33 НЧЕ ҖЫР
Үз йөгеңне Йәһвәгә сал
(Зәбур 55)
-
1. И Йәһвә, мине ишетче,
И Ходам, сине эзлим.
Җан газапларым басылмый.
Бирче кыюлык, сорыйм.
КУШЫМТА:
Йөгеңне Аллаһыга сал.
Ул сине ярата, онытма.
Булышыр, моңа шикләнмә.
Ул — Кыя һәм Ныгытма.
-
2. Күгәрчен кебек телимен
Очарга тыныч җиргә.
Шул җирдә дошман янамый,
Юк борчу күңелемә.
КУШЫМТА:
Йөгеңне Аллаһыга сал.
Ул сине ярата, онытма.
Булышыр, моңа шикләнмә.
Ул — Кыя һәм Ныгытма.
-
3. Тынычлык синдә табабыз,
Юатасың син безне.
Күтәреп алып барасың
Һәр безнең йөгебезне.
КУШЫМТА:
Йөгеңне Аллаһыга сал.
Ул сине ярата, онытма.
Булышыр, моңа шикләнмә.
Ул — Кыя һәм Ныгытма.
(Зәб. 22:5; 31:1—24 дә кара.)