Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Хәзер уңай вакыт»

«Хәзер уңай вакыт»

«Хәзер уңай вакыт»

«Менә хәзер уңай вакыт, менә хәзер котылу көне!» (2 КӨР. 6:2).

1. Ни өчен безгә һәрчакта да башкарырга тиеш иң мөһим эшебезне аера белергә кирәк?

«ҺӘР эшнең — үз заманы, күк астындагы һәр нәрсәнең үз вакыты бар» (Вәг. 3:1). Сөләйман һәркайсы җитди эш өчен, мәсәлән, игенчелек, сәяхәт итү, берәр эшчәнлек я башкалар белән аралашу өчен, иң уңайлы вакытны аера белүнең мөһимлеге турында язган. Әмма безгә шулай ук һәрчакта да башкарырга тиеш иң мөһим эшебезне аера белергә кирәк. Башкача әйткәндә, тормышыбызда беренче урында нәрсә торырга тиеш икәнен без яхшы белергә тиеш.

2. Гайсәнең вәгазьләгәндә нинди вакытта яшәгәнен яхшы аңлаганын без кайдан беләбез?

2 Гайсә җирдә булганда нинди вакытта яшәгәнен һәм нәрсә эшләргә кирәк икәнен яхшы аңлаган. Аңа тормышында беренче урында нәрсә торырга тиеш икәне билгеле булган, чөнки ул Мәсих турындагы күп кенә пәйгамбәрлекләрнең үтәлүе өчен озак көтелгән вакытның килеп җиткәнен белгән (1 Пет. 1:11; Рәс. 10:43). Ул вәгъдә ителгән Мәсих икәнен ачык итеп күрсәтүче эшне башкарырга тиеш булган. Аңа кешеләргә Патшалык турында төпле шаһитлек бирергә һәм үзе белән киләчәктә Патшалыкны мирас итеп алачак кешеләрне җыярга кирәк булган. Һәм ул җир читенә кадәр вәгазьләячәк һәм шәкертләр булдыру эшен үтәячәк мәсихче җыелышка нигез салырга тиеш булган (Марк 1:15).

3. Хәбәрдар булу Гайсәнең эш итүенә ничек тәэсир иткән?

3 Вакыт турында хәбәрдар булу Гайсә өчен Атасының ихтыярын үтәүдә ашкынучан булырга яхшы этәргеч көч булган. Ул үз шәкертләренә: «Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз; шуңа күрә ашлыкның Хуҗасына ялварыгыз, Үзенең ашлыгын урып алу өчен, эшчеләр җибәрсен»,— дип әйткән (Лүк 10:2; Мал. 4:5, 6). Гайсә башта 12, ә соңрак 70 шәкерт сайлап, аларга махсус күрсәтмәләр биргән һәм вәгазьләргә җибәрер алдыннан: «Барганда исә: „Күкләр Патшалыгы якынлашты!“ — дип, хәбәр итегез»,— дигән. Гайсәнең үзе турында исә без болай дип укыйбыз: «[Ул] Үзенең унике шәкертенә нәсыйхәт биреп бетергәч, башка шәһәрләрдә өйрәтеп һәм вәгазьләп йөрергә дип, аннан китте» (Мат. 10:5—7; 11:1; Лүк 10:1).

4. Паул Гайсә Мәсихтән ничек үрнәк алган?

