Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен нәфрәт учагын сүндерү авыр?

Ни өчен нәфрәт учагын сүндерү авыр?

Ни өчен бүгенге дөньяда нәфрәт артканнан-арта бара? Сәбәбен белер өчен, безгә нәфрәтнең нәрсә икәнен, ни өчен бу хис туа алганын һәм аның ничек таралганын аңларга кирәк.

Нәрсә ул нәфрәт?

Нәфрәт ул — берәр кешегә яисә кеше төркеменә карата көчле дошманлык хисе. Бу бер генә тапкыр була торган түгел, ә дәвамлы хис.

НИ ӨЧЕН НӘФРӘТ ХИСЕ ТУА?

Нәфрәт хисе күп сәбәпләр аркасында туа ала. Кемгәдер карата нәфрәт еш кына кешеләрнең ниндидер начарлык эшләгәннәре аркасында түгел, ә кем булулары аркасында туа. Бу кешеләр явыз, зыян китерә алучы һәм беркайчан үзгәрмәс булып санала. Аларга түбән дәрәҗәле, башкалар өчен куркыныч һәм күп проблемаларның сәбәпчесе буларак карыйлар. Кайчандыр үзе көч куллану, гаделсезлек һәм башка начар мөнәсәбәт күргән кешедә башкаларга карата нәфрәт хисе тамырлана ала.

УЛ НИЧЕК ТАРАЛА?

Кемдер башкаларны, алар белән шәхси аралашмыйча да, нәфрәт итә ала. Мисал өчен, кеше, үзе дә абайламыйча, якыннарының тискәре карашларын үзләштерергә мөмкин. Нәтиҗәдә, нәфрәт тиз тарала һәм хәтта зур төркемнәргә хас нәрсә булып китә.

Без нәфрәтнең тиз таралуының сәбәбен аңласак, ни өчен күпләр башкаларны күрәлмый икәнен белербез. Әмма нәфрәт учагын сүндерер өчен, безгә аңа нәрсә башлангыч биргәненә төшенергә кирәк. Моның турында Изге Язмалардан белеп була.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘФРӘТНЕҢ НӘРСӘДӘН БАШЛАНГЫЧ АЛГАНЫ АЧЫКЛАНА

КЕШЕЛЕК БАРЛЫККА КИТЕРЕЛГӘНДӘ, НӘФРӘТ ӘЛЕ БУЛМАГАН. Шайтан Иблис дип аталган күктәге бер фәрештә, Аллаһыга каршы күтәрелгәч, нәфрәт учагы кабынып киткән. Баш күтәргәч, Шайтан «кеше үтерүчегә» әйләнгән. «Ялганчы һәм ялганның атасы» буларак, ул нәфрәтне таратуын дәвам иткән (Яхъя 8:44;1 Яхъя 3:11, 12). Изге Язмалар Шайтанны ярсулы, явыз һәм рәхимсез итеп сүрәтли (Әюп 2:7; Ачылыш 12:9, 12, 17).

КАМИЛСЕЗ КЕШЕЛӘР НӘФРӘТ ИТҮГӘ ҺӘВӘС. Беренче кеше Адәм Шайтанга ияргән. Нәтиҗәдә, бар кешеләр гөнаһны һәм камилсезлекне мирас итеп алган (Римлыларга 5:12). Адәмнең беренче улы Кабил үз энесе Һабилне явызларча үтергән (1 Яхъя 3:12). Әйе, күп кешеләр кызгану һәм мәхәббәт күрсәтә. Әмма гөнаһ аркасында күпләр, үз-үзеңне генә ярату, көнчелек һәм горурлык кебек сыйфатларны күрсәтеп, нәфрәт учагына утын өсти (2 Тимутигә 3:1—5).

НӘФРӘТ ҮЗЕҢНӘН АЕРЫЛЫП ТОРГАННАРГА КАРАТА ДОШМАНЛЫК МӨНӘСӘБӘТЕНӘ КИТЕРӘ. Без яшәгән дөнья мәрхәмәтсезлек һәм зыянлы тәртипне хуплаганга, нәфрәт тагын да көчәя. «Бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында торганга», тискәре караш, мыскыллаучы сөйләм, җәберләү һәм көч куллану киң таралган (1 Яхъя 5:19).

Әмма Изге Язмалар нәфрәтнең нәрсәдән башланганын гына ачыклап калмый, ә шулай ук нәфрәт учагын ничек сүндерергә икәнен дә күрсәтә.