Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ ЕГЕРМЕ ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсә, җаны чиксез газапланып, дога кыла

Гайсә, җаны чиксез газапланып, дога кыла

МАТТАЙ 26:30, 36—46 МАРК 14:26, 32—42 ЛҮК 22:39—46 ЯХЪЯ 18:1

  • ГАЙСӘ ГИТСИМӘН БАКЧАСЫНДА

  • АНЫҢ ТИРЕ КАН ТАМЧЫЛАРЫ КЕБЕК БУЛА

Гайсә үзенең тугры рәсүлләре белән дога кылуын тәмамлый. Аннары алар, Йәһвәгә «мәдхияләр җырлаганнан соң, Зәйтүн тавына китә» (Марк 14:26). Алар көнчыгышка таба, Гитсимән бакчасына бара. Гайсә бу урынга еш килә торган булган.

Зәйтүн агачлары утыртылган шул матур урынга килеп җиткәч, Гайсә сигез рәсүленә: «Монда утырып торыгыз, ә мин тегендә барып дога кылам»,— дип әйтә. Ул үзе белән өч рәсүлен — Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны алып, бакча эченә кереп китә. Ул бик нык борчыла башлый һәм шул өч рәсүлгә: «Җаным чиксез газаплана,— ди.— Монда калыгыз һәм минем белән уяу торыгыз» (Маттай 26:36—38).

Гайсә «чак кына алгарак узып, җиргә йөзтүбән каплана» һәм дога кыла башлый. Шушындый авыр вакытта ул Аллаһыга нәрсә турында дога кылыр? «Әтием, син бар нәрсәне башкара аласың,— дип ялвара ул.— Миннән бу касәне алчы. Шулай да мин түгел, ә син теләгәнчә булсын» (Марк 14:35, 36). Гайсәнең нәрсә әйтәсе килә? Әллә ул йолым түләүдән баш тартамы? Һич тә юк!

Гайсә римлыларның башкаларны бик нык газаплап үтергәннәрен күктән күреп торган. Хәзер, кеше буларак, назлы хисләр кичергән һәм авыртуны сизә алган Гайсә үзен көткән нәрсәләр турында уйламый. Аны күбрәк бүтән нәрсә борчый. Ул үзенең явыз җинаятьче итеп үтереләчәге Атасының исеменә хурлык китерер дип курка. Берничә сәгатьтән соң аны Аллаһыга каршы көфер сүз сөйләүдә гаепләп баганага кадаклаячаклар.

Күпмедер вакыт дога кылганнан соң, Гайсә үз шәкертләре янына килә һәм, аларның йоклаганнарын күреп, Петергә болай ди: «Минем белән бер сәгать тә уяу тора алмадыгызмыни? Вәсвәсәгә бирелмәс өчен, уяу торыгыз һәм өзлексез дога кылыгыз». Әлбәттә, шәкертләр үзләре дә бик арыган һәм вакыт та соң инде. Гайсә аларның хәлен аңлый һәм шуңа күрә: «Әйе, рух көчле, ә тән хәлсез»,— дип әйтә (Маттай 26:40, 41).

Шуннан соң Гайсә икенче тапкыр читкә китә һәм Атасыннан «бу касәне» алып куюын үтенә. Кире рәсүлләре янына килсә, алар кабат йокыга киткән була. Ә алар бит, вәсвәсәгә бирелмәс өчен, өзлексез дога кылырга тиеш иде! Гайсә аларга дәшкәч, «алар аңа нәрсә әйтергә белми» (Марк 14:40). Аннан соң ул өченче тапкыр читкәрәк китә һәм тезләнеп дога кыла.

Гайсәнең җинаятьче кебек үтереләчәге Атасының исеменә хурлык китерәчәк. Моның аркасында Гайсә бик нык җәфалана. Йәһвә исә үз Улының догасын ишетеп, аның янына бер фәрештәне җибәрә, һәм тегесе аны ныгыта. Әмма Гайсә ялварудан туктамый, ә «тагы да тырышыбрак дога кылуын дәвам итә». Хәзер Гайсә киеренке кичерешләр кичерә. Аның җилкәсенә яткан йөк бик авыр! Аның үзенең һәм иман итүче кешеләрнең мәңгелек тормышы кыл өстендә. Шунлыктан «аның тире җиргә тамган кан тамчылары кебек була» (Лүк 22:44).

Гайсә өченче тапкыр рәсүлләре янына әйләнеп килсә, алар кабат йоклый. «Ник сез шундый мөһим вакытта йоклыйсыз һәм ял итәсез? — дип сорый алардан Гайсә.— Менә Адәм Улының гөнаһ кылучылар кулына сатылу сәгате якынлашты. Торыгыз, киттек. Миңа хыянәт итүче инде якын» (Маттай 26:45, 46).