Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Сез... минем шаһитләрем булачаксыз»

«Сез... минем шаһитләрем булачаксыз»

«[Гайсә] аларга болай диде: „... Сез... җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз“» (РӘС. 1:7, 8).

1, 2. а) Йәһвәнең «тугры һәм хак шаһите» кем ул? б) Гайсә исеме нәрсәне аңлата, һәм Аллаһы Улы үз исеме буенча ничек яшәгән?

«МИН хакыйкать турында шаһитлек бирер өчен тудым һәм шуның өчен дөньяга килдем». (Яхъя 18:33—37 укы.) Гайсә Мәсих бу сүзләрне, кулга алынгач, Яһүдия белән идарә иткән Рим хакименә әйткән булган. Гайсә үзен әле генә патша итеп белдерткән. Еллар узгач, рәсүл Паул Гайсәнең «Понти Пилатка искиткеч шаһитлек биреп» батырчылык белән эш иткәнен искә алган (1 Тим. 6:13). Чыннан да, Шайтанның явызлык тулы дөньясында «тугры һәм хак шаһит» булыр өчен, кайчак бик зур кыюлык кирәк! (Ачыл. 3:14)

2 Яһүд халкыннан буларак, Гайсә тумыштан Йәһвәнең шаһите булган (Ишаг. 43:10). Гайсә, һичшиксез, Аллаһының исемен яклаучы иң бөек шаһит булып киткән. Аллаһы биргән исемнең мәгънәсенә Гайсә җитди караган. Фәрештә Гайсәнең үги атасы Йосыфка Мәрьям карынындагы бала изге рухтан булганын хәбәр иткәч, болай дип өстәгән: «Аңардан угыл туачак, һәм син аңа Гайсә дигән исем бир, чөнки ул үз халкын аларның гөнаһларыннан коткарачак» (Мат. 1:20, 21; искәрмә). Изге Язмалар белгечләренең күбесе шуның белән ризалаша: Гайсәнең исеме Йешуа дигән еврей исеменнән килә, һәм ул үз эченә Аллаһы исеменең кыска формасын ала. Бу исем «Йәһвә коткара» дигәнне аңлата. Үз  исеменең мәгънәсе буенча эш итеп, Гайсә «Исраил йортының югалган сарыкларына», яңадан Йәһвә хуплавын алыр өчен, гөнаһларыннан тәүбә итәргә ярдәм иткән (Мат. 10:6; 15:24; Лүк 19:10). Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында җирдәге хезмәтенең ахырына кадәр ашкынып шаһитлек биргән. Яхшы хәбәрне бәян иткән Марк болай язган: «Гайсә, Аллаһының яхшы хәбәрен вәгазьләп, Гәлиләягә китте һәм: „Билгеләнгән вакыт килде һәм Аллаһы Патшалыгы якынлашты. Тәүбәгә килегез һәм яхшы хәбәргә иман итегез“,— дип сөйләде» (Марк 1:14, 15). Гайсә шулай ук кыюлык белән яһүди дин җитәкчеләрен хөкем иткән. Ахыр чиктә, алар аны җәфалану баганасына кадаклап үтергән (Марк 11:17, 18; 15:1—15).

«АЛЛАҺЫНЫҢ МӘҺАБӘТ ЭШЛӘРЕ»

3. Гайсәнең үлеменнән соң өченче көнне нәрсә булган?

3 Аннары бер искитмәле хәл булган! Гайсәнең мәрхәмәтсез үтерелүеннән соң өченче көнне Йәһвә аны терелткән, әмма кеше итеп түгел, ә үлемсез рухи зат итеп (1 Пет. 3:18). Үзенең тормышка кире кайтуын раслар өчен, Гайсә шәкертләренә кеше тәнендә күренгән. Терелгән көнне үк ул ким дигәндә биш мәртәбә төрле шәкертләренә күренгән (Мат. 28:8—10; Лүк 24:13—16, 30—36; Яхъя 20:11—18).

4. Гайсә үз шәкертләренә күренгәндә нәрсә булган, һәм ул аларга нинди йөкләмә биргән?