4 Гайсә хезмәттә ашкынучан һәм тугрылыклы булган һәм үзенең бар шәкертләре өчен бу яктан камил үрнәк булып тора. Моның турында рәсүл Паул имандашларын: «Мин Мәсихтән үрнәк алган кебек, сез дә миннән үрнәк алыгыз»,— дип өндәгәндә әйткән (1 Көр. 11:1). Паул Мәсихтән ничек үрнәк алган? Башлыча үз көчен җәлләмичә яхшы хәбәрне вәгазьләп. Паулның җыелышларга язган хатларында, мәсәлән, «Раббыга хезмәт итегез», «һәрвакыт Аның эшен бар көчегезне куеп башкарыгыз» һәм «нәрсә генә эшләсәгез дә һәммәсен... Раббы өчен эшләгән кебек ихлас күңелдән эшләгез» дигән сүзләр бар (Рим. 12:11; 1 Көр. 15:58; Көл. 3:23). Паул Дәмәшекъкә юл тотканда Раббы Гайсә Мәсих белән очрашканын һәм Гайсәнең үз шәкерте Һанани аша: «Мин аны чит халыкларга һәм патшаларга, шулай ук Исраил халкына, Минем турыда шаһитлек бирү өчен, Үземнең корал итеп сайладым»,— дигән сүзләрен беркайчан да онытмаган (Рәс. 9:15; Рим. 1:1, 5; Гәл. 1:16).

«Уңай вакыт»

5. Паулны үз хезмәтен ашкынып үтәргә нәрсә дәртләндергән?

5 Рәсүлләр китабын укыганда, Паулның үз хезмәтен башкарганда күрсәткән кыюлыгы һәм ашкынуы ачык итеп күренә (Рәс. 13:9, 10; 17:16, 17; 18:5). Паул үзе яшәгән вакытның мөһимлеген аңлаган. Ул болай дигән: «Менә хәзер уңай вакыт, менә хәзер котылу көне!» (2 Көр. 6:2). Үткәндәге б. э. к. 537 ел Бабыл әсирлегендә булганнар өчен үз илләренә кайтырга уңай вакыт булган (Ишаг. 49:8, 9). Ләкин Паул монда нәрсә турында әйткән? Аның нәрсә күздә тотканын аңларга контекст ярдәм итә.

6, 7. Бүген майланган мәсихчеләргә нинди зур хөрмәт бирелгән, һәм алар белән бергә бу эштә тагын кем катнаша?

6 Алдарак үзенең бу хатында Паул үзенә һәм башка майланган мәсихчеләргә бирелгән зур хөрмәт турында әйткән. (2 Көринтлеләргә 5:18—20 не укы.) Ул үзләренең Аллаһы тарафыннан махсус ният белән чакырылганын аңлаткан; алар кешеләргә «Аллаһы белән татуланыгыз» дип ялварып, «татулаштыру хезмәтен» башкарырга тиеш булган. Бу Аллаһы белән дуслыкны я татулыкны яңадан кайтару дигәнне аңлаткан.

7 Гадәндә булган фетнәдән бирле бар кешелек Йәһвәдән читләшеп яши (Рим. 3:10, 23). Моның аркасында, тулаем алганда, кешелек газапларга һәм үлемгә алып барган рухи караңгылыкка чумган. «Без беләбез: Аллаһы тарафыннан яратылганнарның һәммәсе хәзергә кадәр сыкрана һәм бала тудыргандагы газапларны кичерә»,— дип язган Паул (Рим. 8:22). Ләкин Аллаһы кешелекне кире кайтырга, ягъни үзе белән татулашырга чакырыр өчен, хәтта «ялварыр» өчен, чаралар күргән. Бу Паулга һәм ул вакыттагы майланган мәсихчеләргә ышанып тапшырылган хезмәт булган. Бу «уңай вакыт» Гайсәгә иман иткән кешеләр өчен «котылу көне» булып китә алган. Бар майланган мәсихчеләр һәм алар белән бергә хезмәт иткән «башка сарыклар» кешеләрне «уңай вакыттан» файдаланырга чакыруын дәвам итә (Яхъя 10:16).

8. «Аллаһы белән татуланыгыз» дигән чакыруны нәрсә бигрәк тә гаҗәеп итә?

