Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Норвегия
БЕРНИЧӘ ел элек 40 яшьлек Роалд белән Элсебет Берген шәһәрендә, Норвегиянең икенче бер зур шәһәрендә, бик уңайлы шартларда яшәгәннәр. Алар кызлары Исабел һәм уллары Фабиан белән бергә җыелыш эшләрендә ашкынып катнашканнар. Роалд өлкән булып, Элсебет пионер, ә Исабел һәм Фабиан вәгазьчеләр булып хезмәт иткәннәр.
Ләкин 2009 елның сентябрь аенда бу гаилә башкача хезмәт итәргә булган. Алар бер атнага ерак урнашкан җирләргә вәгазьләргә киткәннәр. Шулай итеп, Роалд белән Элсебет һәм ул вакытта 18 яшьлек Фабиан Нордкин ярымутравына күченгәннәр. Ул урын Финнмарк губерниясендә, Төньяк поляр түгәрәк артында урнашкан. Анда алар Хьёллефьорд дигән авылда ерак җирдә вәгазьләргә дип килгән башка кардәшләр белән хезмәт иткәннәр. «Атна башында мин бик канәгать идем,— дип исенә төшерә Роалд,— чөнки мондый вәгазьдә катнашыр өчен эшләремне җайга сала алдым һәм хәзер бер атна рәхәтләнеп вәгазьли ала идем». Ләкин соңрак Роалдка әз генә борчылып алырга туры килгән. Ни өчен?
КӨТЕЛМӘГӘН СОРАУ
«Көтмәгәндә,— дип сөйли Роалд,— Финнмарк губерниясендә пионер булып хезмәт иткән Марио кардәш безне Лакселв шәһәренә күчәргә тәкъдим итте. Андагы җыелыштагы 23 вәгазьчегә ярдәм кирәк иде». Бу тәкъдим Роалдны бик гаҗәпләндергән. Ул болай дип сөйли: «Без Элсебет белән ихтыяҗ күбрәк булган җиргә күчү турында уйлаган идек, ләкин андый адымны балалар үсеп өйдән киткәч кенә ясарга җыена идек». Әмма ерак урнашкан җирдә вәгазьли башлагач, Роалд кешеләрнең Йәһвә турында белемгә сусаганнарын күргән. Аларга ярдәм соңрак түгел, ә нәкъ хәзер кирәк булган. «Мине вөҗданым борчый башлады. Берничә төн йоклый алмыйча газапландым»,— дип исенә төшерә Роалд. Аннары Марио кардәш Роалд һәм аның гаиләсен Лакселв шәһәренә алып барган. Бу шәһәр Хьёллефьорд авылыннан 240 километр ераклыкта, көньяктарак урнашкан. Аның кардәшләргә андагы кечкенә җыелышны күрсәтәсе килгән.
Ике өлкәннең берсе, Андреас исемлесе, кардәшләргә территорияне һәм Патшалык Залын күрсәткән. Җыелыш аларны җылы каршы алган һәм Патшалык эшләрендә булышыр өчен, Роалд белән Элсебет күчеп килсә бик әйбәт булыр иде дигәннәр. Андреас, елмаеп, Роалд белән Фабианга инде эш урынын эзләп тапканы турында әйткән. Роалд белән Фабиан нәрсә эшләгән?
НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?
«Минем анда күчәсем килми»,— дип уйлаган башта Роалдның улы Фабиан. Аның үз җыелышындагы якын дусларын калдырасы һәм кечкенә шәһәргә күчәсе килмәгән. Өстәвенә ул электрик булып эшләр өчен үз укуын әле генә тәмамламаган булган. Ә Роалдның кызы Исабелдән (ул вакытта аңа 21 яшь булган) күчү турында сорагач, ул: «Минем инде күптәннән күчеп берәр җиргә китәсем килә иде!» — дигән. Шуннан соң нәрсә булган? Исабел болай дип дәвам итә: «Моның турында күбрәк уйлаган саен, күбрәк шикләрем туа иде: күченү чыннан да дөрес адыммы? Дусларымнан еракта яши алырмынмы? Бәлки, үз җыелышымда гына калыргадыр, чөнки монда барысы миңа билгеле, барысы уңайлы?». Ә Роалдның хатыны Элсебет күченү турында нәрсә уйлаган? «Бу йөкләмә Йәһвәдән дип әйттем мин үземә,— дип сөйли ул.— Шулай да яңартылган өебез һәм соңгы 25 ел эчендә сатып алынган әйберләребез турында уйлана идем».
