ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ
Дөрес тукланыр өчен, нәрсә эшләргә?
Син беләсеңдер, дөрес тукланмау сәламәтлегебезгә зыян китерә. Яшь чакларында дөрес тукланмаган кешеләр еш кына үскәч тә дөрес тукланмый. Шуңа күрә дөрес туклану инде хәзер гадәтеңә керсә, яхшы булыр иде.
Нәрсә ул дөрес туклану?
Изге Язмалар безне «гадәтләребездә тыйнак» булырга чакыра (1 Тимутигә 3:11). Бу ашауга да кагыла. Бу принципны исәпкә алып, шуны истә тоту мөһим:
Дөрес тукланыр өчен, ризыкның бар төрләрен ашарга кирәк. Моңа сөт ризыклары, аксымнар, җимешләр, яшелчәләр һәм бөртеклеләр керә. Кайбер кешеләр, ябыгу өчен, ризыкның кайбер төрләрен бөтенләй ашамый. Әмма моның аркасында кеше үз тәнен мөһим туклыклы матдәләрдән мәхрүм итә ала.
Киңәш. Теге я бу ризыкның файдасын белер өчен, тикшерү үткәр я табиб белән киңәшләш.
Мәсәлән, углеводлар көч бирә. Аксымнар тәнебезгә инфекцияләргә каршы торырга булыша һәм тукымаларыбызның төзү материалы булып тора. Кайбер майлар (дөрес күләмдә булса) йөрәк авыруларыннан яклый һәм кирәкле көч бирә.
«Мин ризыкның бар төрләрен ашарга тырышам. Минемчә, вакыт-вакыт тәм-томны ашасаң да, зыяны булмас. Ләкин тик тәмле әйберләрне генә ашау да дөрес булмас иде. Һәрнәрсәдә тыйнаклык кирәк» (Бренда).
Дөрес тукланыр өчен, бер чиктән икенче чиккә ташланмау мөһим. Моңа, мәсәлән, кирәкле күләмдә ашамау, башта ач торып, аннары чиктән тыш күп ашау я бик яраткан нәрсәләреңне бөтенләй ашамау керә.
Киңәш. Бер ай дәвамында нәрсә ашаганыңа игътибар итеп тор. Никадәр еш син югарыда искә алынганча эш итәсең? Дөрес тукланыр өчен, син нәрсә үзгәртә алыр идең?
«Мин бер чиктән икенче чиккә ташланып, кайбер көннәрне югары калорияле ризыкны, ә кайбер көннәрне бик аз калорияле ризыкны ашый идем. Ахыр чиктә мин калорияләр санамаска, чиктән тыш күп ашамаска һәм туйгач ашаудан туктарга булдым. Моңа өйрәнер өчен, вакыт таләп ителде, ләкин хәзер мин дөрес тукланам» (Хейли).
Сиңа дөрес тукланырга нәрсә ярдәм итәр?
Нәрсә ашаячагыңны алдан уйла. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә» (Гыйбрәтле сүзләр 21:5). Дөрес тукланыр өчен, алдан планлаштыру кирәк.
«Дөрес тукланыр өчен, планлаштыру кирәк. Еш кына файдалы ризыкны син өйдә генә әзерли аласың. Бу авыр булса да, моның файдасы күп һәм бу акчаңны да саклый» (Томас).
Зыянлы ризыкны файдалыга алмаштыр. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Зирәклек һәм аңны сакла» (Гыйбрәтле сүзләр 3:21). Зирәклек сиңа иҗатчан булырга һәм, дөрес туклану гадәтләрен үстерер өчен, уңышлы юллар табарга булышыр.
«Мин көненә бер тапкыр берәр зыянлы ризыкны файдалы ризыкка алмаштыра башладым. Мәсәлән, кәнфит урынына мин алма ашый идем. Күп тә үтмәстән, мин инде күбрәк файдалы ризык белән туклана идем!» (Киа)
Үз-үзеңә карата чиктән тыш таләпчән булма. Изге Язмаларда болай диелә: «Куанып икмәк аша» (Вәгазьче 9:7). Дөрес туклану ашаудан сизгән шатлыгыңны урларга тиеш түгел. Ул шулай ук син һәр ашаган кечкенә кисәк аркасында борчылырга тиеш дигәнне дә аңлатмый. Ябыгырга теләсәң дә, максатың сәламәтлек булырга тиеш. Үз-үзеңнән күпне көтмә.
«Күптән түгел генә мин якынча 14 килограммга ябыктым. Шул вакыт дәвамында мин төрле ризыкны ашадым һәм, хәтта берәр десерт ашасам да, үземне моның өчен тәнкыйтьләми идем. Мин бу процесс дәвамлы икәнен аңлый идем. Бу — тормыш рәвеше» (Мелани).