8 Гадәндә беренче кешеләр фетнә күтәреп, Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен бозганнар. Моңа кешеләр үзләре генә гаепле булса да, Аллаһы бу хәлне төзәтер өчен, үзе беренче адым ясаган. Бу «Аллаһы белән татуланыгыз» дигән чакыруны бигрәк тә гаҗәеп итә (1 Яхъя 4:10, 19). Аллаһы нинди адым ясаган? Паул болай дигән: «Кешеләрнең кылган яман эшләрен гаепкә санамыйча, Аллаһы дөньяны Мәсих аша Үзе белән татулаштырды һәм татулашу турындагы хәбәрне безгә ышанып таратырга тапшырды» (2 Көр. 5:19; Ишаг. 55:6).

9. Паул Аллаһының мәрхәмәте өчен рәхмәтле булганын ничек күрсәткән?

9 Йолым корбанын биреп, Йәһвә бу корбанга иман итүче кешеләргә гаеп эшләреннән кичерелү алырга һәм үзе белән дуслыкны я татулыкны яңадан кайтарырга мөмкинлек биргән. Өстәвенә, ул һәркайда бар кешеләрне әле вакыт булганда үзе белән татулашырга чакырыр өчен, вәкилләрен җибәргән. (1 Тимутегә 2:3—6 ны укы.) Аллаһының ихтыярын һәм нинди вакытта яшәгәнен аңлаганга, Паул «татулаштыру хезмәтен» үтәр өчен армый-талмый үзен сарыф иткән. Йәһвәнең ихтыяры үзгәрмәгән. Ул һаман да кешеләрне үзе белән татулашырга чакыра. Паулның «хәзер уңай вакыт» һәм «хәзер котылу көне» дигән сүзләре әле дә гамәлдә. Никадәр мәрхәмәтле һәм кызганучан Йәһвә Аллаһыбыз! (Чыг. 34:6, 7).

«Аллаһы мәрхәмәте юкка гына булмасын!»

10. «Котылу көне» майланган мәсихчеләр өчен үткәндә нәрсә аңлаткан һәм бүген нәрсә аңлата?

10 Аллаһының мәрхәмәтеннән беренче итеп «Мәсих белән берләшкән» кешеләр файда алган (2 Көр. 5:17, 18). Алар өчен «котылу көне» б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән башланган. Шуннан бирле андый кешеләргә «татулашу турындагы хәбәрне» таратырга ышанып тапшырылган. Майланган мәсихчеләрнең калдыгы «татулаштыру хезмәтен» хәзергә чаклы алып бара. Алар рәсүл Яхъя пәйгамбәрлек күренештә күргән дүрт фәрештәнең «җиргә... исмәсен дип, җирнең дүрт җилен тотып тора» икәнен аңлый. Шулай итеп хәзер һаман да «котылу көне» һәм «уңай вакыт» (Ачыл. 7:1—3). Шул сәбәптән XX гасыр башыннан бирле майланганнарның калдыгы җир читенә кадәр барып җитеп, «татулаштыру хезмәтен» ашкынып башкара.

11, 12. XX гасыр башында яшәгән майланган мәсихчеләр вакыт турында хәбәрдар булганнарын ничек күрсәткән? (15 нче биттәге рәсемне кара.)

11 Мәсәлән, «Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгының игълан итүчеләре» дигән китапта әйтелгәнчә, XIX гасырның ахырында — XX гасыр башында «Ч.Т. Расселл һәм аның фикердәшләре урак өсте вакытында яшәгәннәрен һәм бар кешеләрнең ирекле итүче хакыйкатьләрне ишетергә тиеш икәнен белгәннәр». Алар нәрсә эшләргә булган? Урак өсте вакытында, «уңай вакытта», яшәгәннәрен аңлаганга, бу майланган мәсихчеләр, христиан дине руханиларыннан аермалы буларак, башкаларны гыйбадәт кылу очрашуларына чакыру белән генә чикләнмәгән. Алар яхшы хәбәрне таратыр өчен башка гамәли юллар эзли башлаган. Мәсәлән, алар үз эшләрен уңышлы башкарыр өчен, акыллы итеп алдынгы техника чараларын кулланган.