4 Гайсә Мәсих бишенче кат пәйда булганда, аны рәсүлләр һәм алар белән бергә булган башка шәкертләр күргән. Шул истәлекле очрашуда ул аларны Аллаһы Сүзендә язылганнарга өйрәткән. «Ул, Язмаларны аңласыннар дип, аларның зиһеннәрен ачкан». Нәтиҗәдә, алар шуны аңлаган: аның Аллаһы дошманнарының кулыннан үтерелүе һәм могҗизалы терелтелүе хакында Язмаларда алдан әйтелгән булган. Бу мөһим очрашуның азагында Гайсә үз шәкертләренә аларның җаваплылыкларын аңлаткан. Ул аларга «гөнаһлар кичерелсен өчен тәүбә итү аның исеменнән бар халыкларда вәгазьләнәчәк», дип әйткән. Бу эш Иерусалимнан башланырга тиеш булган. Шуннан соң Гайсә аларга мондый йөкләмә биргән: «Сез моңа шаһит булырсыз» (Лүк 24:44—48).

5, 6. а) Ни өчен Гайсә «минем шаһитләрем булачаксыз» дигән? б) Гайсә шәкертләре Йәһвә ниятенең тагын нинди ягы турында игълан итәргә тиеш булган?

5 Шуннан соң 40 көн узгач, Гайсә соңгы тапкыр рәсүлләренә күренгәндә, алар аның гади сүзләр белән белдергән мондый җитди әмерен аңлагандыр: «Сез Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самариядә һәм җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз» (Рәс. 1:8). Ни өчен Гайсә Йәһвәнең түгел, ә «минем шаһитләрем булачаксыз» дип әйткән? Гайсә «Йәһвәнең» дип әйтә алыр иде, әмма ул бу сүзләрне исраилле шәкертләренә әйткән, ә алар инде Йәһвәнең шаһитләре булган.

Гайсә шәкертләре буларак, без Йәһвәнең киләчәккә карата ниятен игълан итеп торабыз (5, 6 нчы абзацларны кара.)

6 Хәзер Гайсә шәкертләре Йәһвә ниятенең яңа ягы турында игълан итәргә тиеш булган. Бу хәбәр исраиллеләрнең Мисыр коллыгыннан һәм соңрак Бабыл әсирлегеннән азат ителүдән дә әһәмиятлерәк булган. Гайсә Мәсихнең үлеме һәм терелтелүе иң куркыныч әсирлектән, ягъни гөнаһ белән үлем коллыгыннан, азат ителүгә нигез булып торган. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Гайсәнең яңа майланган шәкертләре кешеләргә «Аллаһының мәһабәт эшләре» хакында шаһитлек биргән. Бу хәбәрне ишеткән күп кенә кеше тәүбәгә килгән һәм Гайсәнең йолым корбанына иман итә башлаган. Гайсә терелтелгәч, күктәге Атасының уң ягына утырган, һәм Йәһвә аны меңләгән кешеләрне коткарыр өчен кулланган (Рәс. 2:5, 11, 37—41).

 «КҮПЛӘРНЕ ЙОЛЫП АЛЫР ӨЧЕН»

7. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә булган вакыйгалар нәрсәне раслаган?

7 Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә булган вакыйгалар Йәһвәнең Гайсә биргән камил кеше корбанын кабул иткәнен раслаган (Евр. 9:11, 12, 24). Гайсә аңлатканча, ул «үзенә хезмәт итсеннәр дип түгел, ә хезмәт итәргә һәм күпләрне йолып алырга» килгән (Мат. 20:28). Гайсәнең йолым корбаныннан файда алачак «күпләрнең» саны тәүбә иткән яһүдләр белән генә чикләнергә тиеш булмаган. Аллаһы «һәртөрле кешенең котылуын» тели, чөнки йолым «дөньяның гөнаһын юк итә»! (1 Тим. 2:4—6; Яхъя 1:29)

8. Беренче мәсихчеләрнең шаһитлек бирү эшләре никадәр киң таралган булган, һәм бу ничек мөмкин булган?

8 Беренче шәкертләрнең Хуҗалары Гайсә турында шаһитлек бирер өчен кыюлыклары җитәрлек булганмы? Әлбәттә, булган. Әмма бу кыюлык үзеннән-үзе барлыкка килмәгән. Йәһвәнең куәтле изге рухы аларны алга таба да шаһитлек бирергә этәргән һәм көч өстәп торган. (Рәсүлләр 5:30—32 укы.) Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән якынча 27 ел узгач, «яхшы хәбәр» яһүдләргә дә, «күк астындагы» башка халыкларга да ирешкән (Көл. 1:5, 23).

9. Алдан әйтелгәнчә, беренче мәсихчеләр җыелышы белән нәрсә булган?

