ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ
Патшалык Залында үткән очрашуларга нәрсәгә йөрергә?
Атнага ике тапкыр Йәһвә Шаһитләре үзләренең гыйбадәт кылу урыннарында очрашулар үткәрә. Андый урыннар Патшалык Заллары дип атала. Очрашулары ничек үтә? Анда йөрү нинди файда китерә?
Патшалык Залында очрашулар ничек үтә?
Патшалык Залы — Изге Язмалардан аң-белем алу үзәге. Патшалык Залындагы очрашуларга йөреп, син:
Аллаһы турында хакыйкатьне белерсең,
дөнья хәлләренә төшенерсең,
яхшы сыйфатлар үстерерсең,
иң яхшы дуслар табарсың.
Син белә идеңме? Йәһвә Шаһитләренең очрашулары үткән урын Патшалык Залы дип атала, чөнки анда еш кына Аллаһы Патшалыгы дигән темага төп игътибар бирелә (Маттай 6:9, 10; 24:14; Лүк 4:43).
Ни өчен анда йөрү файдалы?
Ишеткәннәрең сиңа файда китерәчәк. Йәһвә Шаһитләренең очрашуларында каралган Изге Язмалардагы принциплар сиңа «зирәклеккә ирешергә» ярдәм итәчәк (Гыйбрәтле сүзләр 4:5). Башка сүзләр белән әйткәндә, Изге Язмаларда язылганнарны кулланып, син хаталар ясаудан сакланырсың. Алай гына да түгел, очрашуларда син үзеңне борчый торган сорауларга җавап та табарсың. Менә аларның кайберләре:
Тормышның мәгънәсе бармы?
Аллаһы газап чигүебездә гаеплеме?
Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?
Ял көннәрне үтә торган очрашуыбызда берәр нотык яңгырый. Менә кайбер нотыкларыбызның исемнәре:
Ни өчен Изге Язмаларда җитәкчелекне эзләргә кирәк?
Авырлыклар белән очрашканда ярдәмне кайдан табарга?
Аллаһы Патшалыгы безнең өчен хәзер нәрсә эшли?
«Бервакыт очрашуыбызга бер сыйныфташым килде. Ул безнең гаиләбез белән утырды, басмаларыбыздан карап барды. Очрашудан соң ул үз хисләре белән уртаклашты: аны тыңлаучыларның фикер алышуда комментарийлар биреп катнашуы шаккатырды. Ул шулай ук, безнең чиркәүдә сезнең кебек өйрәнмиләр, диде» (Бренда).
Син белә идеңме? Патшалык Залына керү түләүсез; кешеләрдән беркем дә акча җыеп йөрми.
Андагы кешеләр белән аралашу рухыңны күтәрә ала. Инҗилдән күренгәнчә, мәсихчеләр очрашуларга «бер-берсен рухландырып торыр» өчен йөрергә тиеш (Еврейләргә 10:24, 25). Эгоизм белән тулы дөньяда яшәсәк тә, Аллаһының ниятен беренче урынга куючы һәм башкаларның теләкләрен үз теләкләреннән өстен күрүче кешеләр белән аралашу безгә көч өсти.
«Көн азагында арыганлык үзен сиздерә, әмма Патшалык Залына килгәч, минем рухым күтәрелә. Мин өйгә шатланып кайтам, иртәгә башкарасы эшкә тотынасы килә» (Элиза).
Син белә идеңме? Бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләренең 120000 артык җыелышлары бар, алар 60000 артык урында җыела. Очрашуларга килүче кешеләрнең саны һәрвакыт үскәнгә, ел саен якынча 1500 Патшалык Залы төзелә a.
a Якындагы очрашуларның кайда үткәнен белер өчен, сайтыбызга кереп, «Җыелыш очрашуларыбыз» битендәге «Иң якынын табарга» дигән сылтамага басыгыз.