12 Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне таратыр өчен, ашкынучан хезмәтчеләрдән торган кечкенә бу төркем трактатлар, брошюралар, журналлар һәм китаплар кулланган. Шулай ук алар меңләгән газеталарда бастырыр өчен, вәгазьләр һәм мәкаләләр әзерләгән. Алар милли һәм халыкара радио аша Изге Язмаларга нигезләнгән программалар тапшырган. Алар беренче булып, хәтта ул вакыттагы кинематографиягә хәтле, хәрәкәтләнә торган рәсемнәрне тавыш белән бергә күрсәтә башлаган. Андый сүнмәс ашкынуның нәтиҗәсе нинди булган? Бүгенге көндә «Аллаһы белән татуланыгыз» дигән хәбәрне кабул иткән якынча җиде миллион кеше бу хәбәрне тарата. Чыннан да, Йәһвәнең ул вакыттагы хезмәтчеләре, шартлары чикле булуына карамастан, ашкынучан булып, яхшы үрнәк күрсәткән.

13. Без Аллаһының нинди ниятен истә тотарга тиеш?

13 Паулның «хәзер уңай вакыт» дигән сүзләре һаман да хак. Без Йәһвәнең мәрхәмәтен үзебез татыдык, һәм безгә татулаштыру хәбәрен ишетергә һәм кабул итәргә мөмкинлек биргәне өчен без аңа бик рәхмәтле. Моның белән канәгатьләнеп яшәр урынына без Паулның мондый сүзләренә колак салабыз: «Ялварып сорыйбыз: сезгә бүләк ителгән Аллаһы мәрхәмәте юкка гына булмасын!» (2 Көр. 6:1). Аллаһы, бу дөньяны Мәсих аша үзе белән татулаштырыр өчен, үз мәрхәмәтен күрсәтә (2 Көр. 5:19).

14. Күп илләрдә яшәгән кешеләрдә нинди уңай үзгәрешләр күзәтелә?

14 Шайтан күпчелек кешеләрнең акылын томалаганга, алар хәзергә чаклы Аллаһыдан читләшеп яши һәм Аллаһының мәрхәмәт күрсәтүе максатын белми (2 Көр. 4:3, 4; 1 Яхъя 5:19). Әмма, дөньядагы шартлар начарая барганга, күпләр, аларга явызлык белән газапларының сәбәбе бу Аллаһыдан читләшкән булу дигәнне аңлаткач, уйлана башлаган. Хәтта вәгазьләү эшебезгә күпчелек кеше ваемсыз булган илләрдә дә күпләр хәзер яхшы хәбәрне кабул итеп, Аллаһы белән татулашыр өчен кирәкле адымнар ясый. Шуңа күрә без «Аллаһы белән татуланыгыз» дигән чакыруны хәзер тагы да ашкыныбрак таратырга вакыт икәнен аңлыйбызмы?

15. Кешеләргә колакларына ятышлы хәбәр сөйләр урынына без аларның нәрсә турында белүләрен телибез?

15 Безнең йөкләмәбез кешеләр Аллаһыга борылсалар, ул аларга бар проблемаларын чишәргә ярдәм итәчәк һәм аларга яхшырак булачак дип сөйләүдән генә тормый. Күпләр чиркәүгә килеп, шуны гына эзли, ә чиркәүләр кешеләрнең бу теләген канәгатьләндерергә тырыша (2 Тим. 4:3, 4). Бу безнең хезмәтебезнең максаты түгел. Без вәгазьләгән яхшы хәбәр шуннан гыйбарәт: Йәһвә үз яратуыннан чыгып Мәсих аша кешеләрнең гөнаһларын кичерергә әзер. Шулай итеп кешеләр Аллаһыга якынлашып, аның белән татулаша ала (Рим. 5:10; 8:32). Әмма «уңай вакыт» бик тиз ахырына якынлашып бара.