9 Кызганыч, әмма беренче мәсихчеләр җыелышы әкрен-әкрен бозыла башлаган (Рәс. 20:29, 30; 2 Пет. 2:2, 3; Яһүд 3, 4). Гайсә әйткәнчә, «Явыз», ягъни Шайтан, тараткан андый мөртәтлек үсәргә, чын мәсихче динен басарга һәм «бу дөнья төзелешенең тәмамлануына» хәтле дәвам ителергә тиеш булган (Мат. 13:37—43). 1914 елның октябрендә Йәһвә Гайсәне дөнья өстеннән Патша итеп тәхеткә утырткан, һәм шуның белән Шайтанның явыз төзелешенең «соңгы көннәре» башланган (2 Тим. 3:1).

10. а) Безнең көннәрдәге майланган мәсихчеләр нинди мөһим датаны игълан иткән? б) 1914 елның октябрендә нәрсә булган, һәм без моны кайдан беләбез?

10 Безнең көннәрдәге майланган мәсихчеләр 1914 елның октябре зур әһәмияткә ия булачак дип алдан игълан иткән. Алар Данил пәйгамбәрлегенә, чабып ташланган зур агач һәм аның «җиде вакыттан» соң үсә башлавы турындагы пәйгамбәрлеккә нигезләнгән (Дан. 4:16). Гайсә шул чорны үзенең Патша булып идарә итәчәге һәм «бу  дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» турындагы пәйгамбәрлегендә «халыкларга билгеләнгән вакыт» дип атаган. Тарихи 1914 елдан алып, җирнең яңа Патшасы буларак Мәсихнең «килү чоры» билгесе бар кешеләргә ачык күренә башлаган (Мат. 24:3, 7, 14; Лүк 21:24). Һәм шуннан бирле «Аллаһының мәһабәт эшләре» санына аның Гайсәне дөнья өстеннән Патша итеп куюы да керә башлаган.

11, 12. а) 1919 елны җирнең яңа Патшасы нәрсә эшли башлаган? б) 1930 еллар уртасыннан алып нәрсә ачык күренә башлаган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

11 Күп тә үтми, Гайсә Мәсих җирнең яңа Патшасы буларак, майланган шәкертләрен «Бөек Бабыл» әсирлегеннән чыгара башлаган (Ачыл. 18:2, 4). Беренче бөтендөнья сугышыннан соң, 1919 елны, Аллаһының котылу юлы турында һәм урнаштырылган Патшалык хакындагы яхшы хәбәр турында бөтен дөньяда шаһитлек бирергә мөмкинлек ачылган. Майланган мәсихчеләр бу мөмкинлекне кулланган, һәм, нәтиҗәдә, Мәсихнең варисташлары булып китәчәк тагын меңләгән майланганнар җыелган.

12 1930 елларның уртасыннан алып Мәсихнең миллионлаган «башка сарыкларны» җыя башлавы ачык күренгән. Алар төрле милләтләрдән чыккан «бихисап күп кеше» санына керәчәк. Майланган мәсихчеләр җитәкчелегендә бу бихисап күп кеше кыюлык белән эш иткән Гайсәдән үрнәк ала һәм башкаларга үзләренең коткарулары Аллаһы белән Мәсихтән килә дип игълан итә. Бу шаһитлек бирү эшендә тырышып катнашып һәм Мәсихнең йолым корбанына бирешмичә иман итеп, бу кешеләр Шайтан дөньясы «бөек афәттә» юк ителгәндә исән калачак (Яхъя 10:16; Ачыл. 7:9, 10, 14).

ЯХШЫ ХӘБӘРНЕ КЫЮЛАНЫП СӨЙЛИБЕЗ

13. Йәһвә Шаһитләре буларак, без нәрсә эшләргә тәвәккәл, һәм бу яктан без ничек уңышлы була алабыз?

13 Әйдәгез, Йәһвә Аллаһының кылган «мәһабәт эшләренә» һәм киләчәктә үтәячәк вәгъдәләренә Шаһитләр булу хөрмәтен алга таба да кадерлик. Әйе, андый шаһитлек бирү кайчак җиңелләрдән түгел. Күп кенә кардәшләребез ваемсызлык, мыскыллап көлү я каты эзәрлекләүләр киң таралган территорияләрдә хезмәт итә. Рәсүл Паул һәм аның хезмәттәшләреннән үрнәк алыйк. Паул болай дигән: «Аллаһыбызның ярдәме белән кыюланып, күп кенә каршылыкларга карамастан, сезгә Аллаһының яхшы хәбәрен сөйләдек» (1 Тис. 2:2). Шуңа күрә, беркайчан да бирешмик. Шайтан төзелеше тар-мар ителгәнче, багышлану антыбыз буенча яшәргә тәвәккәл булыйк (Ишаг. 6:11). Без моны үз көчебез белән эшли алмыйбыз, шуңа күрә беренче мәсихчеләрдән үрнәк алып, әйдәгез, Йәһвәдән үз рухы ярдәмендә безгә «кеше  көченнән өстенрәк кодрәт» бирүен сорыйк. (2 Көринтлеләргә 4:2, 8 укы; Лүк 11:14.)

