Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ

Балагызга мәктәптәге өлгерешен яхшыртырга ничек ярдәм итәргә?

Балагызга мәктәптәге өлгерешен яхшыртырга ничек ярдәм итәргә?

 Әйтик, сезнең балагызга укырга ошамый: ул мәктәпкә йөрергә яратмый, дәресләрен әзерләми. Тора-бара аның билгеләре һәм тәртибе бозыла. Сез үз балагызга мәктәптәге өлгерешен яхшыртырга ничек ярдәм аласыз?

 Нәрсә белү мөһим

 Басым хәлне начарайта. Балагызга басым ясый башлагыз, аның мәктәпкә дә барасы, өйгә дә кайтасы килмәячәк! Әти-әнием мине орышмасын, дип, баланың ялганлый, үз билгеләрен төзәтә, көндәлек дәфтәренә сезнең исемегездән кул куя һәм мәктәпкә йөрми башлавы бар. Хәлләр начарая гына барыр.

 Бүләкләр кире эффект бирә ала. «Кызыбызның яхшы укырга теләге булсын дип, без ул яхшы билгеләр алып кайткан саен бүләкләр бирә башладык,— дип сөйли Эндрю исемле әти кеше.— Ләкин ул игътибарны укуга түгел, ә бүләкләргә туплый башлады. Билгеләре начар булганда, ул бүләкләрнең бүтән күрмәячәгенә генә үкенде».

 Укытучыларны гаепләү файда китерми. Балагызның, яхшы укыр өчен тырышлыклар куймасам да була, дип уйлый башлавы бар. Шулай ук ул, бәлки, башкаларны гаепли һәм алардан үз проблемаларын хәл итүләрен көтә башларга мөмкин. Башка сүзләр белән әйткәндә, балагыз үз эш-гамәлләре өчен җаваплы булырга өйрәнмәячәк. Югыйсә киләчәктә аңа авыр булачак.

 Нәрсә эшләп була

 Хисләрегезне тыя белегез. Балагызның билгеләре ачуыгызны чыгарса, аны орышырга ашыкмагыз. «Без хатыным белән мондый нәтиҗәгә килдек: балабыз белән тынычлангач кына йомшак сөйләшә белсәк, ул күбрәк файда күрер»,— дип әйтә Бретт исемле ата.

 Изге Язмалардагы принцип: «Һәркем тыңларга әзер булсын, сөйләргә һәм ярсырга исә ашыкмасын» (Ягъкуб 1:19).

 Проблеманың тамырын билгеләргә тырышыгыз. Балагызның начар укуына классташларының янаулары, мәктәп алыштыруы, имтиханнар аркасында борчылуы, өйдәге хәлләр, йокы җитмәве, тыгыз график һәм игътибарсыз булуы сәбәп булырга мөмкин. «Балам ялкау» дигән нәтиҗә ясарга ашыкмагыз.

 Изге Язмалардагы принцип: «Төпле кеше уңышка ирешер» (Гыйбрәтле сүзләр 16:20).

 Балагызның укырга теләге тусын өчен уңай шартлар булдырыгыз. Балагыз өчен дәресләр әзерләү вакытын билгеләгез. Аның игътибары (мәсәлән, телевизор һәм берәр электрон җайланма аркасында) читкә китмәсен өчен, аның өчен өегездә берәр тыныч урын булдырыгыз. Балагыз үз дәресләрен өлешләп әзерли белсә, аңа игътибарын туплау җиңелрәк булыр. Германиядән булган Гектор исемле ата кеше болай ди: «Без имтиханнарга алдан әзерләнәбез: озакка сузыр урынына көн дә бераз вакыт бүлеп куябыз».

 Изге Язмалардагы принцип: «Барлык нәрсәнең билгеле бер вакыты бар» (Вәгазьче 3:1).

 Балагызда укуга ярату үстерегез. Балагыз мәктәптә белгәннәренең киләчәктә үзенә зур файда китерәчәген белсә, аның укырга теләге булыр. Мәсәлән, математика дәресләрендә яхшы укыса, ул үз кесә акчасын дөрес тота белер

 Изге Язмалардагы принцип: «Зирәклеккә иреш, төшенүчәнлеккә омтыл. [...] Зирәклекнең кадерен бел» (Гыйбрәтле сүзләр 4:5, 8).

 Киңәш. Балагызга дәресләре белән булышыгыз, ләкин алар өчен дәресләрен әзерләмәгез. Югарыда искә алынган Эндрю: «Кызыбыз үз башын эшләтер урынына безгә таяна иде»,— ди. Балагыз үз дәресләрен үзе әзерли белсен.