Төп мәгълуматка күчү

Меңләгән кешеләр укырга-язарга өйрәнә

Меңләгән кешеләр укырга-язарга өйрәнә

2011 елны 5 700 дән артык кеше Йәһвә Шаһитләренең ярдәме белән укырга-язарга өйрәнгән.

Гана.

Соңгы 25 елда без 9 000 нән артык кешене укырга-язарга өйрәттек.

Замбия.

2002 елдан бирле якынча 12 000 кеше уку-язу осталыкларын яхшырткан. 82 яшьлек Агнес болай ди: «Җыелышта уку-язу курслары турында белдерү яңгырагач, мин бик шатландым һәм аларга шундук язылдым. Беренче дәрестә үк мин үз исемемне язарга өйрәндем!»

Перу.

55 яшьлек бер укучы: «Мин мәктәптә укымадым, шуңа күрә беркайчан да укырга-язарга өйрәнә алмам дип уйлаган идем»,— дип язган.

Мозамбик.

Соңгы 15 ел эчендә 19 000 нән артык кеше укырга-язарга өйрәнгән. Фелизарда исемле бер хатын-кыз болай дип сөйли: «Хәзер мин Изге Язмалардагы шигырьләрне табып аларны башкаларга укый алам! Элек бу миңа авыр бирелә иде».

Сөләйман утраулары.

Безнең филиалыбыз хәбәр итә: «Ерак җирләрдә яшәгән кешеләрнең мәктәптә укырга мөмкинлекләре булмаган. Моннан тыш, бик аз кыз гына мәктәпне тәмамлый алган. Шуңа күрә уку-язу курслары күп кенә олы яшьтәге кешеләргә файда китергән. Анда укып чыгып, алар үз көчләренә ышана башлаган».