Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Акыллы кеше ачуы кабынып китүдән үзен тыя белер»

«Акыллы кеше ачуы кабынып китүдән үзен тыя белер»

Университеттагы баскетбол командасы тренеры ачуын тыя алмаганга эшсез кала.

Бала теләге үтәлмәгәнгә истерикага бирелә.

Ана кеше улына бүлмәсен җыештырмаганга акыра.

АЧУЛЫ кешене күрмәгән кеше юк. Үзебез дә кайчак ачуланабыз. Бәлки, без ачуны начар хис дип саныйбыз, аны басарга кирәк дип уйлыйбыз. Шулай да берәрсе гаделлек хисебезне кузгатып җибәрсә, без кайчак ачуланырга хакыбыз бар дип уйлыйбыз. Хәтта Америкадагы психологлар ассоциациясе тарафыннан басылып чыккан бер мәкаләдә: «Ачу — кешегә хас табигый, гадәти хис»,— дип әйтелгән булган.

Бәлки, кемдер бу сүзләр хак дип әйтер, чөнки рәсүл Паул да Аллаһы тарафыннан рухландырылып: «Ярсысагыз да, гөнаһ кылмагыз; ачуыгыз кояш батканчы басылсын»,— дигән (Эфеслеләргә 4:26). Ул кешегә ачулану хас булуын белгән. Алайса, без нәрсә эшләргә тиеш? Ачуыбызны сакларгамы я аны басаргамы?

АЧУ САКЛАУ АКЫЛЛЫМЫ?

Рәсүл Паул ачу турында киңәш биргәндә, күрәсең, мәдхия җырлаучының: «Ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз»,— дигән сүзләрен күздә тоткандыр (Мәдхия 4:5). Ләкин аның нәрсә әйтәсе килгән? Аңлатманы ул үзе бирә, ул: «Һәркайсы усаллык, ачу, ярсу, кычкыру, яман теллелек һәм һәртөрле явызлыктан арыныгыз»,— дия (Эфеслеләргә 4:31). Паул мәсихчеләрне ачудан арынырга өндәгән. Америкадагы психологлар ассоциациясе тарафыннан басылып чыккан шул ук мәкаләдә: «Тикшерүләр буенча, начар хисләргә бирелеп, сез чынында ачуыгызны кабартасыз гына, ачу „утына“ керосин сибәсез, ә бу... хәлне берничек тә яхшыртмый»,— диелгән.

Алайса, ачу хисеннән һәм башка начар хисләрдән ничек «арынырга»? Борынгы Исраилнең акыллы патшасы Сөләйман: «Акыллы кеше ачуы кабынып китүдән үзен тыя белер һәм бүтәннәрнең яман эшләренә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәте белән үзенә ихтирам яулар»,— дип язган (Гыйбрәтле сүзләр 19:11). «Акыллы кешегә» күңелендә кайнаган ачуны басарга нәрсә булыша?

АКЫЛЛЫ КЕШЕ ҮЗЕН ТЫЯ БЕЛӘ

Акыллы кеше хәлнең асылын күрә белә. Ул өстен-өстен түгел, ә төпле, уйлап эш итә. Үпкәләсә яисә ачуланса үзен ничек тота?

Гаделсезлекне күреп, без ярсырга мөмкин. Әмма хисләргә бирелсәк һәм ярсуыбызны тыймасак, без үзебезгә я башка берәүгә зыян китерербез. Янгын, аны күзәтмәсәң һәм сүндермәсәң, йорт буйлап таралып бар нәрсәсен юк иткән кебек, чыккан ачуың да, аны басмасаң, абруеңны төшерергә, башка кешеләр белән араңны суытырга һәм хәтта Аллаһы белән мөнәсәбәтләреңне бозарга мөмкин. Шуңа күрә күңелебездә ачу кайнаса, хәлнең асылын күрә белик. Төпле, уйлап эш итсәк, без хисләребезне тыя белербез.

