Бөек Бабыл нәрсә ул?
Изге Язмалардагы җавап
Ачылыш китабында бер «хатын» сурәтләнә; ул «бөек фахишә» һәм «Бөек Бабыл» дигән серле исемгә ия (Ачылыш 17:1, 3, 5). Бу хатын «Аллаһы хакыйкатен ялган белән алмаштырган» бөтен дөньядагы ялган диннәрне символлаштыра a (Римлыларга 1:25). Бу диннәр күп яклардан бер-берсеннән аерылып торса да, алар бөтенесе теге я бу юл белән кешеләрне хак Аллаһы Йәһвәгә гыйбадәт кылудан читләштерә (Канун 4:35).
Бөек Бабылның үзенчәлекләре
Бөек Бабыл — символ гына. Ачылыш китабы «символлар аша» күрсәтелгән, шуңа күрә Бөек Бабыл — туры мәгънәдә хатын-кыз түгел, ә символ гына дигән нәтиҗә ясау акыллы (Ачылыш 1:1). Өстәвенә, ул «күп сулар өстендә утыра». Бу сулар — «халыклар, кешеләрнең гаять зур төркемнәре, милләтләр һәм телләр» (Ачылыш 17:1, 15). Туры мәгънәдә хатын-кыз алай утыра алмас иде.
Бөек Бабыл — халыкара оешма. Бөек Бабыл «җир патшалары өстеннән патшалык итүче бөек шәһәр» дип аталган (Ачылыш 17:18). Димәк, ул бөтен халыкларга тәэсир итә.
Бөек Бабыл сәясәт я сәүдә белән түгел, ә дин белән бәйле. Борынгы Бабыл бик диндар шәһәр булган; анда тылсымлау һәм сихерчелек таралган булган (Ишагыя 47:1, 12, 13; Ирмия 50:1, 2, 38). Бу шәһәрдә ялган дин хөкем сөргән, анда яшәүчеләр хак Аллаһы Йәһвәгә каршы чыккан (Яратылыш 10:8, 9; 11:2—4, 8). Бабыл идарәчеләре, тәкәбберлек күрсәтеп, Йәһвәне һәм аңа гыйбадәт кылуны санга сукмаган (Ишагыя 14:4, 13, 14; Даниял 5:2—4, 23). Бөек Бабыл да үз «сихерчелеге» белән билгеле. Бу шуны күрсәтә: Бөек Бабыл — дини оешма (Ачылыш 18:23).
Бөек Бабыл сәяси оешма була алмый, чөнки «җир патшалары» аның җимерелүе аркасында үкереп елый (Ачылыш 17:1, 2; 18:9). Ул сәүдә оешмасы да түгел, чөнки Изге Язмаларда Бөек Бабыл белән «җир сәүдәгәрләре» арасында аерма күрсәтелә (Ачылыш 18:11, 15).
Бөек Бабыл — ялган дин өчен туры килгән символ. Кешеләрне хак Аллаһы Йәһвәгә якынлашырга өйрәтер урынына, ялган дин аларны башка аллаларга табынырга өйрәтә. Изге Язмаларда андый табыну «хыянәт итү» дип атала (Левилеләр 20:6; Чыгыш 34:15, 16). Күп кенә ялган диннәрдәге кешеләр Троица, үлемсез җан кебек тәгълиматларга ышана һәм табынуда сурәтләрне куллана. Бар бу тәгълиматлар борынгы Бабылдан килгән. Шулай ук бу диннәрнең гыйбадәт кылулары дөньяны ярату белән бәйле. Изге Язмалар буенча, андый тугрылыксызлык рухи хыянәт дип санала (Ягъкуб 4:4).
Изге Язмаларда Бөек Бабыл «куе кызыл төстәге һәм җете кызыл төстәге киемнәргә киенгән, алтын, асылташлар һәм энҗе белән бизәлгән» итеп сурәтләнә. Чыннан да, ялган дин байлыкка ия, һәм ул үз байлыгы белән мактана (Ачылыш 17:4). Бөек Бабыл — «җирдәге җирәнгеч нәрсәләрнең», ягъни Аллаһыны хурлый торган тәгълиматларның һәм эшләрнең, чыганагы (Ачылыш 17:5). Төрле «халыклар, кешеләрнең гаять зур төркемнәре, милләтләр һәм телләрдән» булган кешеләр ялган дин әгъзалары булып тора һәм аңа булышлык итә (Ачылыш 17:15).
Бөек Бабыл «җирдә үтерелгән барлык кешеләрнең каны» өчен җаваплы (Ачылыш 18:24). Тарих дәвамында ялган дин кешеләрне сугышлар алып барырга этәргән һәм терроризмга котырткан. Ә иң мөһиме, ул мәхәббәт Аллаһысы Йәһвә турында хакыйкатькә өйрәтмәгән (1 Яхъя 4:8). Моның аркасында күп кан коелган булган.
Аллаһы Бөек Бабылга ничек карый?
Изге Язмаларда Бөек Бабылның «гөнаһлары күккә кадәр җитте» дип әйтелә (Ачылыш 18:4, 5). Ялган дин Аллаһы турында ялганга өйрәткәнгә һәм аның хезмәтчеләренә начар мөгамәлә күрсәткәнгә, Аллаһының аңа ачуы чыга.
Бөек Бабыл белән нәрсә булачак?
Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Бөек Бабылны «Аллаһы... хөкемгә тартты» (Ачылыш 18:20). Аллаһы Сүзендә символик тел белән Аллаһы бөтен ялган динне юк итәчәк дип алдан әйтелә (Ачылыш 18:8). Ул җете кызыл төстәге ерткычны — куәтле сәяси оешманы — ялган дингә ташланырга һәм аны юкка чыгарырга этәрәчәк (Ачылыш 17:16, 17). Бөек Бабыл «тиз ыргытылачак, һәм аны инде беркайчан да тапмаячаклар» (Ачылыш 18:21). Шуңа күрә Аллаһыга ярарга теләгән кешеләр «алар арасыннан» чыгарга, ягъни ялган динне калдырырга, тиеш (2 Көринтлеләргә 6:14—17).
a «Хак динне ничек табып була?» дигән мәкаләне карагыз.