Аллаһының күпме исеме бар?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Аллаһы Тәгаләнең бер генә исеме бар. Еврей телендә бу исем יהוה дип языла, татар телендә бу исем «Йәһвә» дип яңгырый a. Үз пәйгамбәре Ишагыя аша Аллаһы: «Мин Йәһвә. Бу — минем исемем»,— дигән (Ишагыя 42:8). Бу исем Изге Язмаларның борынгы кулъязмаларында Аллаһының титулларына һәм башка затларның исемнәренә караганда ешрак язылган һәм якынча 7 000 тапкыр очрый b.
Йәһвә башкача атап буламы?
Изге Язмалар буенча Аллаһы Тәгаләнең бер генә шәхси исеме булса да, анда аның күптөрле титуллары кулланыла һәм ул төрлечә сурәтләнә. Биредәге исемлектә аның кайбер титуллары һәм сурәтләү образлары китерелә, аларның һәрберсе Йәһвәнең эчке сыйфатларын ачып бирә.
Атау |
Сылтама |
Мәгънә |
---|---|---|
Алла |
(Юк) |
Гарәп теленнән килә. «Алла» — Ходайның шәхси исеме түгел, ләкин «Ходай» дигәнне аңлаткан титулы гына. Изге Язмаларның гарәп һәм башка телләргә тәрҗемәләрендә «Алла» дигәндә «Ходай» сүзен күздә тоталар. |
Чиксез Кодрәтле |
Иң зур көчкә ия. «Чиксез Кодрәтле» дип тәрҗемә ителгән El Shaddai еврей сүзтезмәсе Изге Язмаларда 7 тапкыр очрый. |
|
Альфа һәм Омега |
«Беренче һәм соңгы» я «баш һәм ахыр» дигән сүзләр Йәһвәгә кадәр Чиксез Кодрәтле Аллаһы булмаганын һәм аңардан башка булмаячагын раслый (Ишагыя 43:10). Альфа һәм омега — грек әлифбасының беренче һәм соңгы хәрефе. |
|
Борынгыдан яшәп килгән Зат |
Аның башлангычы булмаган; ул һәрвакыт булган, аңарга кадәр бернәрсә дә һәм беркем дә барлыкка килмәгән (Зәбур 90:2). |
|
Барлыкка Китерүче |
Бар нәрсәне булдырган. |
|
Ата |
Тормыш биргән. |
|
Ходай |
Кешеләр табына торган зат; илаһи көч иясе. Elohim дигән еврей сүзе күпчелек санда тора, шулай итеп Йәһвәнең шөһрәте, бөеклеге һәм өстенлеге ассызыклана. |
|
Аллалар Аллаһысы |
Кешеләр табына торган «файдасыз илаһлар» белән чагыштырып булмаслык баш Алла (Ишагыя 2:8). |
|
Бөек Нәсыйхәтче |
Файдага өйрәтә һәм җитәкчелек бирә (Ишагыя 48:17, 18). |
|
Бөек Яратучы |
Бар нәрсәне булдырган (Ачылыш 4:11). |
|
Бәхетле Аллаһы |
Шатлыклы һәм бәхетле (Зәбур 104:31). |
|
Догаларны Тыңлаучы |
Иман белән кылынган һәр доганы шәхсән үзе тыңлый. |
|
Кем Булсам, Шул Булам |
Аның нияте үтәлсен өчен, кем булырга кирәк, шул була. Бу сүзтезмә шулай ук «Кем Буласым Килсә, Шул Булам» дип тә тәрҗемә ителә. Бу сүзтезмә Чыгыш 3:15 тәге Йәһвә дигән исемнең мәгънәсен ачыклап бирә. |
|
Көнче |
Җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итә. Бу сүзне шулай ук «көндәшләрне түзмәүче» дип тәрҗемә итеп була. |
|
Мәңгелек Патшасы |
Аның идарәсенең башлангычы да, ахыры да юк. |
|
Раббы |
Хуҗа; еврей телендәге Adhohn һәм Adhonim. |
|
Гаскәрләр Иясе |
Фәрештәләрнең зур армиясе башлыгы. «Гаскәрләр Иясе» дигән титулны шулай ук «Чиксез Кодрәтле Раббы» дип тәрҗемә итеп була (Римлыларга 9:29). |
|
Бөек Патша |
Чикләнмәгән хакимлеккә ия булган Зат. |
|
Изге Аллаһы |
Иң изге (әхлакый яктан чиста һәм саф) Зат. |
|
Чүлмәкче |
Чүлмәкченең чүлмәк өстеннән хакимлеге булган кебек, Йәһвәнең дә кешеләр һәм халыклар өстеннән хакимлеге бар (Римлыларга 9:20, 21). |
|
Йолып алучы |
Гайсә Мәсихнең йолым корбанын кулланып, кешеләрне гөнаһ белән үлемнән коткара (Яхъя 3:16). |
|
Кыя |
Сыену урыны һәм котылу чыганагы. |
|
Коткаручы |
Куркынычтан яисә үлемнән коткара. |
|
Көтүче |
Үз хезмәтчеләре турында кайгырта. |
|
Тәгалә |
Иң югары хакимлеккә ия; еврей телендә Adhonai. |
Еврей Язмаларындагы атамалар
Изге Язмалардагы кайбер атамалар үз эченә Аллаһының шәхси исемен ала, ләкин алар Аллаһының исемен алмаштырмыйлар.
Атама |
Сылтама |
Мәгънә |
---|---|---|
Йәһвә-йәрә |
«Йәһвә бирер». |
|
Йәһвә-нисси |
«Йәһвә — минем билге (булып торган) баганам». Йәһвә Аллаһының хезмәтчеләре аңардан яклау һәм ярдәм сорап һәрвакыт дога кыла ала (Чыгыш 17:13—16). |
|
Йәһвә-шалом |
«Йәһвә — Тынычлык». |
|
Йәһвә-шаммай (кайбер тәрҗемәләрдә) |
«Йәһвә анда». |
Аллаһының исемен белү һәм куллану мөһим. Ни өчен?
Аллаһы Тәгалә үз исемен мөһим дип саный, чөнки Изге Язмаларда шул исем меңләгән тапкыр очрый (Малахи 1:11).
Аллаһы Улы — Гайсә пәйгамбәр Аллаһы исеменең мөһимлегенә кат-кат басым ясаган. Мәсәлән, ул Йәһвәгә: «Исемең изге ителсен»,— дип дога кылган (Маттай 6:9; Яхъя 17:6).
Аллаһының исемен белгән һәм куллана башлаган кешеләр тора-бара Йәһвә белән дуслашып китә (Зәбур 9:10; Малахи 3:16). Ә дуслары булып киткәч, Аллаһының: «Мине яратканы өчен, аны коткарырмын. Исемемне белгәне өчен, аны яклармын»,— дигән вәгъдәсеннән файда күрә башлый (Зәбур 91:14).
Изге Язмаларда: «Җир йөзендә яки күктә илаһ дип аталучылар... (чыннан да, күп «илаһлар» һәм күп «хуҗалар» бар)»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 8:5, 6). Шулай да Изге Язмалардан күренгәнчә, бер генә хак Аллаһы бар, һәм аның исеме — Йәһвә (Зәбур 83:18).
a Кайбер еврей теле белгечләре Аллаһы исеменең «Яхве» дигән әйтелешен кулланырга ярата.
b Аллаһы исеменең кыска формасы «Йәһ» Изге Язмаларда якынча 50 тапкыр очрый, мәсәлән, бу форма «Йәһне мактагыз» дип тәрҗемә ителә торган еврей сүзендә очрый (Ачылыш 19:1).