14, 15. а) Беренче гасырдагы мәсихчеләргә ничек караганнар, һәм рәсүл Петер аларга моның хакында нәрсә әйткән? б) Безне Йәһвә Шаһитләре булуыбыз өчен эзәрлекләсәләр, моңа карашыбыз нинди булырга тиеш?

14 Бүген миллионлаган кеше үзләрен Аллаһыга ышанучы дип атый, әмма «эшләре белән аңардан ваз кичәләр, чөнки алар җирәнгеч, тыңламаучан һәм бернинди игелекле эшкә дә яраклы түгел» (Тит. 1:16). Онытмыйк, беренче гасырдагы эчкерсез мәсихчеләрне күпләр — күбесе булмаса — нәфрәт иткән. Шуңа күрә рәсүл Петер болай дип язган: «Сезне Мәсих исеме өчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле, чөнки бу сездә... Аллаһы рухы... бар икәнен күрсәтә» (1 Пет. 4:14).

15 Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу сүзләрне бүген Йәһвә Шаһитләренә карата кулланып буламы? Әйе, кулланып була, чөнки без Гайсәнең патшалык итүе хакында шаһитлек бирәбез. Шулай итеп, кешеләрнең безне Йәһвә исемен йөртүебез өчен нәфрәт итүләре белән «Мәсих исеме өчен мыскыл итүләре» бер үк нәрсә. Мәсих исә үзенә каршы килүчеләргә болай дигән: «Мин Атам исеменнән килдем, ә сез мине кабул итмисез» (Яхъя 5:43). Шуның өчен киләсе тапкыр шаһитлек биргәндә, каршылыкларга дучар булсагыз, кыю булыгыз. Кешеләрнең үзләрен гаделсез тотулары Аллаһы сезне хуплый һәм сездә аның рухы «бар икәнен» раслый.

16, 17. а) Бөтендөнья буенча яшәгән Йәһвә халкы вәгазьдә катнашып нинди хисләр кичерә? б) Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

16 Шул ук вакыт онытмыйк, бөтендөнья буенча хакыйкатькә килгән кешеләрнең саны үсә бара. Хәтта яхшы вәгазьләнгән территорияләрдә котылу хакындагы гаҗәеп хәбәрне тыңларга әзер булган кешеләрне әле дә очратып була. Әйдәгез, кызыксынучыларга кабат килеп китәргә һәм, мөмкин булса, алар белән Изге Язмалар өйрәнүен алып барырга тырышыйк. Шулай итеп без аларга рухи яктан үсәргә һәм үзләрен Йәһвәгә багышлап суга чумдырылырга ярдәм итәрбез. Сез хезмәттә катнашып нинди хисләр кичерәсез? Көньяк Африка Республикасында яшәүче Са́ри шаһитлек бирү эшендә 60 тан артык ел катнаша. Ул болай ди: «Гайсәнең йолым корбаны ярдәмендә Галәмнең Хакиме Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләр булдырганым өчен мин шундый рәхмәтле. Аның данлыклы исемен белү — минем өчен бәхет». Ул ире Марти́нус белән күпләргә, шул исәптән өч баласына, Йәһвәнең хезмәтчеләре булып китәргә ярдәм иткән. «Бу эштән башка бернәрсә дә шулхәтле күп канәгатьлек китерми,— дәвам итә Сари.— Үзенең изге рухы ярдәмендә Йәһвә барыбызга да, кешеләрне коткару эшендә катнашудан туктамас өчен, кирәкле көч бирә».

17 Суга чумдырылган мәсихчеләрме без я моңа омтылабыз гынамы, бөтендөньядагы Йәһвә Шаһитләре җыелышының өлеше була алабыз. Үзебезгә андый хөрмәт бирелгән өчен, без рәхмәтле булырга тиеш. Шулай итеп, Шайтанның бозык дөньясында сафлык саклап яшәргә тырышканда, алга таба да төпле шаһитлек биреп торыгыз. Шулай эшләп, сез, кайгыртучан күктәге Атабыз Йәһвәнең данлыклы исемен йөртүче буларак, аңа дан китерерсез.