«Рух белән янып торыгыз»

16. Паулга кыю һәм нык булырга нәрсә ярдәм иткән?

16 Йәһвәгә хезмәт итүдә ашкынуыбызны ничек үстереп һәм саклап була? Кайберәүләр, бәлкем, табигате буенча оялчан я сөйләшмәүчәндер, һәм аларга ачык булу вә башкалар белән аралашу авыр булырга мөмкин. Әмма шуны истә тотарга кирәк: ашкыну бу башкалар алдында үз тойгыларыңны күрсәтү яки күтәренке күңелле булу түгел; ул безнең холкыбызга да бәйле түгел. Паул мәсихчеләрне: «Рух белән янып торыгыз»,— дип өндәгәндә, ашкынучан булырга нәрсә ярдәм итә икәненә игътибар иткән (Рим. 12:11). Нигездә, рәсүлләргә кыюлык белән вәгазьләргә һәм нык булып калырга Йәһвәнең рухы булышкан. Паулның Гайсә тарафыннан сайлануыннан алып, аның Рим төрмәсенә утыртылып, үтерелүенә хәтле 30 елдан артык вакыт үтсә дә, аның ашкынуы кимемәгән. Ул һәрвакыт үзенең рухы аша кирәкле көч биреп торган Аллаһыга таянган. «Мин көч Бирүче аша һәрнәрсәгә әзер торам»,— дигән ул (Флп. 4:13). Без аңардан күп нәрсәгә өйрәнә алабыз!

17. Без рух белән ничек янып тора алабыз?

17 «Янып торыгыз» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сүзгә-сүз «кайнап тору» дигәнне аңлата. Чәйнектә су кайнап торсын өчен, ул һәрвакыт утта торырга тиеш. Шулай ук рух белән янып торыр өчен, безгә һәрвакыт Аллаһы рухының тәэсире астында булырга кирәк. Моның өчен Йәһвә безне рухи яктан ныгытыр өчен биргән бар нәрсәләрне куллану мөһим. Бу гаилә һәм җыелыш белән гыйбадәт кылуга җитди карарга кирәк дигәнне аңлата, ягъни безгә һәрвакыт шәхси һәм гаилә белән өйрәнү үткәрергә, даими дога кылырга һәм регуляр рәвештә имандашларыбыз белән очрашуларда булырга кирәк. Моның барысы «ут» сыман булачак, ул безгә «кайнап торырга» һәм рух белән янып торырга ярдәм итәчәк. (Рәсүлләр 4:20; 18:25 не укы.)

18. Багышланган мәсихчеләр буларак, без нинди максатка игътибарыбызны тупларга тиеш?

18 Үзен берәр нәрсәгә багышлаган кеше бар игътибарын бер максатка юнәлдерә, һәм аны бу максатка ирешүдән читкә алып китү яки баш тарттыру җиңел түгел. Багышланган мәсихчеләр буларак, безнең максатыбыз — Гайсә кебек, Йәһвәнең теләгәнен үтәү (Евр. 10:7). Бүгенге көндә Йәһвәнең нияте — үзе белән мөмкин кадәр күбрәк кешене татулаштыру. Шуңа күрә әйдәгез, Гайсә һәм Паул үрнәгенә ияреп, хәзер башкарылырга тиеш иң мөһим, иң ашыгыч йөкләмәне ашкынып үтик.

Хәтерлисезме?

• Паулга һәм башка майланган мәсихчеләргә ышанып тапшырылган «татулаштыру хезмәте» нәрсәдән торган?

• Майланган калдык «уңай вакытны» ничек кулланган?

• Мәсихчеләр рух белән ничек янып тора ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12 биттәге иллюстрация]

Паул Раббы Гайсә белән очрашуын беркайчан да онытмаган