«Дога кылыр өчен һәр уңайлы очракны кулланыгыз»
«Аек фикерле булыгыз һәм дога кылыр өчен һәр уңайлы очракны кулланыгыз» (1 ПЕТ. 4:7).
1, 2. а) Ни өчен «дога кылыр өчен һәр уңайлы очракны куллану» мөһим? б) Без үзебезгә нинди сораулар биреп уйланырга тиеш?
«ТӨНЛӘ, аеруча таң атар алдыннан, уяу булу бик авыр»,— дип әйтә төнлә эшләгән бер ир кеше. Төнлә эшләгән башка кешеләр дә аның сүзләре белән килешер. Бүген мәсихчеләр рухи яктан уяу булыр өчен көрәш алып бара, чөнки без Шайтан дөньясының ахыр заманында яшибез, һәм бу вакытны озын төннең иң караңгы вакыты белән чагыштырып була (Рим. 13:12). Рухи йокыга талу безнең өчен бик куркыныч. Шуның өчен безгә «аек фикерле булу» һәм «дога кылыр өчен һәр уңайлы очракны куллану» мөһим (1 Пет. 4:7).
2 Шайтан дөньясының ахыры тиз якынлашып барганга, безгә үзебезгә мондый сораулар биреп уйланырга кирәк: мин дога кылыр өчен һәр уңайлы очракны кулланаммы? Мин догаларның һәр төрен кулланаммы һәм өзлексез дога кыламмы? Мин башкалар хакына еш дога кыламмы, я догаларымда үз ихтыяҗларымны гына телгә аламмы? Котылыр өчен дога кылу никадәр мөһим?
ДОГАНЫҢ ҺӘР ТӨРЕН КУЛЛАНЫГЫЗ
3. Доганың кайбер төрләрен әйтеп китегез.
3 Рәсүл Паул, эфеслеләргә хат язганда, аларны доганың «һәр төрен» кулланырга чакырган (Эфес. 6:18). Без Йәһвәгә ихтыяҗларыбызны кайгыртсын дип һәм авырлыкларыбызны хәл итәргә булышсын дип еш кына дога кыла алабыз. Безне яратканга, Догаларны Тыңлаучы үтенечләребезгә җавап бирә (Мәд. 65:19). Ләкин без шулай ук доганың башка төрләрен дә кулланырга тырышырга тиеш. Безгә Йәһвәне мактарга, аңа рәхмәтләр әйтергә һәм аңа ялварырга кирәк.
4. Ни өчен без догаларыбызда Йәһвәне еш мактарга тиеш?
4 Йәһвәне мактап дога кылыр өчен күп сәбәпләр бар. Мәсәлән, аның кодрәтле эшләре һәм Мәдхия 150:1—6 ны укы.) Зәбур китабының 150 нче мәдхиясендә алты шигырьдә 11 тапкыр Йәһвәне мактау сүзләре китерелә. Башка мәдхия язучы Йәһвәгә тирән ихтирам күрсәтеп болай дип җырлаган: «Синең хөкемнәреңнең дөреслеге өчен, сине көненә җиде тапкыр данлыйм» (Мәд. 118:164). Йәһвә, һичшиксез, мактауга лаек. Шунлыктан без аны догаларыбызда «көненә җиде тапкыр», ягъни бик еш, мактарга тиеш түгелме?
бөеклеге турында уйлаганда, безнең аны мактыйсы килә. (5. Догаларыбызда Йәһвәгә рәхмәтләр әйтү безне нәрсәдән саклый?
5 Доганың башка бер төре — Йәһвәгә рәхмәтләр әйтү. Паул Филипиядәге мәсихчеләргә болай дип әйткән: «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез» (Флп. 4:6). Бу соңгы көннәрдә кешеләр «яхшылыкның кадерен» белми (2 Тим. 3:1, 2). Сак булмасак, без алар кебек рәхмәтсез булып китәргә мөмкин. Шуның өчен безгә Йәһвәгә чын күңелдән рәхмәтләр әйтеп тору мөһим. Алай эшләсәк, без бәхетле булырбыз һәм «зарланучылар, тормыштагы үз өлешләреннән сукранучылар» кебек булып китмәбез (Яһүд 16). Өстәвенә, гаилә башы өйдәгеләре белән бергә дога кылганда Йәһвәгә рәхмәтләр әйтеп торса, ул хатынын һәм балаларын рәхмәтле булырга дәртләндерер.