Вәгазь өчен бүлеп куелган бер атна үткәч, Роалд белән гаиләсе кире Бергенга кайткан. Шулай да алар 2 100 километр ераклыкта калган Лакселв шәһәрендәге кардәшләр турында уйлавын дәвам иткәннәр. «Мин һәрвакыт Йәһвәгә дога кылып тордым,— дип әйтә Элсебет.— Без Лакселвдагы дусларыбыз белән фотолар җибәреп, кызыклы очраклар белән уртаклаша идек». Роалд болай ди: «Күчеп китәр өчен миңа вакыт кирәк иде. Акча мәсьәләсе дә борчый иде. Йәһвәгә гел дога кылып тордым, гаиләм һәм тәҗрибәле кардәшләр белән сөйләшеп алдым». Аның улы Фабиан болай ди: «Күбрәк уйлаган саен, күбрәк шуны аңлый идем: минем күчеп китмәс өчен җитди сәбәбем юк. Мин һәрвакыт Йәһвәгә дога кылдым, һәм күчәргә теләгем ныгый барды». Ә Роалд кызы Исабел нишләгән? Күчеп китүгә әзер булыр өчен, ул пионер хезмәтен башлаган. Алты ай ул Изге Язмаларны шәхси өйрәнеп, күп вакыт үткәргән. Хәзер ул күчәргә әзер булган!
МАКСАТЛАРЫНА ИРЕШЕР ӨЧЕН АДЫМНАР
Вәгазьчеләр күбрәк кирәк булган җиргә күчәргә теләк үскән саен, бу гаилә үз максатына ирешер өчен адымнар ясаган. Роалдның эше яхшы түләүле булса да, ул бер елга отпуск сораган. Җитәкчесе аңа бүтән график — ике атна эшләп, алты атна ял итәргә тәкъдим иткән. «Акча ягыннан шактый гына югалтсам да, мин ризалаштым»,— дип әйтә Роалд.
Хатыны Элсебет болай ди: «Ирем Лакселв шәһәрендә өй табарга, ә Бергендагысын арендага бирергә кушты. Моның өчен күп көч һәм вакыт китсә дә, барысы әйбәт кенә булып чыкты. Тиздән балалар көненә берничә сәгатьлек эш таптылар,— дип өсти ул.— Ризык һәм юл өчен акчаны алар каплап тордылар».
Кызы Исабел болай ди: «Күчеп килгән шәһәребез кечкенә иде. Шуңа күрә минем өчен иң авыры — пионер булып хезмәтемне дәвам итәр өчен эш табу иде. Кайвакыт, булдыра алмам дип уйлый идем». Ләкин көненә берничә
сәгатьлек эштә эшләп — ә беренче елны ул тугыз урынны алмаштырган — Исабел барысын җайлаштыра алган. Ә Фабиан болай дип әйтә: «Электрик булып эшли башлар алдыннан, мин өйрәнүче булып эшләп алырга тиеш идем. Шуңа күрә Лакселв шәһәрендә башта өйрәнүче булып эшләдем, ә аннан соң имтиханнарымны бирдем дә, көненә берничә сәгатьлек электрик эшен таптым».БАШКАЛАР ХЕЗМӘТЛӘРЕН НИЧЕК КИҢӘЙТКӘН
Марелиус һәм аның хатыны Кесия шулай ук вәгазьчеләр кирәк булган җирдә хезмәт итәргә теләгәннәр. Марелиус, хәзер аңа 29 яшь, болай дип әйтә: «Конгресстагы пионер хезмәте турындагы нотыклар һәм интервьюлар тыңлаганнан соң мин хезмәтемне киңәйтү турында уйлана башладым». Ләкин хатыны Кесиягә, аңа хәзер 26 яшь, туганнарын калдырып күчеп китү авыр булган. «Яраткан якыннарымнан еракта яшәү мине куркыта иде»,— дип әйтә ул. Марелиуска, өй өчен түләр өчен, көненә сигез сәгать эшләргә туры килгән. Ул болай дип сөйли: «Тормышыбызда үзгәрешләр ясар өчен һәрвакыт дога кылдык һәм Йәһвә ярдәме белән күчендек». Башта алар Изге Язмаларны җентекләп һәм озаклап өйрәнгәннәр. Аннары өйләрен сатып һәм эшләрен калдырып, 2011 елның август аенда төньяк Норвегиянең Алта шәһәренә күченгәннәр. Анда алар пионер булып хезмәт итәләр. Марелиус — бухгалтер, ә Кесия сатучы булып эшли.
Кнут белән Лизбет, хәзер аларга 30 яшьләр тирәсе, вәгазьчеләр кирәк булган җирдә хезмәт иткән кардәшләр турында «Еллык басма»да укыганнан соң тиешле үзгәрешләр ясарга булганнар. «Бу очраклар ярдәмендә чит илдәге хезмәт турында уйлана башладык,— дип әйтә Лизбет.— Шулай да шикләрем бар иде: мин, гади генә бер кеше, моны булдыра алырмынмы?». Алар үзләренең максатларына ирешер өчен тиешле адымнар ясаганнар. Кнут болай дип сөйли: «Без фатирыбызны саттык һәм, акчага экономия булсын дип, әниемә күчендек. Соңрак, чит илдә хезмәт итүне татып карар өчен, без бер елга Бергендагы инглиз җыелышына күчтек, анда без Лизбетның әнисендә яшәдек». Тиздән Кнут белән Лизбет күчеп китәргә инде әзер булганнар. Алар Угандага күчкәннәр, әмма елына ике айга эшләр өчен Норвегиягә кайтып киләләр. Шул акча ярдәмендә алар калган айларда Угандада тулы вакытлы хезмәт итә алалар.
