тәгълиматлары һәм шөгыльләре «бер дәүләтнең дә иминлеген куркыныч астына куймый» дип әйтелә.