6, 7. Йәһвәгә ялвару нәрсә ул, һәм без Йәһвәдән ялварып нәрсә сорый алабыз?
6 Йәһвәгә ялвару — күңелне бушатып эчкерсез дога кылу. Без Йәһвәдән ялварып нәрсә сорый алабыз? Без эзәрлекләүләр вакытында я каты чир белән интеккәндә Йәһвәдән ярдәм сорый алабыз. Андый чакларда без, әлбәттә, Йәһвәгә ялварып дога кылырбыз. Ә башка очракларда Йәһвәгә ялварырга буламы?
7 Гайсәнең үрнәк догасын карап чыгып, аның Аллаһы исеме, Патшалыгы һәм ихтыяры турында нәрсә әйткәненә игътибар итик. (Маттай 6:9, 10 ны укы.) Бу дөнья бозыклыкка баткан; хөкүмәтләр кешеләрнең хәтта иң кирәкле ихтыяҗларын кайгырта алмый. Шуның өчен без күктәге Атабызның исеме изге ителсен дип һәм Аллаһы Патшалыгы җирне Шайтан йогынтысыннан азат итсен дип дога кылырга тиеш. Өстәвенә, без Йәһвәгә аның ихтыяры күктәге кебек җирдә дә үтәлсен дип ялвара алабыз. Әйдәгез, һәр уңайлы очрактан файдаланып догаларның бар төрләрен кулланыйк.
«ӨЗЛЕКСЕЗ ДОГА КЫЛЫГЫЗ»
8, 9. Ни өчен без Петер белән башка рәсүлләрне Гитсимән бакчасында йоклап киткәннәре өчен хөкем итмәскә тиеш?
8 Рәсүл Петер мәсихчеләргә «дога кылыр өчен һәр уңайлы очракны кулланыгыз» дип әйткән булса да, үзе, ким дигәндә, бер очракта шулай эшләмәгән. Гайсә Гитсимән бакчасында дога кылганда, Петер башка шәкертләр белән йокыга талган булган. Гайсә аларга «уяу торыгыз һәм өзлексез дога кылыгыз» дип әйтсә дә, алар барыбер йоклап киткән. (Маттай 26:40—45 не укы.)
9 Уяу булып калмаганнары өчен Петер белән башка рәсүлләрне хөкем итәргә ашыкмыйк. Шуны истә тотыйк: алар ул көнне күп эшләр башкарып арыган булган. Алар Пасах бәйрәменә әзерләнгән һәм аны бәйрәм иткән. Шуннан соң Гайсә шәкертләре белән үз үлемен искә алу кичәсен үткәреп, аларга киләчәктә дә шулай эшләргә кушкан (1 Көр. 11:23—25). «Мәдхияләр җырлаганнан соң» алар Иерусалимның тар урамнарыннан берникадәр вакыт барып «Зәйтүн тавына киткәннәр» (Мат. 26:30, 36). Алар Гитсимән бакчасына барып җиткәч, төн уртасы инде күптән авышкан булгандыр. Без ул төнне Гитсимән бакчасында булган булсак, безне дә йокы басар иде. Алҗыган рәсүлләрне тиргәр урынына, Гайсә ярату күрсәтеп «рух көчле, ә тән хәлсез» дип әйткән.
10, 11. а) Петер Гитсимән бакчасында үзе белән булган хәлдән нинди сабак алган? б) Сез Петернең очрагыннан нәрсәгә өйрәнәсез?
10 Гитсимән бакчасында булган очрактан Петер үзенә бер мөһим сабак алган. Гайсә элегрәк: «Бу төнне сез барыгыз да, минем белән булачак вакыйгалар аркасында, мине ташлап китәчәксез»,— дип әйткән. Шул вакытта Петер аңа болай дип җавап кайтарган: «Синең белән булачак вакыйгалар аркасында сине барысы ташлап китсә дә, мин сине беркайчан да ташлап китмәячәкмен!» Гайсә Петергә ул үзеннән өч тапкыр ваз кичәчәген әйткән. Үз дигәнендә торып, Петер: «Хәтта синең белән бергә үләргә туры килсә дә, синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен»,— дигән (Мат. 26:31—35). Шулай да Петер, Гайсә алдан әйткәнчә, аңардан өч тапкыр ваз кичкән. Нәрсә эшләгәнен аңлагач, ул «кайгыдан елап җибәргән» (Лүк 22:60—62).