Сөләйманның атасы — Давыт патша — кан коюда чак кына катнашмый калган, әмма акыллы киңәшне тыңлап үз вакытында аңына килгән һәм хәлнең асылын күргән. Давыт үз кешеләре белән Яһүд чүлендә Набал исемле бер ир-атның көтүен караган. Сарык кырку вакыты җиткәч, Давыт Набалдан үз кешеләре өчен ризык сораган. Ләкин тегесе: «Мин нәрсә, үз кыркучыларыма әзерләгән икмәк, су һәм итне алып, әллә каян килгән кешеләргә бирергә тиешме?» — дигән. Менә сиңа рәхмәт сүзе! Моны ишетү белән Давытның һәм якынча 400 кешенең ачуы чыккан, алар Набалны һәм аның өйдәгеләрен кырып бетерергә булган (1 Ишмуил 25:4—13).

Набалның хатыны Әбигыя булган хәлне ишетеп калган, ул Давыт янына киткән. Аны һәм аның кешеләрен очраткач, ул тезләнеп: «Хезмәтчеңә үз сүзен әйтергә рөхсәт итче һәм хезмәтчеңнең сүзләренә игътибарлы булчы»,— дигән. Шуннан соң ул Давытка Набалның юньсез булуы турында сөйләгән һәм, әгәр дә ул Набалдан үч алса һәм кан койса, болардан үкенәчәк дип әйткән (1 Ишмуил 25:24—31).

Давыт Әбигыя белән сөйләшкәч, нәрсә аңлаган? Беренчедән, ул — Набалның балачактан ук юньсез булганын, ә икенчедән, уч алган булса, кан коюда гаепле булачагын аңлаган. Бәлки, сезнең дә берәр сәбәп аркасында ачуыгыз чыкканы бардыр. Сез андый вакытта нишлисез? «Тирән итеп сулап алыгыз да, унга кадәр санагыз»,— дип киңәш ителә Мейо клиникасы тарафыннан басылып чыккан ачу тыю турындагы бер мәкаләдә. Әйе, сәбәпнең нәрсәдә булуы турында һәм ачу тотмауның җимешләре турында уйланып алыгыз. Акыллы эш итү ачуыгызны тыйсын, ачу хисенә күңелегездә хәтта кайный башларга да юл куймагыз (1 Ишмуил 25:32—35).

Давыт үз ачуын Әбигыя ярдәме белән тыя алган кебек, безнең көннәрдәге күп кешеләр дә башкаларның ярдәме белән үз ачуларын тыя. 23 яшендә төрмәгә эләккән Себастьян исемле Польшадан бер ир кеше Изге Язмаларны өйрәнеп үз ачуын тыярга өйрәнгән. Ул: «Башта мин уйлыйм: проблеманың сәбәбе нәрсәдә? Шуннан соң Изге Язмалардагы киңәш буенча эш итәм. Минем фикеренчә, Изге Язмалардан яхшырак киңәшче юк»,— ди.

Изге Язмалардагы киңәшләрне тоту көчле хисләргә бирелүдән саклый

Сецуо исемле башка ир-ат шул ук тәртип буенча эш итә. Ул болай дип сөйли: «Моңарчы мин эштәге хезмәттәшләремә, ачуымны чыгарсалар, акыра идем. Ләкин Изге Язмаларны өйрәнеп мин яхшы якка үзгәрдем. Хәзер инде мин үз эчемнән: „Кем гаепле соң? Проблема чыгаручы мин үзем түгелме?“ — дип уйлыйм». Шулай уйлана-уйлана ул ачуын тыя һәм күңелендә кайный торган хисләрне баса.

Ачу — бик көчле хис, әмма Аллаһы Сүзендәге киңәшләр көчлерәк. Изге Язмалардагы акыллы принципларны үтәсәк һәм Аллаһыдан ярдәм сорасак, без акыллы эш итәрбез һәм ачуыбызны тыя белербез.