Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ

Балагызга уңышсызлыкларын кичерергә ярдәм итегез

Балагызга уңышсызлыкларын кичерергә ярдәм итегез

 Иртәме-соңмы балагыз берәр уңышсызлыкка очрар. Сез андый вакытта аңа ничек ярдәм итә аласыз?

 Нәрсә белергә кирәк?

 Уңышсызлыклар — тормышның аерылгысыз өлеше. Изге Язмаларда: «Барыбыз да еш кына абына»,— дип әйтелә (Ягъкуб 3:2). Балалар да абына. Ләкин уңышсызлыкларның уңай ягы да бар: алар ярдәмендә бала авырлыкларны чишәргә өйрәнә. Балалар андый сәләт белән тумый, шулай да аны үстерә ала. «Без ирем белән шуңа игътибар иттек: балаларны уңышсызлыклардан яклар урынына, аларны авырлыкларны кичереп чыгарга өйрәтү яхшырак,— дип әйтә Лора исемле әни кеше.— Шулай итеп балалар, нәрсәдер алар теләгәнчә бармаса да, бирешмәскә өйрәнә».

 Күп кенә балалар уңышсызлыкларны авыр кичерә. Кайбер балалар уңышсызлыкларын кичерергә өйрәтелмәгән, чөнки ата-аналары аларны бар җаваплылыктан азат итә. Мәсәлән, баласы начар билге алса, ата-ана укытучысын гаепли башлый. Бала дусты белән талашса, ата-анасы дустын гаепли.

 Ләкин ата-ана үз баласын ул кылган хаталар нәтиҗәләреннән гел яклап торса, ничек ул җаваплылыкка өйрәнер?

 Нәрсә эшләп була?

  •   Балагызга һәр эшнең үз нәтиҗәләре бар икәнен аңларга ярдәм итегез.

     Изге Язмаларда: «Кеше ни чәчсә, шуны урыр»,— дип әйтелә (Гәләтиялеләргә 6:7).

     Һәр эшнең үз нәтиҗәләре бар. Берәр нәрсә сындырсак, аны төзәтергә кирәк. Хата кылсак, нәтиҗәләрен урырбыз. Балагыз моны аңларга һәм кылган эшләре өчен җаваплылыгын сизәргә тиеш. Шуңа күрә балагыз хата кылса, аны акламагыз һәм моның өчен башкаларны гаепләмәгез. Киресенчә, аңа үз хатасының нәтиҗәләрен күпмедер дәрәҗәдә, яшенә карап, татырга мөмкинлек бирегез. Әлбәттә, бала нинди эше нинди нәтиҗәгә китергәнен ачык аңларга тиеш.

  •   Балагызга хәл итү юлын табарга булышыгыз.

     Изге Язмалардагы принцип: «Тәкъва кеше җиде тапкыр егылса да, яңадан торыр» (Гыйбрәтле сүзләр 24:16).

     Уңышсызлыкка очраганда, бу бик авыр булырга мөмкин, ләкин моның белән дөнья бетми. Балагызга, туган хәлгә зарланыр урынына, киләсе тапкыр андый хатаны ничек җибәрмәскә икәнлеге турында уйланырга ярдәм итегез. Әйтик, улыгыз мәктәптә контроль эшне башкара алмаган, ди. Аңа шуны аңларга ярдәм итегез: тырышыбрак укыса, киләсе тапкыр уңышка ирешер (Гыйбрәтле сүзләр 20:4). Я, әйтик, кызыгыз үз дусты белән талашкан, ди. Кем генә гаепле булмасын, кызыгызга, татулашыр өчен беренче булып адым ясап, ничек хәлне яхшыртып була икәнен күрергә ярдәм итегез (Римлыларга 12:18; 2 Тимутигә 2:24).

  •   Балагызны тыйнаклыкка өйрәтегез.

     Изге Язмалардагы принцип: «Һәрберегезгә шуны әйтәм: үзегез хакында кирәгеннән артык уйламагыз» (Римлыларга 12:3).

     Балагызга «син иң яхшы» дип әйтү хак та булмас, аңа ярдәм дә итмәс. Хәтта иң яхшы укучы да һәрвакыт яхшы билгеләр алмас. Спортта уңышларга ирешкән бала да һәрвакыт җиңмәс. Үз-үзләренә карата тыйнак карашка ия булган балалар, уңышсызлыкларга очраганда, моны җиңелрәк кичерә.

     Изге Язмаларда авырлыклар безне ныграк һәм чыдам итә дип әйтелә (Ягъкуб 1:2—4). Шуңа күрә уңышсызлыклар боектырса да, балагызга уңай караш сакларга ярдәм итегез.

     Теләсә нинди сәләтне, шул исәптән авырлыкларны чишә белү сәләтен, үстерер өчен вакыт һәм тырышлыклар кирәк. Ләкин бала аны үстерсә, бу аңа яшүсмер чагында да булышыр. Бер китапта болай дип әйтелә: «Авырлыкларны чишә белгән яшүсмерләр боеккан чакларында, мөгаен, ниндидер акылсыз адым ясамас. Яңа я көтелмәгән хәлгә очраганда, алар моны уңышлы гына кичерер» («Letting Go With Love and Confidence»). Әлбәттә, бу сәләт аларга үскәч тә бик кирәк булыр.

 Киңәш: үрнәк күрсәтегез. Уңышсызлыкларга очраганда, сез үзегезне ничек тотсагыз, балагыз да үзен шулай тотар.