Куркынычсызлык көйләүләре

Уңайлыгыгыз өчен, без cookie (куки) файлларны һәм башка технологияләрне кулланабыз. Кайбер cookie файлларны сүндереп булмый — алар сайт эшләсен өчен кирәк. Өстәмә cookie файллар уңайлык өчен генә кулланыла һәм сез аларны, теләсәгез, кабул итә я сүндерә аласыз. Cookie файллардагы мәгълүмат беркемгә дә тапшырылмый, сатылмый һәм реклама я маркетинг максатыннан чыгып кулланылмый. Күбрәк белер өчен, «Глобальная политика использования cookie и подобных технологий» дигән битне карагыз. Cookie көйләүләрен үзгәртер өчен, «Куркынычсызлык көйләүләре» дигән битне ачыгыз.

Төп мәгълуматка күчү

Болытлар өстендәге кояш нурлары

Күкнең нинди төрләре бар?

Күкнең нинди төрләре бар?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмаларда «күк» дигән сүз өч төп мәгънәдә кулланыла: 1) физик күк; 2) рухи күк һәм 3) югары урнашуның символы. Нинди мәгънәдә кулланылуын контекст билгеләргә булыша a.

  1.   Физик күкләр. Андый мәгънәдә кулланылганда, «күкләр» дигән сүз җирнең атмосферасын аңлата. Бу — җилләр исә торган, кошлар оча торган, болытлар яңгыр белән карлар булдыра торган һәм яшен яшьни торган урын (Зәбур 78:26; Гыйбрәтле сүзләр 30:19; Ишагыя 55:10; Лүк 17:24). Бу шулай ук югарырак урнашкан урынны — кояш, ай һәм йолдызлар урнашкан урынны да аңлатырга мөмкин (Канун 4:19; Яратылыш 1:1).

  2.   Рухи күк. «Күк» дигән сүз рухи күкләр турында әйтелгәндә дә кулланыла. Бу физик галәмнән югарырак һәм аңардан читтә булган тормыш итүнең төрен аңлата (1 Патшалар 8:27; Яхъя 6:38). Шул рухи күкләр — «Рух» булган Йәһвә Аллаһы һәм ул үзе барлыкка китергән фәрештәләр урнашкан урын (Яхъя 4:24; Маттай 24:36). Кайвакыт «күкләр» дигән сүз белән тугры «изгеләр җыелышы» ягъни фәрештәләр атала (Зәбур 89:5—7).

     Изге Язмаларда «күкләр» дигән сүз белән кайбер очракларда Йәһвәнең «яшәү урыны» атала (1 Патшалар 8:43, 49; Еврейләргә 9:24; Ачылыш 13:6). Мәсәлән, Изге Язмаларда мондый пәйгамбәрлек язылган булган: Шайтан һәм җеннәр күктән аска ыргытылган булачак һәм аларга Йәһвә янына керергә рөхсәт ителмәячәк. Шулай да алар рухи күкләрдә калачак дип әйтелгән булган (Ачылыш 12:7—9).

  3.   Югары урнашуның символы. Изге Язмаларда «күк» дигән сүз югары урынны, гадәттә идарә итү, хакимлек белән бәйле нәрсәләр аңлатылганда кулланыла. Андый очракларда сүз бара:

Күк нәрсәгә охшаш?

 Рухи күкләрдә күп һәм төрле эшләр башкарыла. Анда йөзләгән миллион рухи шәхес төрле эшләр белән мәшгуль. Алар — Йәһвә «тавышын тыңлап сүзен үтәүчеләр» (Зәбур 103:20, 21; Даниял 7:10).

 Изге Язмаларда күк бриллиант кебек ялтырап тора дип әйтелә (1 Тимутигә 6:15, 16). Йәзәкил пәйгамбәргә күктә булганнар турында күренеш бирелгән булган һәм ул «нурлы яктылык» күргән. Ә Даниялга бирелгән күренештә «ут ялкыннары» күренгән булган (Йәзәкил 1:26—28; Даниял 7:9, 10). Күк изге, ягъни саф, һәм гаҗәеп матур (Зәбур 96:6; Ишагыя 63:15; Ачылыш 4:2, 3).

 Изге Язмаларда күк турында язылганнар курку хөрмәт уята (Йәзәкил 43:2, 3). Шулай да, кешеләр күктәге нәрсәләрне өлешчә генә аңлый ала, чөнки рухи күкне тоеп булмый.

a «Күк» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе, күрәсең, «югары», «өстә» дигән тамырлы сүздән килә (Гыйбрәтле сүзләр 25:3). «The New Brown, Driver, and Briggs Hebrew and English Lexicon of the Old Testament» дигән китапның 1029 битен карагыз.

b «McClintock and Strong’s Cyclopedia» (4 том, 122 бит) дигән китапны карагыз. Анда Ишагыя 65:17 дә әйтелгән «яңа күкләр» «яңа патшалыкны, яңа хөкүмәтне» аңлата дип әйтелә