11 Петер булган вакыйгалардан үз-үзенә чиктән тыш ышанмаска өйрәнгән. Һичшиксез, Петергә бу яктан дога кылу булышкан. Ни өчен алай дип әйтеп була? Чөнки «дога кылыр өчен һәр уңайлы очракны кулланыгыз» дигән сүзләрне Петер үзе әйткән булган. Без Аллаһы Сүзендә язылган бу киңәшкә колак салабызмы? Һәм «өзлексез дога кылып» Йәһвәгә таянганыбызны күрсәтәбезме? (Мәд. 84:9). Әйдәгез, рәсүл Паулның да мондый киңәшен истә тотыйк: «Нык торам дип уйлаучы, егылмас өчен, сак булсын» (1 Көр. 10:12).
НИХАМИ ҮЗ ДОГАСЫНА ҖАВАП АЛГАН
12. Нихами безгә кайсы яктан яхшы үрнәк калдырган?
12 Нихаминың очрагына игътибар итик. Ул б. э. к. V гасырда фарсы патшасы Артаксерксның шәрабчысы булып хезмәт иткән. Нихами Йәһвәгә чын күңелдән дога кылып торган һәм бу яктан безгә яхшы үрнәк калдырган. Ул «күп көннәр өзлексез ураза тоткан» һәм Иерусалимдагы яһүдләрнең аяныч хәле турында «Аллаһыга дога кылган» (Них. 1:4). Артаксеркс аңардан ни өчен кайгыга төшкәнен сорагач, Нихами Иерусалимдагы хәлне сөйләп биргән. Шуннан соң патша болай дип сораган: «Син нәрсә телисең?» Нихами шунда ук «күкләр Аллаһысына дога кылган» (Них. 2:2—4). Моның нәтиҗәсе нинди булган? Йәһвә аның догаларына җавап биргән һәм үз халкына ярдәм күрсәткән (Них. 2:5, 6). Бу очрак Нихаминың иманын бик ныгыткандыр!
13, 14. Иманыбызны саклап калыр өчен һәм рухыбызны төшерергә тырышкан Шайтанга каршы торыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?
13 Нихами кебек өзлексез дога кылсак, без үз иманыбызны ныгытып торырбыз. Шайтан мәрхәмәтсез, һәм ул безгә еш кына көчсез чагыбызда һөҗүм итә. Мәсәлән, чирләсәк я депрессия белән авырсак, безнең вәгазьдә һәр ай үткәргән вакытыбыз Аллаһы өчен аз дип уйлавыбыз ихтимал. Кайберәүләребез рухыбызны төшерә алган төрле нәрсәләр турында, мәсәлән, тормышыбызда булган начар вакыйгалар турында уйларга мөмкин. Шайтан бездән бернинди дә файда юк дип үзебезне ышандырырга тырыша. Шулай итеп рухыбызны төшереп, ул иманыбызны какшатыр өчен көченнән килгәннең барысын эшли. Ләкин «дога кылыр өчен һәр уңайлы очракны» куллансак, без иманыбызны саклап калырбыз. Һичшиксез, иманыбызның зур калканы ярдәмендә без «Явызның утлы укларын сүндерә алырбыз» (14 «Дога кылыр өчен һәр уңайлы очракны» куллансак, без, хәтта көтмәгән очракларда иманыбыз сыналганда, Йәһвәгә тугры булып калырбыз. Эзәрлекләүләр белән очрашканда, әйдәгез, Нихаминың үрнәген истә тотыйк һәм шунда ук Аллаһыга дога кылыйк. Йәһвәнең генә ярдәме белән без вәсвәсәләргә каршы торырбыз һәм иманыбыз сыналганда нык калырбыз.
БАШКАЛАР ӨЧЕН ДОГА КЫЛЫГЫЗ
15. Без үзебезгә нинди сораулар биреп уйланырга тиеш?
