Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Изге Язмалар миңа ничек ярдәм итә ала? 2 нче өлеш. Изге Язмаларны укуны кызыклы ит

Изге Язмалар миңа ничек ярдәм итә ала? 2 нче өлеш. Изге Язмаларны укуны кызыклы ит

 «Изге Язмалар, әгәр дә аны ничек укырга икәнен белмәсәң, кызыксыз китап итеп күренергә мөмкин» — дип әйтә Уилл исемле яшүсмер.

 Изге Язмаларны уку нәрсә кызыклы иткәнен беләсең киләме? Бу мәкалә моның кайбер серле якларын ачыклый.

 Изге Язмаларны җанландырырга тырыш

 Укырга кызык булсын. Биредәге киңәшләрне кулланып кара:

  1.   Изге Язмалардан берәр өзек сайла. Бәлки, син Изге Язмалардагы берәр вакыйга тасвирланган өзекне, Инҗилдән берәр хикәяне я сайттан берәр аудиопостановканы сайларга булырсың.

  2.   Өзекне укып чык. Теләсәң, аны үзең укы я дусларың яки гаиләдәгеләрең белән бергә укы. Берсе — авторның сүзләрен, башкалар бүтән рольләрне укысын.

  3.   Биредәге киңәшләрне кулланып кара:

    •   Укыганнарыңны күз алдыңа китерер өчен, рәсем яса. Яки вакыйгалар барышын яктыртучы берәр гади рәсем яса. Теге я бу рәсемдә нәрсә сурәтләячәгеңне сүзләр белән аңлат.

    •   Схемалар төзе. Аллаһының берәр тугры хезмәтчесе турында укыганда, ул кешенең яхшы сыйфатларына һәм кылган игелекле эш-гамәлләренә һәм нинди фатихалар алганына игътибар ит.

    •   Бу өзектән яңалыклар чыгарылышы яса. Бар якларны исәпкә алып, бу вакыйга турында репортаж яса, шул өзектә искә алынган һәм андагы вакыйгаларны үз күзләре белән күргән кешеләрдән интервью ал.

    •   Өзектә телгә алынган берәр персонаж акылсыз карар кабул иткән булса, аның акыллы карар кабул иткәнен күз алдыңа китерергә тырыш. Мисал өчен Петернең Гайсә Мәсихтән ваз кичкән очрагын алыйк (Марк 14:66—72). Кешеләрнең басымына бирелмәгән булса, Петер нәрсә эшләр иде?

    •   Иҗат итәргә яратсаң, Изге Язмаларның берәр өзегенә нигезләнеп берәр хикәя язып кара. Өзектән нинди сабаклар алып булганы турында уйла (Римлыларга 15:4).

      Син Изге Язмаларны укуыңны җанландырып җибәрә аласың!

 Җентекле тикшерү үткәр!

 Өзектәге вак нечкәлекләргә игътибар итсәң, чын «хәзинә» табарсың. Изге Язмалардагы өзекләрдә хәтта бер-ике сүз зур роль уйный.

 Мәсәлән, Маттай 28:7 не Марк 16:7 белән чагыштырыйк.

  •    Ни өчен Марк Гайсәнең тиздән шәкертләренә «һәм Петергә» күренәчәге турында әйтеп, ачыклык керткән?

  •  Җавап: Марк ул вакыйгаларга шаһит булмаган; ул аларны, күрәсең, Петердән ишетеп белгән.

  •  Яшеренгән хәзинә: Ни өчен Петер Гайсәнең үзен күрергә теләгәне турында белгәч, күрәсең, рухланып киткән? (Марк 14:66—72) Гайсә Петергә чын дус булганын ничек күрсәткән? Гайсәдән үрнәк алып, син башкаларга ничек яхшы дус була аласың?

 Изге Язмалардагы өзекләрне җанландырырга һәм җентекле тикшерү үткәрегә тырышсаң, Изге Язмаларны уку күпкә кызыклырак булачак!