«ТАТЫГЫЗ, ХОДАЙНЫҢ НИЧЕК ИЗГЕЛЕКЛЕ ИКӘНЕН КҮРЕРСЕЗ»
Бу ашкынучан вәгазьчеләр нинди фатихалар алган? Роалд болай дип сөйли: «Без бу ерак җирләрдә бергәләп күпкә күбрәк вакыт үткәрәбез. Без якын дуслар булып киттек. Балаларыбыз рухи яктан үсә, бу чыннан да зур фатиха». Ул болай дип өсти: «Без мал-мөлкәткә хәзер гадирәк карыйбыз, хәзер ул безнең өчен әллә ни мөһим түгел».
Роалдның хатыны Элсебет башка телне өйрәнергә булган. Ни өчен? Лакселв җыелышының
территориясендә Карасйок авылы бар, анда күбесенчә саами халкы яши, бу Норвегия, Швеция, Финляндия һәм Россиянең төньяк өлкәләрендә яшәүче җирле халык. Шуңа күрә бу җирле кешеләргә вәгазьләр өчен, Элсебет саами телен өйрәнә башлаган. Хәзер ул бу телдә кыска сөйләшүләр алып бара ала. Аңа бу территориядә вәгазьләү ошыймы? Ул куанып болай ди: «Минем алты Изге Язмалар өйрәнүем бар. Монда хезмәт итү миңа бик күп шатлык китерә!»Уллары Фабиан хәзер пионер һәм хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итә. Ул Исабел белән җыелышларындагы өч яшүсмергә булышкан. Бу яшүсмерләргә җыелыш эшләрендә күбрәк катнаша башлар өчен дәртләндерү кирәк булган. Хәзер алар хезмәттә актив катнашалар. Аларның икесе чумдырылу үткән һәм 2012 елның март аенда ярдәмче пионер булып хезмәт иткән. Ә берсе элек хакыйкатьне калдырган булса да, Фабиан белән Исабел ярдәмендә рухи яктан ныгыган. Ул аларга моның өчен үз рәхмәтләрен белдергән. Фабиан болай ди: «Аның рәхмәт сүзләре мине бик сөендерде. Башкаларга ярдәм итү — зур шатлык!» Исабел: «Бу йөкләмәне башкарганда мин чыннан да „татып, Ходайның ничек изгелекле икәнен күрдем“»,— ди (Мәд. 34:8). һәм болай дип өсти: «Монда хезмәт итү шундый күңелле!»
Марелиус белән Кесия хәзер Алта шәһәрендә гади, әмма шатлыклы тормыш алып баралар. Аларның җыелышында 41 вәгазьче. Марелиус болай ди: «Тормышыбыз бик нык үзгәрде һәм бу безне бик шатландыра. Без монда пионер булып хезмәт итә алабыз һәм моның өчен Йәһвәгә үз рәхмәтләребезне җиткерәбез. Без шундый канәгать!» Хатыны Кесия: «Мин тулысынча Йәһвәгә таянырга өйрәндем, һәм ул безнең турында бик кайгыртты.— дип өсти.— Ә туганнарымнан еракта яшәү алар белән бергә үткәргән вакытларны күбрәк кадерләргә булыша. Мин күченгәнемә беркайчан да үкенмәдем».
Ә Угандада хезмәт итүче Кнут белән Лизбет авырлыкларны ничек кичереп чыга? Кнут болай дип сөйли: «Яңа шартларга һәм культурага күнегер өчен вакыт кирәк булды. Су, ут белән проблемалар һәм ашказаны белән бәйле авырлыклар туып торса да, без күпме телибез шулкадәр Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрәбез!» Лизбет болай ди: «Монда яхшы хәбәрне беркайчан да ишетмәгән кешеләр яши. Аларга барып җитәр өчен ярты сәгать кенә вакыт кирәк. Алар Изге Язмаларны укыйлар, һәм өйрәнү турында үзләре үтенеп сорыйлар. Әлбәттә, андый басынкы кешеләргә Изге Язмалардагы хәбәрне җиткерү чагыштыргысыз шатлык китерә!»
Җитәкчебез Мәсих Гайсә үзе бу вәгазь эшен башлап җибәргән һәм безнең көннәрдә бу эшнең бөтен җир йөзе буйлап алып барылуы аңа зур шатлык китерәдер! Гайсә «бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез» дигән әмер биргән булган һәм Аллаһы халкына аны үтәр өчен хезмәтләрен киңәйтү зур шатлык китерә (Мат. 28:19, 20).