15 Иманы кимемәсен дип, Гайсә Петер өчен Йәһвәгә ялварган (Лүк 22:32). Беренче гасырдагы Ипафрас исемле тугры мәсихче, Гайсәдән үрнәк алып, Көләсәйдәге кардәшләр турында дога кылган. Паул аларга: «Ул [Ипафрас], Аллаһының ихтыяры белән бәйле булган бар нәрсәдә ышанычыгыз нык булсын өчен һәм сез җитлеккән мәсихчеләрчә какшамас торсын өчен, бар көчен куеп һәрвакыт сезнең турында дога кыла»,— дип әйткән (Көл. 4:12). Без үзебезгә мондый сораулар биреп уйланырга тиеш: мин бөтен дөньяда яшәгән кардәшләрем турында дога кылырга тырышаммы? Мин табигать афәтләрен кичергән кардәшләр турында никадәр еш дога кылам? Мин Йәһвә оешмасында үз өсләренә зур җаваплылык алган кардәшләр өчен, мәсәлән Җитәкче советта һәм филиал комитетында хезмәт иткән кардәшләр, җыелыштагы өлкәннәр һәм башкалар хакына кайчан соңгы тапкыр дога кылдым? Авырлыклар кичергән җыелыштагылар турында соңгы вакытта минем дога кылганым бармы?
16. Ни өчен без башкалар хакына дога кылырга тиеш?
16 Кардәшләребез хакына кылган догаларыбыз аларга һичшиксез булыша. (2 Көринтлеләргә 1:11 не укы.) Йәһвәнең күп хезмәтчеләре бер үк нәрсә турында кат-кат дога кылса да, Йәһвә аларның сораганнарына гына карап эш итми. Ләкин аларның башкалар турында эчкерсез кайгыртканын күргәндә, ул бик шатлана һәм сораганнарын исәпкә алып догаларына җавап бирә. Шулай итеп, башкалар турында дога кылу — безнең вазифабыз, һәм без аны тырышып үтәргә тиеш. Ипафрас кебек, без кардәшләребез турында дога кылып аларга эчкерсез яратуыбызны күрсәтергә тиеш. Шулай эшләсәк, без бәхетлерәк булырбыз, чөнки «алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәс. 20:35).
КОТЫЛУЫБЫЗ ЯКЫН
17, 18. «Дога кылыр өчен һәр уңайлы очракны» куллансак, без нинди файда күрербез?
17 Паул «төн үтеп бара, таң атарга җыена» дип әйтер алдыннан болай дип язган: «Боларның барысын бигрәк тә нинди заманда яшәвегезне белеп эшләгез. Сезгә йокыдан уяну сәгате инде килеп җитте, чөнки иман итә башлаган вакыт белән чагыштырганда, котылуыбыз хәзер якынрак» (Рим. 13:11, 12). Аллаһы вәгъдә иткән яңа дөнья якын, һәм котылуыбыз без уйлаганнан да якынрак булырга мөмкин. Рухи яктан йоклап китмәс өчен сак булыйк һәм дөньяга шәхси догаларыбыз өчен бүлеп куелган вакытыбызны урларга юл куймыйк. Киресенчә, безгә «дога кылыр өчен һәр уңайлы очракны» кулланырга кирәк. Шулай эшләсәк, без Йәһвә көнен көткәндә «изге тәртипле» булырбыз һәм «Аллаһыга бирелгәнлекне күрсәтүче эшләр» башкарырбыз (2 Пет. 3:11, 12). Шулай итеп, без тормыш рәвешебез белән рухи яктан уяу булып торганыбызны һәм бу дөньяның ахыры якын икәненә ышанганыбызны күрсәтербез. Шунлыктан без «өзлексез дога кылырга» тиеш (1 Тис. 5:17). Әйдәгез, шулай ук Гайсәдән үрнәк алып аулак урында шәхси догалар кылыйк. Йәһвәгә дога кылуга җитәрлек вакыт бүлеп куйсак, аның белән мөнәсәбәтләребез тагы да якынрак булыр (Ягък. 4:7, 8). Ә бу безгә зур фатихалар китерәчәк!
18 Изге Язмаларда болай дип язылган: «Җирдә яшәгәндә, Мәсих үзен үлемнән Коткара алучыга ялварып һәм үтенеп, ачы тавыш белән һәм елый-елый дога кылган. Аллаһыдан куркып яшәгәнгә, Ул аны ишеткән» (Евр. 5:7). Гайсә Йәһвәгә ялварган вә аңардан үтенгән һәм үлеменә кадәр аңа тугры калган. Нәтиҗәдә, Йәһвә аны терелтеп, күктә үлемсез тормыш белән бүләкләгән. Безгә дә нинди генә вәсвәсәләр белән көрәшергә һәм эзәрлекләүләр кичерергә туры килмәсен, без күктәге Атабызга тугры кала алабыз. «Дога кылыр өчен һәр уңайлы очракны» куллансак, Йәһвә безгә, һичшиксез, мәңгелек тормышны бүләк итеп бирәчәк.